Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Күпләрне ышандырган 7 ырым

Кечкенәдән сезгә "пычактан ашама", "бер чыгып киткәч, өйгә кире кермә", "бусага аркылы әйбер бирергә ярамый" ише кисәтүләр ишетергә туры килгәндер. Әмма ни өчен ярамаганын беркем аңлата алмый иде. Әлеге юрау-ырымнарның барысы да борын-борын заманнардан ук килә. Кешелек дөньясының күпгасырлык тарихы дәвамында халык теге яки бу күренешләрне күзәтеп, шул рәвешле киләчәкне...

Кечкенәдән сезгә "пычактан ашама", "бер чыгып киткәч, өйгә кире кермә", "бусага аркылы әйбер бирергә ярамый" ише кисәтүләр ишетергә туры килгәндер. Әмма ни өчен ярамаганын беркем аңлата алмый иде. Әлеге юрау-ырымнарның барысы да борын-борын заманнардан ук килә. Кешелек дөньясының күпгасырлык тарихы дәвамында халык теге яки бу күренешләрне күзәтеп, шул рәвешле киләчәкне юрарга өйрәнгән. Әлеге ырымнар ни буласын алдан чамалап, әзерләнеп куярга ярдәм иткән. Аларның барысын да санап бетереп тә булмыйдыр, мөгаен. Шулай да аеруча популяр булган кайберләренә тукталыйк әле.


Кара мәче юлыңны бүлсә...


Аның турында кино, фильмнар иҗат ителә, әсәрләр языла, җырлар башкарыла. Ырым-юраулар арасында да иң танылганы - кара мәче турындагысыдыр, мөгаен. Кара мәчеләр гомер буе бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт, күңелсез вакыйгаларны символлаштырган. Кара төс үзе дә - кайгы төсе, өстәвенә песиләр - изге хайван булып саналган. Әлеге дүрт аяклы дустыбыз турындагы иң танылган юрау: кара мәче юлыңны аркылы чыкса - берәр начар нәрсә килеп чыгасын көт тә тор. Бу юрауның тарихы урта гасырларга барып тоташа. Инквизиция елларында кешеләр төрле убырлы карчык һәм сихерчеләр кара мәчегә әйләнә алган дип уйлаган. Шуңа алардан бик курыкканнар. Соңрак, ырымнарга җитди караучылар бу юрауга ничәмә-ничә каршы ысул да уйлап тапкан инде: кемдер кара мәче чыккан юлдан барганда сул як җилкә аркылы өч тапкыр төкерә, икенчеләр киемдәге берәр төймәне тотып, бисмилласын укып уза.



Дөресен әйткәндә, кара мәчеләрнең бернинди куркынычы да юк. Киресенчә, алар көчле энергетикалы, сакчы хайван булып санала. Кара төстәгеләре бигрәк тә. Алар хуҗаларын начар уйлы кешеләрдән саклый, үзләре яшәгән өйгә муллык китерә.


Пычактан ашарга ярамый


Бу ырымның иң беренче сәбәбе - әлбәттә, куркынычсызлык. Пычактан ашаганда ялгыш кына яраланырга мөмкин. Кайбер кешеләр пычактан ашасаң - явызланасың, икенчеләре - операция булырга мөмкин, өченчеләре - бу хәл йөрәк авыртуына китерә дип саный. Ә дөресе ни соң? Беренчедән, пычак - элек-электән иң киң таралган салкын корал, үтерү әмәле булып саналган. Икенчедән, пычак очында тискәре энергетика җыела, ул теләсә кемнең биокырына негатив йогынты ясый. Шуңа пычактан ашаган кешенең кәефе кырыла, күңеле төшә, диючеләр дә бар.



Ә Кавказ якларында яшәүче тау халкы, киресенчә, пычактан ашый һәм анда ул батырлык, кыюлык билгесе санала.


Сәгать бүләк итәргә ярамый


Нишләп дисезме? Сәгать бүләк итүне кеше гомеренең соңгы көннәрен санауга юрыйлар. Бу ышану Кытайда барлыкка килгән. Элек монда кемне дә булса күмәргә чакырганда кешегә сәгать бүләк итә торган булганнар. Бездә бүләккә сәгать бирү - үпкәләшү-әрләшүгә китерергә мөмкин дигән ышану бар, сәгать укларының очлы булуы - кешеләр арасындагы каршылыкларга китерә ала. Моны булдырмауның бик җиңел юлы да бар - алмашка акча бирү, 1 тиен дә, 5 тиен дә бирергә ярый, шул рәвешле кеше сәгатьне сатып алган кебек килеп чыга, ди ырымнарга ышанучылар. Сез шулай итәсезме?




Җомга 13е


Тагын бер иң киң таралган ышану - айның 13нче көне җомгага туры килүе. Бу ырым күбрәк христиан динендәге халык арасында популяр, чөнки мөселманнарда җомга, гомумән, изге көн булып санала. Әлеге датаны икенче төрле - "кара җомга" дип тә атыйлар. Ырым тамырлары белән "Иске васыять"кә ("Ветхий завет") барып тоташа. Бу көнне Каин үзенең абыйсы Авельне үтергән дип санала. Әлеге кичке җыелышта 13 кеше катнашкан. Шулай ук Иуданың хыянәте турында да Евангелиеның 13нче бүлегендә искә алынган. Вакытлар узгач, төрле бәла-бәхетсезлекләрнең сәбәбен 13 санына бәйли башлыйлар. Әйтик, кайбер хастаханәләрдә 13нче палата юк, ә кайбер кунакханәләр 13 нче катсыз гына.




Бер чыгып киткәч, ярты юлдан кире кайту


Һәрбер кешегә гомерендә бер тапкыр булса да чыгып киткән җиреннән, нидер онытып, кире өйгә кайтырга туры килгәндер. Ә ярамый, диләр. Ник соң? Юлың хәерле булмаячак икән. Бу юрау бусага белән бәйле. Ишек бусагасы гына түгел, теге һәм бу дөнья арасындагы чик турында бара сүз. Чыгып китеп, ярты юлдан борылып кайтканда - кеше башкарырга җыенган эшен эшләргә өлгерми, кәефе кырылып кайта, ә бусага төбендә аны бабаларының җаны көтә. Чөнки элекке заманнарда вафат булган кешеләрнең тузанын өй бусагасы астына күмә торган булганнар. Сүз уңаеннан, шуңа бусага аркылы әйбер дә бирергә ярамый диләр. Ә ярты юлдан кире борылып кайтырга туры килгән очракта өйдәге көзгегә карарга кирәк, көзге - кешенең көч һәм энергиясен ике мәртәбә арттыра.



Өйдән кунак чыгып киткәч, идән себерергә яки юарга, өй җыештырырга ярамый


Чыннан да, ырымнар буенча, өйдән чыгып киткән кеше теләгән урынына барып җитмичә, юа, җыя, себерә башларга ярамый, диләр. Бу әлеге кеше турында барлык хәтер-хатирәләр дә юып-себереп чыгарылу белән бәйле. Җыенганда, анысын аласың, монысын аласың - төрле нәрсә төрле җирдә ятып кала, бу тәртипсезлек хуҗаларга өйдән чыгып киткән кеше турында искә төшереп тора. Ә искә төшергән саен - әлеге өйдә яшәүчеләр юлга чыгып китүче белән үз энергетикасын бүлешә, аңа уй-фикерләре, хисләре белән ярдәм итеп тора, уңыш тели.



Өйдән кеше чыгып китүгә себерсәң исә - бу йортка аның эзен дә себерәсең, диләр. Шуңа ул бирегә кире кайтмаячак, диләр.


Савыт-саба ватылу


Иң киң таралган ырымнар арасында күбрәге - начарлык турындагылар. Бу кешеләрнең ниндидер предмет, саннардан куркуы, юк-барга ышануы белән бәйле. Тик, мисал өчен, савыт-саба - бәхеткә ватыла дип санала. Шуңа иң яраткан касә я чынаягыгыз ватылса, балаларны әрләргә дә, үзегезне сүгәргә дә кирәкми, чөнки начар энергетиканы нәкъ менә яраткан әйберләр саклый икән. Димәк, ватылган икән - шулай тиеш булган. Әмма чынаяк тулысынча ватылган очракта гына - бәхеткә дип санала. Ә бер кырые кителсә я тоткычы ватылса - аны чыгарып кына атыгыз, чөнки өйдә китек, ватык һәм ярылган савыт-сабаны тотарга, кулланырга ярамый, дип киңәш бирәләр. Кешенең тормышы да кителергә я ватылырга мөмкин, диләр.



Кайбер төбәкләрдә туй вакытында махсус шундый гореф-гадәт тә бар. Кияү белән кәләш, рәсми рәвештә язылышканнан соң, гаиләгә бәхет килсен өчен, бәллүр бокалларын вата. Борынгы риваятьләрдә эчкәннән соң чынаякны вату күренешләре турында укырга мөмкин. Шул рәвешле бабаларыбыз Аллаларга үзләренчә корбан китерәбез дип уйлаган, һәм алмашка бәхет һәм муллык киләчәк дип санаганнар.


Ә менә түбәндәге юраулар өйгә муллык китерә дип санала:


- Өйгә акча керсен өчен, себеркенең тоткасы түгел, себерә торган өлеше өскә карап торырга тиеш;
- Төшке ашка кадәр һәм аннан соң тоз сибелгән ипи кисәге ашарга кирәк, бу ысул шулай ук уңыш та китерә;
- Әгәр бурычка акча алып торырга уйласагыз, моны үсә торган ай булганда эшләргә кирәк. Ә биргәндә, киресенчә, кими торган айда.;
- Акчаны һәрвакыт сул кул белән алыгыз, үң кул белән бирегез;
- Бурычка сорасалар, акчаны иртән бирегез;
- Бертөрле бәядәге кәгазь акчалар янчыкта бергә урнашырга тиеш, шулай ук купюраларны бөрештереп тыгарга да ярамый;
- Акча санаганны ярата, шуңа акча күбәйсен өчен - ешрак санагыз;
- Өйдәге һәр почмакка тимер тәңкә куегыз, шулай ук тимер тәңкәне ишек төбендәге келәм астына куярга да мөмкин;
- Ә өйгә зур акча килсен дисәгез, һәрвакыт үзегез белән кәгазь акча йөртегез. Аны туздырырга да, вакларга да ярамый, ул башка кәгазь акчаларны үзенә тартачак имеш.


Рания САДЫЙКОВА туплады

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65355

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев