Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Ишегалдына этләр хуҗа

Берничә көн инде ЗЯБ бистәсенең без яши торган 17"А" комплексына эт өере хуҗа. Яшь аналар сабыйлары белән ишегалдындагы балалар мәйданчыгына да чыга алмый, чөнки этләр анда да килеп, ырлый-ырлый сугышалар, аннан соң ятып ял итәләр. Аларны урап үтүчеләргә дә көн юк, әллә каян ук йөгереп килеп аякларыннан каптырырга чамалыйлар. Төрле...

Берничә көн инде ЗЯБ бистәсенең без яши торган 17"А" комплексына эт өере хуҗа. Яшь аналар сабыйлары белән ишегалдындагы балалар мәйданчыгына да чыга алмый, чөнки этләр анда да килеп, ырлый-ырлый сугышалар, аннан соң ятып ял итәләр. Аларны урап үтүчеләргә дә көн юк, әллә каян ук йөгереп килеп аякларыннан каптырырга чамалыйлар.

Төрле кешенең йөрәге төрлечә бит, этләрдән бик нык куркучылар да бар, кем беләндер андый-мондый хәл булмас дип, беркем дә гарантия бирә алмый. Бигрәк тә кечкенә яшьтәге балалар нык куркучан. Төне буе да сугышалар ул этләр, еш кына тәмле йокыңнан бүленеп, шуларның өргән, ырлаган тавышларын тыңлап ятарга мәҗбүр буласың.

Сукбай этләр проблемасын безнең шәһәрдә тәки хәл итә алмадылар. Шәһәр судының аларны атуны тыю турындагы карарыннан ерак китә алмадык кебек, хуҗасыз хайваннар йортлар арасында, шәһәр читендәге төзелеш-сәнәгать зоналарында, бакча ширкәтләре янында элек ничек чабып йөрсәләр, хәзер дә шулай ук. Аулак урында туры килүчеләрне тешләп тә алалар. Таңнан торып эш башлаучы ишек алды себерүчеләр дә куркып кына йөри икән, чөнки этләр чүп-чар тутырылган савытлардан ашарга эзләп ябырылалар. Торак белән идарә итү компанияләре әлеге проблемага бармак аша карыйлар ахры, югыйсә сукбай хайваннар үзләрен иркен хис итеп, торак йортлар тирәсенә хуҗа булмаслар иде.

Этләр атуны хәзер җинаятькә тиңлиләр. Әмма кыргыйлашкан этләр кадерлеме, әллә кешеләрме? Быел гына да күпме кешене тешләделәр. Этләрне кызганып, аларны рәнҗетәләр, дип тавыш кубаручылар нигәдер моны исәпкә алмыйлар. Кызганыч икән, җыеп ал, чистарт, дәвала, ашат-эчерт. Әнә Сингапур дигән илдә сукбай хайваннарны, гомумән, ашату тыела икән. Бу канунны бозучыларга зур суммадагы штраф салына. Бездә исә этләрне стерильләштереп кенә проблеманы хәл итмәкчеләр. Әмма моңа карап кына кешеләрне тешләүдән туктарлар микән?! Әле шәһәребездә бу эш белән җитди шөгыльләнүче дә юк.

Югарыдагы абзыйлар кыргыйлашкан сукбай этләр проблемасын ничек хәл итәргә, дип баш ватып азапланганда, эт этлеген итә тора, ягъни өерләргә тупланып үрчи бирә. Безгә исә фаҗигаләрдән берүк саклый күр, дип, Аллаһыга ялварырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев