Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Бакчачыга киңәш

Помидор тизрәк кызарсын дисәң: 1. Ике көн рәттән помидорларга алсу марганцовка эремәсе сибегез. Бер атнадан алар бердәм төстә кызара башлый. 2. Куакларга йод эремәсе сибәргә дә мөмкин. 10 л җылы суга 30-35 тамчы йод тамызыгыз да, куакларга "яңгыр яудырыгыз". 3. Киселгән, ярылган помидорлар башкаларына караганда тизрәк кызара. Шуңа күрә җимеш...

Помидор тизрәк кызарсын дисәң:

1. Ике көн рәттән помидорларга алсу марганцовка эремәсе сибегез. Бер атнадан алар бердәм төстә кызара башлый.

2. Куакларга йод эремәсе сибәргә дә мөмкин. 10 л җылы суга 30-35 тамчы йод тамызыгыз да, куакларга "яңгыр яудырыгыз".

3. Киселгән, ярылган помидорлар башкаларына караганда тизрәк кызара. Шуңа күрә җимеш сабагы яныннан тешказыгыч белән бер-ике тишек ясагыз.

4. Банан кабыгы да помидор кызаруга ярдәм итә. Моның өчен банан кабыгын полиэтилен пакетка салып, аны яшел помидорлы сабакка киертеп, 2-3 көн тотарга. 2-3 көннән соң помидорлар кызара башлар.

5. Спирт та помидорга кызарырга ярдәм итә. Моның өчен "одноразовый" шприцка аракы җыеп, һәр помидорга 0,5 мл укол ясарга кирәк. Алкоголь белән кушылганнан помидорның тәме дә, химик составы да үзгәрми.

6. Яшел помидорлар күренә башлау белән сугару һәм ашлауны туктатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев