Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Әнисе өйдә бикләп тоткан маугли-хатын 2006 елдан бирле юынмаган, песи ризыгы ашаган

42 яшьлек Надежда гомеренең соңгы 26 елын песиләр һәм күселәр белән уздырган.

Түбән Новгород өлкәсендәге Вачский районында яшәүче маугли-хатын табылган. Аны үз анасы еллар буена өйдә бикләп, беркая чыгармыйча яшәткән. Озябликово авылында Бушуевлар гаиләдә бик катгый тәртип булу белән аерылып торган. Бу өйдәге кызга клубка чыгу, дуслар белән аралашу тыела. Аны анасы ялгызы тәрбияли, урамга бөтенләй чыгармый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

42 яшьлек кызын 26 ел буена өйдән чыгармаган хатын турында РИА Новости агентлыгына Арефинский авыл җирлеге башлыгы Василий Товарнов та сөйләгән.

Маугли-хатын Надежда исемле. Ул «Кстати» сайты хәбәрчесе белән аралашкан. «Мин тормышта берни белмим. Мин мәктәптән башка беркая да бармадым», — ди ул.

8 класс бетергәч, аның тормышы тәмугка әверелә. Әнисе документларын алып куя һәм өйдә бикләп тота. Шуннан бирле Надежда урамга чыкмый, ул 30 песи һәм күпләгән күсе белән бергә яши.

«Минем тормышым песинекеннән дә начаррак. Иске-москы киеп йөрим, песи ризыгы ашыйм, әчегән сөт эчәм. Өйдә ут та, су да, утын да юк. Элек бакча булганда, ничектер юына идем әле, 2006 елдан бирле юынганым да юк», — ди ул.

«Надеждага карарга куркыныч, чәчләре каткан йомгак, киеме иске, бите пычрак. 42 яшьлек Надежданы юып киендерсәң, ул матур булыр иде», диелә хәбәрдә.

Күршеләре аңа кием җыйган булган, әнисе әйберләрне өйгә кертмәгән.

Әлегә бу хатын белән ни буласы билгеле түгел, аның анасын хастаханәгә алып киткәннәр, Надежда үзе өйдә яши. Аның паспорты да, белеме дә юк. 42 яшендә яңадан яши башларга өйрәнәсе булачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев