Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Равилә Зарипова: Туйлар белән генә чикләнмиләр

ЗАГС сү­зен ише­тү бе­лән, иң элек, күз ал­ды­быз­га ки­яү бе­лән кә­ләш һәм туй мәҗ­ле­се ки­леп ба­са. Әм­ма ни­ках­ны рәс­ми­ләш­те­рү - граж­дан­лык хә­ле акт­ла­рын тер­кәү ор­ган­на­ры та­ра­фын­нан баш­ка­ры­ла тор­ган эш­нең бер өле­ше ге­нә. Мон­нан баш­ка ЗАГС ида­рә­сен­дә та­гын ал­ты төр бу­ен­ча эш алып ба­ры­ла. Алар: ба­ла­ның ту­у­ын, ае­ры­лы­шу­ны, үлем­не, ба­ла­ның ата­сын...

ЗАГС сү­зен ише­тү бе­лән, иң элек, күз ал­ды­быз­га ки­яү бе­лән кә­ләш һәм туй мәҗ­ле­се ки­леп ба­са. Әм­ма ни­ках­ны рәс­ми­ләш­те­рү - граж­дан­лык хә­ле акт­ла­рын тер­кәү ор­ган­на­ры та­ра­фын­нан баш­ка­ры­ла тор­ган эш­нең бер өле­ше ге­нә. Мон­нан баш­ка ЗАГС ида­рә­сен­дә та­гын ал­ты төр бу­ен­ча эш алып ба­ры­ла. Алар: ба­ла­ның ту­у­ын, ае­ры­лы­шу­ны, үлем­не, ба­ла­ның ата­сын бил­ге­ләү, улык­ка алу, исем-фа­ми­ли­я­не алыш­ты­ру ту­рын­да акт язу­ла­рын тер­кәү. 2017 ел­ның 18 де­каб­рен­дә иле­без­нең ЗАГС ор­ган­на­ры­на 100 ел туа. Олуг юби­лей уңа­ен­нан, без шә­һә­ре­без­нең "ЗАГС" ида­рә­се му­ни­ци­паль каз­на уч­реж­де­ни­е­се баш­лы­гы Ра­ви­лә За­ри­по­ва бе­лән оч­ра­шып, ав­то­ка­ла­да алып ба­ры­ла тор­ган граж­дан­лык хә­ле акт­ла­рын тер­кәү ор­ган­на­ры­ның эш­чән­ле­ге ту­рын­да ара­ла­шып ал­дык.

Ар­хив­лар­да 800 мең­нән ар­тык акт­лар сак­ла­на

­Мәгъ­лум бул­ган­ча, Ок­тябрь ин­кый­ла­бы­на ка­дәр, ни­ках­ны тер­кәү, ба­ла ту­уы һәм ке­ше үле­ме ту­рын­да­гы язу­лар­ны мә­чет һәм чир­кә­ү­ләр­дә мах­сус мет­рик ки­тап­лар­да тер­кә­гән­нәр. Бү­ген­ге көн­дә дә алар ке­ше­нең нә­сел шә­җә­рә­сен бил­ге­ләр­гә яр­дәм итү­че төп чы­га­нак бу­лып исәп­лә­нә. 1917 ел­ның 18 де­каб­рен­дә Ха­лык Ко­мис­сар­ла­ры Со­ве­ты та­ра­фын­нан "Ни­ках, ба­ла­лар һәм граж­дан­нар хә­ле акт­ла­рын тер­кәү ту­рын­да" дек­рет ка­бул ител­гәч, мә­чет һәм чир­кә­ү­ләр әле­ге эш­тән чит­ләш­те­ре­лә. Яңа ЗАГС ор­ган­на­ры оеш­ты­ры­ла. Ба­ры тик ан­да гы­на тер­кәл­гән граж­дан­нар хә­ле акт­ла­ры гы­на юри­дик көч­кә ия бу­ла. Мет­рик ки­тап­лар исә ЗАГС ар­хив­ла­ры­на кү­че­ре­лә.

- Акт язу­ла­ры - бик тә мө­һим до­ку­мент­лар. Алар­да ке­ше го­ме­рен­дә бул­ган мө­һим ва­кый­га­лар тер­кә­лә. Еш кы­на ла­ек­лы ял­га чык­кан ва­кыт­та да, до­ку­мент­лар­ның дө­рес­ле­ген дә­лил­ләр­гә ки­рәк бул­ган­да, алар­га мө­рә­җә­гать итә­ләр. Шу­ңа да ан­дый язу­лар мәң­ге­лек сак­ла­ныш­та. Шә­һә­ре­без­нең ЗАГС ар­хи­вын­да 1921 ел­дан хә­зер­ге көн­гә ка­дәр бул­ган акт язу­ла­ры сак­ла­на. Алар ара­сын­да, хәт­та, Уфа гу­бер­ни­я­се­нең Мин­зә­лә өя­зе­нә ка­ра­ган 1914-1919 ел­гы мә­чет ки­тап­ла­ры, 1892-1896 ел­гы һәм 1903 алып 1915 ел­гы про­рок Илья чир­кә­ве­нең, 1900-1914 ел­гы Ни­ко­лай чир­кә­ве­нең һәм 1901-1916 ел­гы Кось­ма-Демь­ян чир­кә­ве­нең мет­рик ки­тап­ла­ры да бар.Үзе­без­дә бул­ган 800 мең­нән ар­тык ар­хив яз­ма­ла­рын элек­трон ва­ри­ант­ка кү­че­реп бе­тер­дек. Бу эш­не җи­ңе­ләй­тер­гә, ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­лар­ны та­бу, аны со­рау уры­ны бу­ен­ча җи­бә­рү ва­кы­тын тиз­лә­тер­гә яр­дәм ит­те. Мон­нан тыш, бы­ел шә­һә­ре­без ЗАГС ида­рә­се Рос­сия кү­лә­мен­дә алып ба­ры­ла тор­ган ар­хив акт­ла­рын бер­ләш­те­рү­че пи­лот прог­рам­ма­да да кат­на­ша. Бу ил кү­лә­мен­дә бер­дәм ар­хив сис­те­ма­сын туп­лар­га яр­дәм итә­чәк", - ди Ра­ви­лә За­ри­по­ва.

Го­му­мән, шә­һә­ре­без үсеп кил­гән чор­да, ав­то­ка­ла­да ике ЗАГС ида­рә­се - Ком­со­мол һәм Ав­то­за­вод ра­йон­на­рын­да эш­ләп кил­гән. 1989 ел­да алар бер­ләш­те­рел­гән һәм Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең ЗАГС ида­рә­се дип йөр­тел­гән. 2011 ел­дан ул "ЗАГС" ида­рә­се му­ни­ци­паль каз­на уч­реж­де­ни­е­се исе­мен йөр­тә. Иң бе­рен­че ида­рә­ләр ГЭС бис­тә­сен­дә­ге ту­лай то­рак­ның бе­рен­че кат­ла­мын­да эш­лә­гән. 2008 елы­ның но­яб­рен­дә, ул, го­му­ми мәй­да­ны 3317,6 квад­рат метр бул­ган, ае­рым би­на­га кү­че­рел­гән. Бү­ген­ге көн­дә ан­да ни­ках­ла­шу өчен өч зал да - Көн­ба­тыш, Көн­чы­гыш һәм Көнь­як эш­ләп ки­лә.

ЗАГС бел­геч­лә­ре яр­дә­мен­дә һәр­бер туй ка­бат­лан­мас уза

"­ЗАГС" ида­рә­се му­ни­ци­паль каз­на уч­реж­де­ни­е­се шта­тын­да 21 ке­ше хез­мәт итә. Шу­лар­ның 15 е - му­ни­ци­паль хез­мәт­кәр. Алар 526 мең­лек шә­һә­ре­без хал­кы­на яр­дәм күр­сә­тә.

- Хез­мәт кол­лек­тив­ла­ры кар­шын­да чы­гыш яса­ган­да, мин, һәр­чак, без­нең хез­мәт­кәр­лә­ре­без­не үр­нәк итеп ки­те­рәм. 15 ке­ше ге­нә бул­сак та, без ту­лы бер шә­һәр их­ты­яҗ­ла­рын ка­нә­гать­лән­де­рә­без. Әл­бәт­тә, мо­ңа оеш­кан­лык, за­ман­ча эш­ләү алым­на­ры бе­лән хез­мәт күр­сә­тү һәм үз хез­мә­тең­не яра­ту этәр­геч би­рә. ЗАГС ида­рә­сен­дә эш­ләү - зур игъ­ти­бар­ны со­рый. Чөн­ки до­ку­мент­та кит­кән ха­та ил­ле ел­дан соң да мө­һим үз­гә­реш­ләр­гә ки­те­рер­гә мөм­кин, - ди бел­геч.

"ЗАГС" ида­рә­се му­ни­ци­паль каз­на уч­реж­де­ни­е­се җи­тәк­че­лә­ре дә һәр­чак үр­нәк бул­ды­лар. Шә­һәр үсеп кил­гән 70нче ел­лар­да, аның баш­лы­гы бу­лып Ра­и­са Әх­мә­ди­е­ва (1969 - 1971) һәм Га­ли­на Риль(1971-1974), ә Ав­то­за­вод ра­йо­нын­да - Ле­на За­ри­по­ва бул­ган. 1974 ел­дан баш­лап егер­ме җи­де ел әле­ге ва­зый­фа­ны Со­фия Фай­зул­ли­на баш­кар­ган. 2001 ел­ның ок­тяб­рен­нән 2009 ел­га ка­дәр Асия Из­май­ло­ва Яр Чал­лы баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның ЗАГС ида­рә­сен җи­тәк­лә­гән. 2009 ел­ның ию­лен­нән әле­ге ва­зый­фа­да Ра­ви­лә За­ри­по­ва.

ЗАГС ида­рә­се­нең хез­мәт­кәр­лә­ре ке­ше го­ме­рен­дә бу­ла тор­ган иң ма­тур - кы­зыл туй­лар­ны оны­тыл­мас­лык итеп үт­кә­рү­дә дә зур яр­дәм итә­ләр. Тан­та­на­лы рә­веш­тә, йө­рәк­ләр­гә үтеп ке­рә тор­ган ма­тур те­ләк­ләр­не әй­тә-әй­тә, алар ир-егет бе­лән ха­тын-кыз­ны ка­выш­ты­ра­лар. Алар­ның яңа га­и­лә­лә­ре туу миз­гел­лә­рен ка­бат­лан­мас итеп ясый­лар.

- Ни­ках­ла­шу са­ра­ен­да шун­дый тан­та­на­лар­ны уз­ды­ру­чы өч хез­мәт­кә­ре­без бар. Алар өчен мах­сус кос­тюм­нар тек­тер­дек, язы­лы­шу­чы пар­лар өчен бар шарт­лар­ны бул­дыр­дык - му­зы­каль би­зә­леш, бүл­мә ма­тур­лы­гы, бәй­рәм итү өчен фур­шет бүл­мә­лә­ре һәм баш­ка­лар. Ни­ках­ны рәс­ми­ләш­те­рү ва­кы­тын­да әй­те­лә тор­ган сүз­ләр­не исә һәр бел­геч үзе, мөс­тә­кыйль яза. Әл­бәт­тә, ан­дый текст­лар­да мах­сус үтә­лер­гә ти­еш­ле шарт­лар да ке­рет­лә. Мә­сә­лән, ри­за­лык­ны со­рау, им­за­лар кую. Әм­ма кал­га­нын хез­мәт­кәр­лә­ре­без үз­лә­ре иҗат итә. Пар­ла­ры­быз да үз те­ләк­лә­рен кер­тер­гә мөм­кин­нәр. Мә­сә­лән, алар язы­лы­шу тан­та­на­сы­ның сце­на­ри­ен үз­гәр­тә ала­лар. Кыз­ның әти­се бе­лән кул­тык­ла­шып зал­га ке­рә­се ки­лер­гә мөм­кин, му­зы­каль би­зә­леш­не, туй­ның сти­лен дә яшь­ләр үз­лә­ре сай­лый ала. Кыс­ка­сы, без ба­ры­сын ал­дан сөй­лә­шеп, ка­вы­шу­чы пар­лар те­лә­гән­чә ясар­га ты­ры­ша­быз - ди Ра­ви­лә За­ри­по­ва.

Туу­чы­лар са­ны үлү­че­ләр­дән күб­рәк

­ЗАГС ор­ган­на­ры хез­мә­те яр­дә­мен­дә шә­һә­ре­без­нең ха­лык үсе­ше ди­на­ми­ка­сын, чал­лы­лар­ның га­и­лә ко­ру яше үзен­чә­ле­ген дә бил­ге­ләр­гә мөм­кин. Мә­сә­лән, агым­да­гы ел­ның ту­лы ике ае эчен­дә Яр Чал­лы­да 347 га­и­лә тер­кәл­гән. Әле­ге күр­сәт­кеч уз­ган ел­ның шул ук чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 1% күб­рәк. Шә­һә­ре­без та­ри­хын­да иң күп ба­ла­лар туу чо­ры бу­лып 1986 ел ке­реп кал­ган. Ул ва­кыт­та ав­то­ка­ла­да 12 268 ба­ла дөнь­я­га кил­гән. 1999 ел исә иң аз туу­чы­лар бе­лән та­рих бит­лә­ре­нә тер­кәл­гән. Ни­ба­ры 4570 ба­ла дөнь­я­га кил­гән бул­ган. 2015 ел - үз­гә­реш­ләр ва­кы­ты исе­мен йөр­тә. Шул ел­дан баш­лап шә­һә­ре­без­дә ту­ган икен­че ба­ла­лар са­ны арт­кан. 2016 ел­да да әле­ге ди­на­ми­ка дә­вам итә.

- Шу­ны­сын го­рур­ла­нып әй­тә алам: Чал­лы­да туу­чы­лар са­ны үлү­че­ләр­дән күб­рәк. Шө­кер, без­дә һәр­ва­кыт та­би­гый ар­ту кү­зә­те­лә. Уз­ган ел­гы нә­ти­җә­ләр бу­ен­ча, шун­дый та­би­гый ар­ту са­ны 3996 ке­ше­не тәш­кил ит­те. Әле­ге күр­сәт­кеч ав­то­ка­ла­га "яшь­ләр шә­һә­ре" исе­мен дә йөр­тер­гә ту­лы хо­кук би­рә.

Ка­за­ныш­лар, йо­ла­лар һәм үз­гә­реш­ләр­

Яр Чал­лы­ның ЗАГС ор­ган­на­ры респ­бу­ли­ка­быз­ның ре­ги­он­на­ры ара­сын­да үр­нәк бу­лып то­рыр­дай хез­мәт күр­сә­тү ида­рә­се бу­лып са­на­ла. Мә­сә­лән, шә­һә­ре­без бе­рен­че­ләр­дән бу­лып ба­ла туу ту­рын­да­гы та­нык­лык­ны ба­ла­лар ту­ды­ру йор­тын­да ук би­рә баш­ла­ды­лар. Бу бик тә уңай­лы. Яшь әти-әни­ләр ба­ла бе­лән бер­гә аның до­ку­мен­тын да алып кай­та­лар. Мон­нан тыш агым­да­гы ел­ның 25 гыйн­ва­рын­нан баш­лап, бө­тен Та­тар­стан субъ­ект­ла­ры бу­ен­ча, са­бый­лар­ның ба­ла ту­ды­ру йорт­ла­рын­нан тан­та­на­лы чы­га­ры­лыш ва­кы­тын­да, яшь әти-әни­ләр рес­пуб­ли­ка пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­тан кот­лау ха­ты бе­лән бү­ләк­лә­нә­ләр. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев­нең дә тәб­рик хат­ла­ры тап­шы­ры­ла.

Та­гын бер ях­шы һәм үр­нәк күр­сәт­кеч бу­лып 2010 ел­да он­лайн бронь­лаш­ты­ру хез­мә­тен кул­ла­ныш­ка кер­тү са­на­ла. Без­нең шә­һә­ре­без мон­да да ал­дын­гы­лар­дан бул­ды.

- Бү­ген­ге көн­дә әле­ге хез­мәт­тән пар­лар ак­тив фай­да­ла­на­лар. Ул эле­ке­ге чи­рат­лар­дан ары­нып, уңай­лы эш итәр­гә мөм­кин­лек бир­де. Язы­лы­шыр­га те­лә­гән егет бе­лән кыз ай­ны, ва­кыт­ны, зал­ны сай­лап, туй­га 31 көн ка­ла ЗАГС ида­рә­се­нә ки­леп, га­ри­за­ны ту­ты­рыр­га ти­еш бу­ла. 2015 ел­дан баш­лап исә, иден­ти­фи­ка­ция һәм ау­тен­ти­фи­ка­ции бер­дәм сис­те­ма­сы яр­дә­мен­дә, элек­трон им­за­лар ку­еп, ЗАГС­ка, го­му­мән, тан­та­на кө­нен­дә ге­нә ки­лү мөм­кин­ле­ге бул­ды­рыл­ды, - дип бү­леш­те Ра­ви­лә За­ри­по­ва.

Үз­гә­реш­ләр бе­лән бер­гә, ма­тур йо­ла­лалр да сак­ла­на. Шу­лар­ның бер­се бу­лып го­мер юлы бу­ен­ча 50 һәм ан­нан күб­рәк ел­лар бер­гә ат­лап ба­ру­чы үр­нәк пар­лар­ны олы­лау тан­та­на­сын үт­кә­рү. Мон­нан тыш шә­һә­ре­без­дә биш, ун, егер­ме ел­лык кү­мәк тор­мыш­ла­рын да бәй­рәм итү­че­ләр өчен шәх­си ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла. Алар­ны, га­дәт­тә, юби­ляр­лар­ның ба­ла­ла­ры, ЗАГС бе­лән ал­дан сөй­лә­шеп уз­ды­ра. Яшь иле­без граж­дан­на­ры пас­порт­ла­рын, әни­ләр­гә ана ка­пи­та­лы сер­ти­фи­кат­ла­рын тап­шы­ру тан­та­на­ла­ры да ма­тур бәй­рәм итеп оеш­ты­ры­ла. 2009 ел­дан баш­лап, һәр ел­ның 8 ию­лен­дә "Мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык өчен" үр­нәк га­и­лә­ләр­гә ме­даль­ләр тап­шы­ры­ла. Бү­ген­ге көн­дә ин­де алар бе­лән 43 га­и­лә бү­ләк­лән­де. 15 май - Га­и­лә кө­нен­дә язы­лы­шу­чы пар­лар бе­лән ми­ләш агач­ла­рын утыр­та­лар. Уз­ган ел­ны әле­ге өмә­дә 100 гә якын ке­ше кат­наш­ты. Мәк­тәп­тә­ге уку­чы ба­ла­лар бе­лән дә бер­гә ЗАГС ида­рә­се­нең ар­хив­ла­ры, ни­ках­ла­шу са­рай­ла­ры бу­ен­ча кы­зык­лы экс­кур­си­я­ләр үт­кә­ре­лә.

- Тор­мыш бул­гач төр­ле­се бу­ла. Шу­ңа да ЗАГС ида­рә­сен­дә ае­ры­лы­шыр­га га­ри­за бир­гән пар­лар бе­лән дә эш­ли­без. Алар бе­лән мах­сус бел­геч­ләр - ме­ди­а­тор­лар оч­ра­шу­лар үт­кә­рә. Алар­дан соң кай­бер пар­лар га­и­лә­лә­рен сак­лап ка­ла­лар, - ди бел­геч.

100 ел­лык юби­лей­га да бәй­рәм ча­ра­ла­ры күп ка­рал­ган. Ра­ви­лә За­ри­по­ва бил­ге­ләп уз­ган­ча, план­да фильм әзер­ләү, мах­сус бәй­рәм бук­лет­ла­рын ясау бар. Мон­нан тыш ел әй­лә­нә­сен­дә, төр­ле оч­ра­шу­лар, кы­зык­лы ча­ра­лар уз­ды­ру да күз­дә то­ты­ла. Олуг бәй­рәм зур­лап һәм ис­тә ка­лыр­лык итеп үт­кә­ре­лә­чәк. Ди­мәк, үзен­чә­лек­ле туй­лар, тан­та­на­лар ал­да әле...

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев