Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Башкортстан егете эшкә чыгып китә дә, коллыкка эләгә…

Нефтекамалы 29 яшьлек егет Дагыстан Республикасына эшкә киткән. Анда аңа яхшы шартлары һәм зур эш хакы вәгъдә иткәннәр. Әмма, бушлай сыр капканда, дигәндәй, ул чак кына коллыкта калмаган. Очраклы рәвештә генә котылган.

Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә. Эшлим дип килгән егетне тәүдә бик нык кыйныйлар. Аннары егет алдына сайлау куйганнар: я помидор теплицаларында эшлисең, я бәреп үтерәбез!

Егетне республиканың төбәктәге, юлсыз Яңа Каякент авылы янына китерәләр. Анда тоткынга ашарга бирәләр. Хезмәте өчен 15 мең сум түләргә вәгъдә итәләр. Ләкин биредә эшләүче башка эәчеләр аның бернинди акча да күрмәячәген әйтә. Бәхеткә, егет тоткынлыктан кача ала. Ул трассага чыга һәм анда аңа полиция хезмәткәре очрый.

Егеткә документларын тергезергә һәм Башкортстанга кайтырга ярдәм иткәннәр.

 

Чыганак: Өмет Газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев