Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Мөфтинең мөселманнарга башка дин кешеләре белән никахлашуга карата фикере.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның башка дин кешеләре белән никахларын тыю турындагы нәтиҗәгә килгәннән соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәтенең моңа мөнәсәбәтен аңлатты.

Камил хәзрәтнең әлеге тыюга мөнәсәсбәте турында инстаграмда бер язылучы сораган: «Бу гасырлар дәвамында милләтара һәм конфессияара тынычлык булган республикадагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясамыймы?» —  диелә сорауда.

«Безнең РФ Диния нәзарәтенә мөнәсәбәтебез юк. Шуңа күрә аларның нәтиҗәләре Татарстан Республикасындагы мөнәсәбәтләргә берничек тә йогынты ясамый», — дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз