Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Татарда секс бармы?

Бу җиде миллион татар кайдан килеп чыккан, алайса...

Әлбәттә җенеси мөнәсәбәтләр турында ачыктан-ачык сөйләү безнең менталетитка туры килми. Шулай да ир белән хатын якынлык кылмаса балалар кайдан туар иде? Борын-борыннан кияү белән кәләшнең зөаф киче бик яшерен шартларда үткән, интим мөнәсәбәтләрне күрсәтеп башкару гөнаһ саналган. Хәзер заманы да икенче, яшьләр урамда үбешеп торырга оялмыйлар, кочаклашуларын әйтәсе дә юк. Ник булмасын татарда секс, бар. Тыелган бакчада җимеш һәрвакыт татлы була диләр, безнең татарлар аны яшереп кенә "ашыйлар" булса кирәк.

Шулай элегрәк Язучылар оешмасында бер җыелышта шагыйрә Гөлшат Зәйнашева татарда секс юк, дигәч. Рабит Баттулла бу җиде миллион татар алайса кайдан килеп чыккан, дип әйткән диләр.

Әйе, интим тормыш интим булып калырга тиеш. Безнең динебез, иманыбыз моны сәйләргә, күрсәтергә тыя. Бик дөрес. Һәркемнең гаилә сере яшерен булырга тиеш. Хайван булмыйк, әмма милләтне арттыру эшен яхшы башкарыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина