Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Кар кешесен күргәннәр

Алабуга урманына гөмбә җыярга баргач, ике Чаллы кешесе адәмгә охшаган зат күрәләр. Ул озын буйлы, йөнтәс, кара кучкыл төстә, күзләре эчкә баткан була.

-Гөмбә эзләгәндә башымны күтәреп карасам,миннән 100 метр аралыгында куак арасыннан куркыныч бер карачкы басып тора,-дип сөйли Геннадий Г.- Аңын карашы шундый куркыныч, тез буыннарым калтырый башлады. Сихерләнгән кебек бер урында кыймылдамый тик басып торам, тавышым чыкмый. Ул арада "карачкы" кинәт кенә юк та булды.Хәлем бетеп утырдым, ул арада иптәшем Женя килеп җитте. Ул беркемне дә күрмәгән, әммә кемнеңдер дөбер-шатыр ботак сындырып йөргәнен ишеткән.

Гөмбәчеләр бу кар кешесе түгелме икән, дип шикләнәләр. Курыкканга куш дигәндәй берәр хайван гына булмады микән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев