Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ТАТАР ЭЗЛЕ БАКУ: ТАТАР МӘЧЕТЕ, ТАТАР ЗИРАТЫ

Татар мәчете Яхшы, хуш! Йөзләп милләт вәкиле яшәгән, 2 миллионнан артык халыкны сыйдырган Бакуда халык күп йөргән зур мәчетләр арасында Зәңгәр мәчет дип йөртелгәне татарлар белән бәйле икән. Төзелгән чакта гөмбәзе зәңгәр булганга күрә, бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, халык теленә ул Зәңгәр мәчет дип тә, Татар мәчете дип...

Татар мәчете

Яхшы, хуш! Йөзләп милләт вәкиле яшәгән, 2 миллионнан артык халыкны сыйдырган Бакуда халык күп йөргән зур мәчетләр арасында Зәңгәр мәчет дип йөртелгәне татарлар белән бәйле икән. Төзелгән чакта гөмбәзе зәңгәр булганга күрә, бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, халык теленә ул Зәңгәр мәчет дип тә, Татар мәчете дип тә кергән. Заманында нефть промыселлары тоткан меценант хаҗи Ибраһим Әҗдарбәй Әшурбәков тарафыннан 1913 елны салынганлыктан, рәсми төстә аны Әҗдарбәй мәчете дип йөртәләр. Игелекле байның нияте - шәһәр тормышы кайнап торган шушы төбәктә гомер иткән мөселманнарны - шигыйларның һәм сөнниләрнең бер түбә астында гыйбадәт кылуларына, үзара татулыкларына ирешү булган, ягъни "Иттифак" - союз мәчетен төзеткән. Изге нияттән ачылган мәчет матур гына эшләп китсә дә, илдә башланган 1917 елгы инкыйлаб сынаулары уртасында кала, аянычлы вакыйгалар аны да урап узмый.

Менә ул Бакуның берьюлы 5 мең мөселман гыйбадәт кылырлык, халыкта Зәңгәр мәчет, Иттифак мәчете, Татарлар мәчете дип аталган, ә рәсми төстә Әҗдәрбәй мәчете дип йөртелгән иман йорты

... Россия империясендә халыклар тормышын бөтенләй башка якка борган революция килеп чыга. Моңа 1921 елгы ачлык өстәлә. Һәм әзме-күпме хәле, тәвәккәллеге булган татар халкы, бигрәк тә Сембер, Саранск, Пенза, Самара якларыннан гаилә-гаилә булып, үзебезнең ислам динен тоткан, төрки халыклар яшәгән Урта Азия, Кавказ арты якларына чыгып китәләр, чәчеләләр, сибеләләр. Һәм кардәш халыклар янында меңнәрчә язмыш, меңнәрчә гаилә гомерлек сыену таба. Аллаһны онытмаган, күчеп килү нуҗаларына бирешмәгән татарлар үзләре яшәгән шушы тирәдәге зәңгәр гөмбәзле мәчетне үз итәләр. Татарлар бер тирәгәрәк тупланып яши башлый, урамы-урамы белән мәчеткә килү гадәти күренеш була мөһаҗирлар өчен. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: гыйбадәткә җыелучы ир-ат биредә якташын таба, хәл-әхвәлен белешә, ерактан, туган якларыннан килгән яңалыклар белән уртаклаша. Шулай якташлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнаша, күзгә күренмәгән, әмма эчке бер тартылу, берләшү, авыр чакта ярдәмгә әзер дини-милли туганлык формалаша. Мәчет шул рәвешле ерак-ераклардан нәсел-нәсәбен, газиз туган якларын калдырып килергә мәҗбүр булучыларны, бәхет эзләп килүче дин кардәшләрне бер түбә астына җыючы урынга да әйләнә. Татарларның яратып йөргән мәчете булганга, халык теленә дә ул безнең милләт исеме белән керә. Һәм безне иң куандырганы: буыннар чылбыры өзелми, бүгенгәчә тотрыклы төстә дәвам итә.

Татарлыгын саклаган, милли тамырларын югалтмаска тырышкан 25-30 кардәшебез әле бүген дә даими төстә күркәм җәмәгать булып җомга намазын калдырмый. Кайсына гына сүз салма, без биредә гомер кичерүче өченче, дүртенче буын дип, нәселләрен барлыйлар, кечкенәдән әтиләренә ияреп шушы мәчеткә йөрүләрен, иманлы юлны табуларын сөйлиләр. Һәм бүгенгәчә мәчет аларны тоташтыручы, үзара барлаучы газиз урын булып санала. Әби-бабалары, әти-әниләре күңелләренә сеңдергән иман нуры белән татарлык әнә шулай үзара тыгыз бәйләнештә бүгенгә килеп җиткән.

Тагын бер кабатланмас үзенчәлеге - Баку уртасындагы бу иман йортында азәрбайҗан милләтендәге хәзрәтләр янында һәрчак үзебезнең милләт имамы бар. Баку татарлары үзебезнең муллаларны дәшә мәҗлесләренә, шатлыгы булса да, кайгы ирешсә дә, үз милләтендәге хәзрәтне таба, атап килә. Моны да читкә сибелгән татарларыбызның милләт буларак сакланырга, башкалар арасында югалмас, эреп бетмәс өчен кулдан килгәнчә тырышулары дип аңларга кирәк. Мәчетнең аерым фонды бар. Милләттәшләр арасында авыр хәлдә калучылар, матди кыенлык кичерүчеләр бар икән, мәхәллә активы ярдәм оештыра.

Шушы урында язмага нокта куярга мөмкин булыр иде. Әмма милләттәшләремнең, дин кардәшләремнең күңелләрендә иллешәр-алтмышар ел йөрткән хәтирәләрен уртаклашмый, каләм очына алмый китү - мөселманнарыбыз тормышын яктыртучы журналист өчен килешкән эш түгел. Мин язмасам, мин алынмасам, кем әле төрле елларда татар мәчетендә имамлык иткән хөрмәтле затларыбызны урынга барып барлар, Бакуда гына түгел, бөтен Кавказда бердәнбер, күп яклары белән башкаларга үрнәк булып торган, әлеге үзенчәлекле мәчет хакында гыйбрәтләнерлек мәгълүмат җиткерер?!

Мәчетне ат абзары һәм корал цехы итеп тотканнар

Әйдәгез, сүзне үзләренә бирик.

Рәшит Таһир улы Җаббаров, 2015 елның сентябрендә Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, Шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазаде тарафыннан рәсми төстә расланган имам, Азәрбайҗан татар җәмгыятенең сайлап куелган рухи лидеры, остазы:

-Архив документларына мөрәҗәгать итеп, биредә хезмәт куйган имамнарны хронологик тәртиптә барласак, Аллаһы Тәгалә юлында ихлас тырышлыклар куйган дистәдән артык хөрмәтле дин әһелләре исемнәре ачыкланыр иде. Иншаллаһ, бу - киләчәк эше. Әлеге язма исә мәчет тарихы сәхифәләрен барлауда тәүге адым.

Өлкәннәр сөйләве буенча, Бакуда да совет хөкүмәте урнашуга, дин кысрыкланган. Мәчетне ат абзары һәм корал цехы итеп тотканнар. Әмма хөкүмәтнең дингә каршы көрәше дә, Бөек Ватан сугышының бөтен сынаулары да әти-әниләребезнең Аллаһка мәхәббәтен сындыра алмаган. 1943 елны бер төркем мөселманнар шушы Зәңгәр мәчетне кайтарып бирүне сорап, хөкүмәткә мөрәҗәгать иткәннәр. Рөхсәт булуга, Баку халкы бердәм булып аны төзәткән, чистарткан да, гыйбадәт йортын тиешле хәлгә китереп ачкан. Бу эштә бигрәк тә татарларның башлап йөрүен сөйлиләр. Җитәкчеләр дә, башка милләттәгеләр дә аларның диндә нык булуларына, ихлас тырышлыкларына игътибар итми калмыйлар. Бакуда татарларга карата нәкъ шул сәбәпле аерым мәхәббәт, хөрмәт әнә шул еллардан ук килә, һәм бу ышанычны без акларга тырышып хезмәт куябыз. Бакуда әле мәчетләр санаулы гына булган чорлардан башлап, мәчетебездә хаҗи Әҗдәрбәйның олы гаме гамәлдә: Бакуда гына түгел, бөтен Кавказда шигый һәм сөнни мөселманнар бер түбә астына җыелып, сыешып, үзара тату гыйбадәт кылган, мөселманнар берләшүенә матур мисал булган бердәнбер мәчет бу. Татарларыбыз тупланып яшәгән төбәктә шушындый дин-ислам үзәге, мәгърифәт учагы вазыйфасын да ипле генә үз иңнәрендә алып баручы мәчеттә күңелең генә киң булсын, барыбызга урын да җитә, эш тә җитә.

Дин иреге ачылганнан соң, гасыр белән гасыр кисешкән ике меңенче елларда мәчеткә йөрүчеләр саны күзгә күренеп артты, халык сыймый башлады. Мәхәлләбез рәисе, хаҗи Хәмдулла Бабаев аны тагын да киңәйтү, зурайту мәсъәләсен күтәреп, мөфтигә мөрәҗәгать итте. 2009-2011 елларны мәчет Президентыбыз Илһам Алиев фәрманы белән зурайтылды, төзекләндерелде. Шөкер итеп туймыйбыз: ике зур намаз залы бар. Элеккесе шигыйлар өчен, ә яңасы сөнниләр өчен. Җомга намазларына җыелучы төрле милләт вәкилләренең саны 5 меңнән артып китә. Башкалага турист булып килүчеләр өчен дә, илчелектә хезмәт итүчеләр өчен дә, мөселман дәүләтләре президентлары, хөкүмәт җитәкчеләре өчен дә ишекләребез һәркемгә ачык. Бүгенге шартларда мәчетебез мультикультурализм мисалы, толерантлык дәлиле дә. Бер үк шартларда һәм тыгыз сафларда һәркем Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыла.

Татарларыбызга ышаныч күрсәтелә, җаваплы вазифаларга билгеләнә

Наилә Сираҗи кызы Хәерова, институтта фәнни хезмәткәр, 70 яшь:

-Халыклар арасында тыныч, үзара тату яшәүче интернациональ шәһәр буларак даны таралган Бакуга башта әтием ягыннан да, әнием ягыннан да әби-бабайларым ачлыктан качып киләләр. Исхак бабай да, Каюм бабай да, килеп урнашуга, шушы мәчеткә сукмак салалар, җәмәгать булып яши башлыйлар. Тормыш дәвам итә. Балалар буй җитә. Берсен-берсе белеп, аралашып яшәгән якташлар әкренләп кыз алышалар, яңа гаилә коралар, туганлашалар. Бик күпләр кебек минем әти-әни дә биредә табышып, гаилә корган парлар. Әни ягыннан Каюм бабай озак еллар биредә имамлык итте. Әле хәзергәчә аны татарлар арасында белүчеләр, "Каюм мулла" дип хөрмәт белән искә алучылар байтак.

Баку - минем туган шәһәрем. Бирегә Пенза якларыннан күчеп килгән татарларның өченче буыны. Әтием Сираҗи Исхак улы, әнием Маһирә Каюм кызы да еш кына хәтирәләре белән уртаклашалар иде. Сөйләүләренә караганда, күчеп килгән татарлар өчен хәтта берара татар мәктәбе дә эшләгән, татар мәхәлләсе булган, вәгазьне бабам татарча сөйләгән, мәҗлесләр татарча узган.

Ике миллионнан артык халык яшәгән күпмилләтле Бакуда татарларыбыз башка халыклар арасында эреп юкка чыкмасыннар, югалмасыннар өчен җан атучы, бу юлда хәл кадәренчә тырышлык куючы дин кардәшләр белән бергә

Бүгенге көнебезгә кайтсак, сафлар күзгә күренеп сирәгәя, өлкән буын әкренләп бакыйлыкка китеп бара. Әмма тамырлар эзелми. Шушы мәчет һәм Бакудагы татар җәмгыяте аркасында бер-беребезне белешеп торабыз. Иң кадерлесе - башка милләт халыклары арасында үз йөзебезне саклап, үз дәрәҗәбезне саклап яшибез. Дини-милли гореф-гадәтләребезне рәхәтләнеп үти алуыбызга шатланабыз.

Толерант сүзе хәзер модада. Әмма Азәрбайҗан гомер-гомергә бөтен милләтләргә бер тигез карады, аермады, кимсетмәде. Моңа еллар дәвамында татарларыбызга ышаныч күрсәтелүе, аларның җаваплы вазифаларга билгеләнүе, җитәкче дәрәҗәләр биләве дә ачык мисал булып тора.

Дингә мәхәббәт, Аллаһ юлын таныту гаиләбездә тәрбияләнде

Фәрхат Яхъя улы Гафуров (1945), эчке эшләр министрлыгы офицеры, мәчет мәхәлләсенең актив әгъзасы, "Татарстан" иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары, татар диаспорасының рухи лидеры:

-Минем дә тамырлар Пенза якларына барып тоташа. Әти Мазарлыдан иде. Әни гарәпчә укый-яза белде. Икесе дә намазда булдылар, татар мәчете булуга бик тә сөенеп, бирегә кинәнеп, шатланып йөрделәр. Дингә мәхәббәт, Аллаһ юлын таныту гаиләбездә тәрбияләнде. Күпләребез бабаларына, әтиләренә ияреп мәчеткә сукмак салучылар, бу юлдан тайпылмаучылар.

Татарлар мәчете исеме безгә бик тә газиз. Биредә күпме мөһаҗирләрнең аяк эзләре саклана. Нинди генә авыр һәм дин тоту утлы күмер тоту белән бер булган хәтәр елларда да кыйблаларын югалтмаган безнең кавем. Хикмәт белән, зирәклек, алдан күрүчәнлек белән эш иткән. Үз арасыннан хәзрәтләрне сайлап куйган, хәзерлекле дин әһелләрен мәҗлесләргә дәшкән, газиз ана телендә вәгазь тыңлауны, татарча аралашуны олы әманәт итеп бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән.

Аралашуның, хәл белүшенең хәзерге заманча төре - социаль челтәрдә "Татары в Баку", "Татары Азербайджана" төркемнәре

Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, Шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазаданың беренче урынбасары, мөфти Салман хәзрәт Мусаев мәчетебезне аеруча үз итә, җомгаларны, ике гаетне үткәрә. Шигыйлар да, сөнниләр дә бер имамга оеп, бер түбә астында фарыз намазны укыйбыз. Милләт аерымлыклары, мәзхәб аерымлыклары хакында сүз дә юк. Мәчет төзеткән юмарт күңелле, юмарт куллы Әҗдәрбәйның изге нияте, олы максаты бүген гамәлдә: мәзхәбләргә бүленү, гаепләшү ят күренеш биредә.

Мәчетебез янәшәсендә мәҗлесләр үткәрү өчен бөтен уңайлыклары булган аерым бина бар. Анда әрвахларыбызны искә алып, Коръән мәҗлесләре, дини мөрәсимнәр еш була. Дини бәйрәмнәрне, ифтар, Мәүлид ашларын мулдан әзерләп, безне бер табын артына дәшүче игелекле байларыбыз да, арабызда юмартларыбыз да бар, шөкер.

Бакуда күпчелек шигыйлар мәчете. Әҗдарбәй мәчетен сөнниләр мәчете дияргә була. Сөнниләр имамы, азәрбайҗан милләтендәге Хафиз хәзрәт Аббасов татарча белүе белән күңелебезгә аеруча якын. Заманында ул Россиядә дини белем алган, Йошкар-Ола мәчетендә берничә ел имам булып торган, татарча вәгазь укыган.

Аралашуның, хәл белүшенең хәзерге заманча төре - социаль челтәрдә "Татары в Баку", "Татары Азербайджана" төркемнәребез бар. Милләтпәрвар егетебез Әмин Рамазанов "in City Az" порталын уңышлы алып бара. Бөтен яңалыкларны шунда эләбез, буласы чараларга, очрашуларга дәшәбез. Бу да татарлыкны югалтмау, тамырлардан баш тартмау өчен мөһим фактор. Тарихны белү һәм аны килер буыннарга ирештерү юлында үзем һәм татар зираты директоры Мәкъсүд Әхмәтҗанов тәүге эзләнүләрне башладык. Әле Гөлсирә апа бар тарихны белүче.

Партиягә берләшсәк тә, күбебез намазда идек

1999 елдан бирле Бакудагы татар зираты директоры Мәкъсүд Мөхәммәтҗан улы Әхмәтҗанов (1948):

-Бу якларның тарихын миңа әнием ягыннан карт бабам Габдулгани Ибраһимов бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Хәзерге Ульян һәм Пенза өлкәләре кисешкән, чиктәш төбәктә гомер иткән безнең нәсел. Бабайның бер улы, җиде кызы булган. Иң олысы Зөләйха. Зөләйха кызы Мәрфуа - минем әнием була. Габделгани бабай ишле гаиләсен туйдыру өчен гаиләсен авылда калдырып, бәхет эзләп, 1906 еллар тирәсендә Баку якларына чыгып китә. Типсә тимер өзәрлек ир Нобель заводында тимерче ярдәмчесе булып эшли.

Аның кебек акча эшләргә, гаиләсен туйдырырга дип бу якларга килеп урнашкан бер төркем татарлар башлангыч большевиклар оешмасы (ячейкасы) төзиләр. Аны тарихта исеме мәгълүм 26 Баку комиссарының берсе - Мишади Азизбеков җитәкли. Хезмәт ияләрен берләшергә, патша хөкүмәтен бәреп төшерергә чакырып, әле бер коллективта, әле бер төбәктә манифестацияләр уза. Патша җандармы пролетариатның баш күтәрүләрен бастыра килгән. Өч тапкыр эләккән бабай алар кулына. Соңгысында, "татар, кара аны, тагын эләксәң, башыңны Себер җибәрәбез" дип кисәткәннәр. Шуннан бабай хәзерге Ульян якларына, гаиләсе янына кайтып киткән. Авылга кайткач та ул авыр тормышта яшәүче якташларын тормыш итү җиңелрәк, эш тә бар дип мактап, һәрчак Баку якларына күчеп китәргә үгетләгән. Шуннан якташлар тәвәкәлләгәннәр, Идел буендагы егерме беренче елгы ачлык та күпләрне бире куалаган. Зөләйха әбием гаиләсенең бирегә килеп төпләнү тарихы менә шундый.

Балачакта авылга еш кайтып тора идек. Бик тә ярата идем инде карт бабамның тарих белән бәйле мавыктыргыч хикәяләрен тыңларга. "Партиягә берләшсәк тә, күбебез намазда идек. Нобель заводына Сталин килеп йөри, эшчеләр арасында манифестацияләр оештыра иде. Татарларның намаз укуларын белсә дә, үзе дә кайчандыр семинариядә дин сабагы алганлыктан, моңа тыныч карый иде. Халык белән үз итеп, ачык аралашса да, киеме астында билендә наганы булыр иде" - дип, еш искә ала иде.

Азәрбайҗанда совет хөкүмәте урнаша. Советлар динне бетерү юлына басалар. 1913 елны төзелгән шушы зәңгәр мәчеткә революциядән соң яшь дәүләтнең эскадроны урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, мәчеттә урнашкан эскадронны да фронтка озаталар. Мәчеттә амбар ясыйлар, тегү цехы урнаштыралар. Халык өендә намаз укырга мәҗбүр була.

Азәрбайҗан партия Үзәк Комитетының беренче секретаре Мир Җафәр Багиров була. Төрле чыганаклар буенча аңа мөселманнар ябылган зәңгәр мәчетне ачтыруын үтенәләр, гозерләрен җиткерәләр. Бирегез шул зәңгәр мәчетне! Совет Армиясе җиңүе өчен көрәшәчәкбез диләр. Еш кына коллективларга чыккан, заводта эшчеләр янында йөргән Багиров, күпме кеше сугышта, фронтта, сез мәчет, намаз дип йөрисез дип каршы төшә. Тарихта билгеле 1943 елгы Тегеран конференциясе. Генералиссимус Сталин да чакырулы. Тегеранга бару юлында ул Бакудан Тегеранга очарга тиеш була. Ил җитәкчесен Багиров каршылый. Сталин нефть чыгару торышы, фронтка ярдәм итү хакында сораша. Һәм һәрвакыт игътибар үзәгендә тоткан соравын бирә: халыкның кәефе ничек, бүгенге сәяси-иҗтимагый хәлләргә ничек карыйлар, нинди фикерләр бар. Ил җитәкчесенә беренче секретарь сүз уңаенда гына мөселманнарның мәчет сорауларын җиткерә, андыйларны аттырырга кирәк дип, үзенең фикерен әйтеп, кыскача хисап тота. Шуннан Сталин, юк, рөхсәт бирегез, ачсыннар мәчетләрен дип кистереп әйтә. Әгәр Сталин рөхсәт итмәсә, шундый авыр елларда мәчет ачтыруны Багиров кына үз җаваплылыгына алмаган булыр иде. Күпне күргән һәм сәяси яктан шактый сизгер фикерле Габделгани бабам күрешкән саен тарих белән кызыксынган оныкларына, миңа шуны сөйләр иде.

1943 елны мәчет мөселманнарга кире кайтарыла һәм аны ачып кергәч тә, үзебезнең татар кешесе - Мөхәммәтша Мостафа улы Терегулов биредә озак еллар имамлык итә. Халыкның әдәп-әхлагын кайгырткан рухи лидерның абруе шуның кадәр зур булган, аны Сталин белән күрешкән имам дип әйтәләр иде. "Элгәре халык гаеттә мәчеткә сыймый иде. Күпчелеге чалмадан килә. Борынгы фоторәсемнәр дә шуңа дәлил, намазга җыелучыларның берничә сафы ап-ак чалмадан" дип өлкәннәрдән еш ишетергә туры килде әле моннан 50-60 ел элек кенә булган тарихны. Кызганыч, бу гадәт, бу матур күренеш татарлар арасында онытылды, сагынып сөйләргә генә калды. Узган гасырның 50-60 нчы елларында кинотасмалар кебек күңелгә язылган хәтирәләрнең тагын берсе: Әти белән тәкъбир әйтеп гаетләргә баруыбыз хәтердә. Авыл-районнарда түгел, Бакуның үзендә дә мәчетләр санаулы гына булган кырыс атеизм еллары бу. Баку тирәсендә яшәүче татарлар башта электричкалар тутырып тимер юл вокзалына килеп төшәләр. Аннан тигез сафларга басып, вокзалдан алып мәчеткә кадәрге 1,5-2 чакрым араны тәкъбир әйтеп баралар. Күпчелегенең башында ап-ак чалма, моңа бөтен кеше багып кала торган иде. Кем дә сүз әйтмәде.

Сүз уңаенда тагын шунысын ассызыклыйсым килә: без милләт аерымлыгына карап, кагу-сугуны күрмәдек Азәрбайҗанда. Теләгән кеше укыды, үзен күрсәтте, үсте. Бер ара ике милләттәшебез хәтта министр булып тордылар.

Зират каршында кечкенә генә башлангыч мәдрәсәбез бар

...Зират темасына килгәндә, мәсьәлә болай тора: биредә яшәүче мөселманнарның күпчелеге шигыйлар. Бары тик җирле лезгин халкы гына сөнни. Элек Баку тирәсендә алар күпләп яшәгән һәм күбесе мәетне авылларына илтеп күмә торган булган. Шулай да шәһәр читендә аларның аерым зираты булган. Бер мәзхәбтән булгач, күчеп килгән татарлар да мәетне шушы зиратка күмә башлаганнар. Йөз еллык кабер ташлары моңа шаһит. Татарлар күмелә башлагач, халык үзеннән-үзе татар зираты дип йөртә башлаган. Биредә мәңгелек йортын табучыларның 80 % ы татарлар булуы да моңа дәлил.

Татар зираты капка төбе

Бирегә эшкә килгәч тә, зиратны киңәйтүне кайгырттым. Моның өчен янәшәдән узган югары вольтлы электр чыбыклары баганаларын читкәрәк күчертү артыннан йөрергә, бик күп бусагаларны таптап, чикләрне зурайтырга, аннан зиратны койма белән әйләндереп алырга туры килде. Эшләгән кешегә эш җитәрлек. Зират каршында кечкенә генә башлангыч мәдрәсәбез бар. Биредә чыгышы белән Буа районыннан булган, берничә ел элек Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Равил мулла Зиннуров халыкка дин сабаклары бирә. Шушында ук Бакуда Татар мәчете дип даны таралган иман йортында имамлык иткән, зиратыбызга күмелгән хөрмәтле хәзрәтләребезнең музеен булдырасым килә. Шул нияттән тарихны барлыйм, мәгълүматлар туплыйм. Татарларыбыз арасында гыйлемле, хәзерлекле яшьләребез булуы да киләчәгебезгә өмет уята. Биредә туып-үскән Руслан Яхъя улы Абдикиев (1976) Бакуда ислам университетын, Каһирәдә "Әл-Әзһәр" университетын тәмамлаган егет. Донецкта имамлык итте. Хәзер Бакуга кайтты. Гарәп теле белгече. Киләчәктә Руслан хәзрәтебез дә еллар буе алган дини белемен татарларыбызны дингә тартуга, инсаннар күңелен тәрбияләүгә багышлар дип көтәбез. Мәҗлесләрдә татарларыбыз аны көтеп алалар.

Чит-ят җирләрдә татарларыбыз арасында ислам учагын сүндермичә татар мәчетен алып барган хөрмәтле имамнарыбыз кемнәр?

Вәсилә Рәхимова, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Казан:

-Ничә еллар барып күрергә хыялланган, серле Шәрыкътә үз йөзен, үз урынын булдырып яшәүче бай тарихлы Азәрбайҗан дәүләте, аның башкаласы Баку гаҗәеп матурлыгы, төзеклеге, аннан да бигрәк матур кешеләре белән илгизәр күңелемдә якты урын алды. Төрки кавемнең олы бер вәкиле булган татарларыбыз белән очрашулар, биредә алар узган юллар, язмышлар белән танышу без гадәттә татар-мишәр дип йөрткән Пенза, Cембер, Саранск, Самара якларыннан күчеп килгән кардәшләребезгә, өммәттәшләребезгә карата аерым бер хөрмәт, соклану уятты.

Мәчет-мәхәллә тормышы белән бәйле тарихны сорашканда, әңгәмәдәшләремнән чит-ят җирләрдә татарларыбыз арасында ислам учагын сүндермичә татар мәчетен алып барган хөрмәтле имамнарыбызның исемнәрен әйтүләрен үтендем. Төзелеп, халыкка тапшырылуына йөз елдан артык вакыт узган, тирә-якта Әҗдәрбәй мәчете, Иттифак мәчете, Зәңгәр мәчет һәм дә килеп Татарлар мәчете исемнәре белән йөртелгән иман йорты тарихы бик тә гыйбрәтле. Шушы чор эчендә йөзләгән татар-мөселманны бер түбә астына җыю вазыйфасын да башкарган хөрмәтле имамнарыбыз кемнәр соң? Өзек-өзек булса да, исемнәрен барларга омтылдым.

1943 елны мәчет кабаттан ачылгач, Мөхәммәтша Мостафа улы Терегулов (19??-1980) имамлыкка алына һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр имамлык итә. 1984 елның августыннан 1989 елның декабрена кадәр шәех, Габбас хәзрәт Шабан улы Бибарсов (1937-2012) мулла булып тора, заманында Бохара мәдрәсәсендә, Дамаск университетында алган дини белемен ул өммәттәшләре белән теләп уртаклаша, тирән эчтәлекле вәгазьләре, нәсихәтләре белән халыкны җәлеп итә. Ялкынлы чыгышлары белән кыска гына арада халык ихтирамын яуларга өлгергән Габбас хәзрәт Бибарсов шуннан соң туган якларына - Пенза өлкәсенең Урта Әләзәнгә кайтып китә.

Имамнар кабере

Шуннан соңгы дәвердә дә Габбас хәзрәтне алыштыручылар имамлыкны тырышып башкаралар. Фатих мулла Беландин 20 еллап, вафатына кадәр имам булып тора. 2015 елның сентябреннан татарлар үз араларында ихласлыгы, гаделлеге белән аерылып торган, олы хәзрәтнең хәер-фатихасын алып калган, читтән торып Казандагы Россия ислам университетында укучы Рәшит Таһир улы Җаббаровны (1967) имам итеп сайлап, Кавказ мөселманнары идарәсендә раслатуга ирешәләр.

Эшләү еллары ачыкланмаган Каюм Мөбин улы Хөснетдинов (1901-1980)та озак еллар имамлык итүче дин әһеле. Абдулла Хөслетдинович Заитовның (1898-1935) имамлык итүен, Бакуда Коръән-хафиз Гарифулла мулла Яруллинны (1891-1962) да хәтерләүчеләр бар. Хәсән Курамша улы Җәлиловның (1900-1990) да мулла булып торуын, бик матур мәкамле, халык арасында абруйлы, Коръән хәтем итүче, дингә өндәүче, оста укытучы, вәгазьче булуын сөйләделәр.

Тумышы белән Аксубай районының Карасу авылыннан булган Гарифулла мулла Яруллин хакында аерым таныштырасы иттем. Ул Самара өлкәсенең Челно-Вершинск районы Хөсәен авылында бик күп мөридләр калдырган Вәлиәхмәд мулладан мөршидлекне алган тәрикать әһеле, Бакуда гомер иткән. Тәрикать әһелләре бер-берсен ерактан таныганнар, галим-галимне эзләгән. Гарифулла мулланың кабере биредә. Аны дин галимнәре, хәтта ки чит илләрдән дә килеп зират кылалар, хәзергәчә аңа халык сукмагы эзелми. (Габделхак хәзрәт Саматовның "Милләтебездә ислам дине" дигән китабында Тәсауф бүлегендә татар ишаннары хакында бик тә тәфсилле язмасында Гарифулла мулла хакында да мәгълүмат бар "6) Гарифулла Карасуда туган, Баку шәһәрендә яшәгән. 7) Яхъя Бакуви, 8)Кыяметдин Норлатый...) (Яхъя Бакуви - Яхъя бин мулла Абдулла - азәрбайҗан милләтендә, кабере Азәрбайҗанның Удҗар районында. В.Р.).

... Менә шундый язмышлар. Менә шундый татарларыбыз яшәгән һәм мулла, хәзрәт исемен күтәреп, милләттәшләребез арасында динне тараткан. Мин "ачкан" диңгезле, кояшлы, нефтьле Баку якларында бик матур һәм тырышып көн итә татарларыбыз.

Вәсилә Рәхимова,

Казан-Баку-Казан

http://www.tatar-islam.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев