Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Табиблар хатасының бәясе күпме?

2018 елда Салаваттан кечкенә Петя Серегин табиб хатасы нәтиҗәсендә зәгыйфь туган. Петяның әнисе Екатеринага табиблар улыннан баш тартырга тәкъдим иткән, ә бер елдан сәламәт бала табарга мөмкинлеген белдергән. Әни кеше үз баласын ничек ташласын?

Нәтиҗәдә, Петяны, ДЦП һәм башка җитди авыруларны диагностикалап, дәваханәдән чыгаралар, малайга инвалидлык тәгаенләнә. Кызганычка каршы, Екатеринаны язмыш болай гына сынамый әле: тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, ире, хатынын инвалид улы һәм кечкенә кызы белән калдырып, гаиләдән чыгып китә. Тик Екатерина моңа бирешми һәм баланы аякка бастыру өчен бөтен көчен куя, ә тиздән яңадан кияүгә чыга.

Екатерина әйткәнчә, ике ел эчендә Петяның тормышында бик күп үзгәрешләр булды. Малайның язмышына битараф булмаганнар ярдәме белән берничә тернәкләндерү курсын узган. Нәкъ менә әлеге курслар, дөрес сайланган препаратлар белән бер комплекс тәшкил итеп, баланы газаплы эпилептик өянәкләрдән коткарган. Хәзер алар тулысынча тукталган, ә бит элек көнгә 300 приступка җиткән!

Әйе, Петя әле һаман да йөрми, хәтта утырмый да, ләкин прогресс бар һәм ул бик зур. Мәсәлән, улы аңа мөрәҗәгать иткән сөйләмне аңлый башлаган, әйләнә-тирә дөнья белән рәхәтләнеп кызыксына, кешеләргә тартыла башлаган, хәзер ул мультфильмнар карарга ярата, ә бит күптән түгел генә аны берни дә кызыксындырмаган.

Табиблар, даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк, дип кабатлый. Әнисе аның тернәкләнүенә чын күңелдән ышана. Кызганычка каршы, барысы да алай җиңел түгел. Һәр тернәкләндерү курсы өчен күп кенә чыгымнар таләп ителә һәм аны һәр өч ай саен узарга кирәк. Инвалидлыкка карамастан, дәвалануга чыгымнарны тулы күләмдә каплау өчен пенсия җитми, гаиләдә тагын бер бала бар бит. Иң яхшы очракта, тернәкләндерү үзәгенә елына бер тапкыр барырга туры килә, ә бит вакыт уза.

Июль ахырында Петяны яңадан "Сакура" клиникасында көтәләр, ләкин 191 500 сумлык исәп гаилә өчен күтәрә алмаслык булып чыкты, шуңа күрә малайның әнисе битараф булмаган укучылардан ярдәм сорарга булган. Әгәр дә сез малайга ярдәм итәргә телисез икән, 8(909)345-69-36 (алучы - Екатерина Андреевна С., Петяның әнисе) номеры буенча булдыра алганча өлеш чыгара аласыз. Изгелек юлда ятып калмас! 

 

 

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев