Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

“Әти, барысы өчен дә түләргә кирәк!”

Ма­рат бе­лән Фәй­мә авыл­даш­лар. Бер мәк­тәп­тә укы­ды­лар. Ба­ла­чак­тан бер­гә бул­ды­лар, Фәй­мә 8нче сый­ныф­та укы­ган­да алар­ның дус­лы­гы мә­хәб­бәт­кә әй­лән­де. Мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач Ма­рат ар­ми­я­гә кит­те, сөй­гән кы­зы аны: "Кай­ту­ың­ны кө­тәм!" - дип оза­тып кал­ды. Еге­те ар­ми­я­гә кит­кәч Фәй­мә Толь­ят­ти­да­гы ин­с­ти­тут­ка эко­но­мист­лык­ка укыр­га кер­де. Га­шыйк­лар бер-бер­се­нә хат языш­ты­лар. Ха­ба­ровск бе­лән Са­ма­ра өл­кә­се ара­сын­да...

Ма­рат бе­лән Фәй­мә авыл­даш­лар. Бер мәк­тәп­тә укы­ды­лар. Ба­ла­чак­тан бер­гә бул­ды­лар, Фәй­мә 8нче сый­ныф­та укы­ган­да алар­ның дус­лы­гы мә­хәб­бәт­кә әй­лән­де. Мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач Ма­рат ар­ми­я­гә кит­те, сөй­гән кы­зы аны: "Кай­ту­ың­ны кө­тәм!" - дип оза­тып кал­ды. Еге­те ар­ми­я­гә кит­кәч Фәй­мә Толь­ят­ти­да­гы ин­с­ти­тут­ка эко­но­мист­лык­ка укыр­га кер­де. Га­шыйк­лар бер-бер­се­нә хат языш­ты­лар. Ха­ба­ровск бе­лән Са­ма­ра өл­кә­се ара­сын­да ике ел хат "йөр­де". Бер-бер­сен ярат­кан яшь­ләр өчен кө­теп алын­ган көн ки­леп тә җит­те: Фәй­мә икен­че курс­ны тә­мам­ла­ган яз­да Ма­рат исән-сау ар­ми­я­дән әй­лә­неп тә кайт­ты. Ул бик нык үз­гәр­гән: буе үс­кән, фи­кер йөр­түе ир­ләр­чә җит­ди. Бе­раз ял ит­кәч, авыл­да эш­кә ур­на­шып өс-ба­шын юнәт­те. Ә көз кө­не сөй­гә­не бе­лән бер­гә бу­лу өчен Толь­ят­ти­да­гы ма­ши­на за­во­ды­на эш­кә кер­де. Көн­дез Фәй­мә уку­да, Ма­рат эш­тә, ә кич­лә­рен алар гел бер­гә.

Са­нау­лы ва­кыт тиз уза ди­ләр. Фәй­мә ин­с­ти­тут­ны тә­мам­лап эко­но­мист бу­лып, еге­те яны­на эш­кә кер­де. Бу ва­кыт­та алар­ның мә­хәб­бә­те чә­чәк­кә бө­ре­лән­гән иде ин­де. Көз кө­не Ма­рат Фәй­мә­нең ку­лын со­рар­га Кы­яз­лы авы­лы­на юл тот­ты. "Сез күп­тән мөс­тә­кыйль тор­мыш бе­лән яши­сез, бер-бе­ре­гез­не яра­та­сыз. Без сез­нең өй­лә­не­шү­е­гез­гә кар­шы тү­гел", - ди­де Са­лих абый. Бу сүз­ләр­не ишет­кәч Ма­рат­ның шат­лы­гы эче­нә сый­ма­ды. Икен­че көн­не ул әти-әни­се бе­лән кыз со­рар­га кил­де. Туй­ны де­кабрь ае­на бил­ге­лә­де­ләр. Туй гөр­ләп уз­ды. Ту­ган­нар да, дус­лар да яшь пар­лар өчен шат­лан­ды­лар. Туй­дан соң яшь­ләр Толь­ят­ти­га кит­те­ләр. Фәй­мә Ма­рат­ның ма­ло­се­мей­ка­сы­на күч­те.

Ма­тур гы­на яши баш­ла­ды­лар. 9 ай­дан ләк­ләк алар­га зәң­гәр күз­ле ма­лай ки­тер­де. Ал­маз га­и­лә­гә сө­е­неч ар­ты сө­е­неч ки­тер­де. Аңа 3 ай тул­гач яшь га­и­лә­гә за­вод­тан ике бүл­мә­ле фа­тир бир­де­ләр. Ан­на­ры Ма­рат бә­хе­тем­не сы­нап ка­рыйм әле дип ло­те­рея ал­ган иде. Аңа "Жи­гу­ли" ма­ши­на­сы чык­ты.

...Тик тор­мыш гел ак­лык­тан гы­на тор­мый шул. Га­ни­ев­лар га­и­лә­сен дә кай­гы җи­ле чит­лә­теп үт­мә­де. Ике яшь ту­лу­га ка­ра­мас­тан, Ал­маз йө­реп ки­тә ал­ма­ды. Фәй­мә­нең җа­ны ты­ныч­сыз­лан­ды. Та­ныш-бе­леш­лә­ре "Кай­сы ба­ла­лар соң­рак йө­ри, кай­гыр­ма", - дип юат­ты­лар аны. Ма­рат бе­лән ки­ңәш­ләш­кәч, ба­ла­ны та­биб­лар­га күр­сә­тер­гә бул­ды­лар. Та­биб­лар ана­лиз­лар бир­дерт­те­ләр, төр­ле тик­ше­рү­ләр үт­кәр­де­ләр. Ан­на­ры Ал­маз­ның йө­ри ал­ма­я­ча­гын әйт­те­ләр. Бу аяз көн­не яшен сук­кан­дай бул­ды. Ир ке­ше кы­ен­лык­лар­га тиз би­ре­шү­чән бит: мо­ңар­чы бәй­рәм­нәр­дә ге­нә спирт­лы эчем­лек­ләр кул­лан­ган Ма­рат әк­рен­ләп көн­дә ара­кы эчә тор­ган­га әй­лән­де. Фәй­мә­нең "Ал­ла яр­дәм бир­сә, улы­быз йө­реп тә ки­тәр, ә бо­лай эчеп йө­рү ях­шы­га илт­ми", - дип үгет­лә­ве­нә ка­ра­мас­тан, ул ха­ты­нын тың­лар­га да те­лә­мә­де. То­ра-ба­ра ул ба­ла­сы­ның га­рип­ле­ген­дә ха­ты­нын га­еп­ләп аңар­дан ба­ла­сы өчен үч ала баш­ла­ды. Эчеп кай­тып ха­ты­нын кый­нау­дан да чи­тен­сен­мә­де. Бер як­тан га­рип ба­ла икен­че як­тан исе­рек ир бе­лән шак­тый иза­лан­гач, Фәй­мә ире бе­лән ае­ры­лы­шыр­га ка­рар кыл­ды. Суд аның го­зе­рен ка­нә­гать­лән­дер­де.

... Ма­рат фа­тир­ны улы бе­лән ха­ты­ны­на кал­ды­рып, ту­лай то­рак­ка яшәр­гә кит­те. Ни­чек ке­нә эч­сә дә, Ма­рат эше­нә хи­лаф­лык ки­тер­мә­де. Озак та үт­мә­де, за­вод­тан аңа бер бүл­мә­ле фа­тир бир­де­ләр. Бу ва­кыт­та ул ту­лай то­рак­та Све­та исем­ле кыз бе­лән та­ныш­кан иде. Фа­тир ал­гач, ул бе­рен­че га­и­лә­сен бө­тен­ләй­гә таш­лап, Све­та­га өй­лән­де. Спирт­лы эчем­лек­ләр­не элек­ке­чә бәй­рәм­нәр­дә ге­нә ку­лы­на ала баш­ла­ды.

Ае­рыл­ган ире­нең өй­лә­нү­е­нә шат­лан­ды Фәй­мә, чөн­ки Ма­рат­ның эч­ке­че­гә әй­лә­неп бомж бу­лу­ы­на да ерак кал­ма­ган иде. Икен­че­дән, эчеп ки­леп алар­ны баш­ка би­ма­за­ла­ма­я­чак ул. Шу­шы фи­кер­ләр ха­тын­ны ты­ныч­лан­дыр­ды, шу­лай да аның Ма­рат­ка рән­җе­ше дә бар иде. "Ул гө­наһ­сыз Ал­маз­ны таш­лар­га ти­еш тү­гел", - дип элек­ке­ге ире­нә нык рән­җе­де.

Бер­ни­чә ел­дан соң Ал­маз бе­лән Фәй­мә­гә бә­хет ел­май­ды. Та­ныш-бе­леш­лә­ре аша алар­ны бер бай ке­ше эз­ләп тап­ты. Ал­маз­га чит ил­дә опе­ра­ция яса­ту өчен ак­ча­ла­та яр­дәм тәкъ­дим ит­те ул. Фәй­мә мог­җи­за­га ышан­ма­са да, нин­ди­дер сих­ри көч аңа: "Яр­дәм­нән баш тарт­ма. Ба­лаң­ның йө­реп ки­тү их­ти­ма­лы юк тү­гел", - ди­де. Ха­тын кы­ю­сыз гы­на яр­дәм­не ка­бул ит­те. Спон­сор юл һәм опе­ра­ция чы­гым­на­рын үз өс­те­нә ал­ды. Ал­маз­ны Гер­ма­ни­я­нең ба­ла­лар кли­ни­ка­сы­на алып ба­рып, те­рәк-хә­рә­кәт сис­те­ма­сы­на опе­ра­ция яса­ды­лар. Яр­ты ел шун­да та­биб­лар кү­зә­түе ас­тын­да яшә­де ул.

Ал­маз­га 7 яшь­тә 7 ай тул­ган көн га­и­лә та­ри­хы­на эре хә­реф­ләр бе­лән языл­ды: шул көн­не ул тә­ү­ге ады­мын яса­ды. Ан­на­ры әк­рен­ләп мөс­тә­кыйль рә­веш­тә йө­реп кит­те. Фәй­мә исә шат­лы­гын­нан ела­ды да ела­ды... Ба­ла­сы­ның шат­лы­гын ур­так­ла­шыр­га Ма­рат, аның әти-әни­се ге­нә кил­мә­де. Спон­сор Рә­ши­дә ха­ным яңа ел­га Ал­маз­га ве­ло­си­пед бү­ләк ит­те. "Мин бер ин­ва­лид ба­ла­га яр­дәм итәр­мен дип нә­зер әйт­кән идем. Яр­дә­мем­нең фай­да­сы ти­гән­гә шат­мын. Ки­рәк ва­кыт­та кы­ен­сын­мый­ча ки­ле­гез", - дип кит­кән ул дус­ла­ры­на әй­лән­гән Ал­маз бе­лән Фәй­мә янын­нан.

Әни­се нин­ди ге­нә ях­шы бул­са да, ир ба­ла өчен ата да ки­рәк. Ал­маз­ның да әти­се­нә йө­реп күр­сә­тә­се ки­лә. Ишек ачыл­ган са­ен ул аны кө­тә. Тик Ма­рат кы­на кү­рен­ми. Яз кө­не аның кы­зы ту­га­нын хә­бәр итә­ләр. Ба­ла бер аяк­лы бу­лып дөнь­я­га ки­лә. Мо­ны Ма­рат ба­ла­ны өй­гә алып кайт­кач кы­на бе­лә... Һәм бер­ни­чә көн эчен­дә ул ак чәч­ле ба­бай­га әй­лә­нә. Све­та­ның га­рип ба­ла­ны үс­те­рә­се кил­ми: "Әй­дә Алёна­ны ятим­нәр йор­ты­на тап­шы­рыйк. Без­нең та­гын ба­ла­быз бу­лыр әле", - ди ул ире­нә. Ара­кы бе­лән дус­ла­шып өл­гер­гән ир­гә шул гы­на ки­рәк тә. Алар кыз­ла­рын ятим­нәр йор­ты­ның ишек тө­бен­дә кал­ды­рып ки­тә­ләр. Та­гын ел ярым­нан соң ул­ла­ры туа. Ул да га­рип: Ил­дар­га ба­ла­лар це­реб­раль па­ра­ли­чы ди­аг­но­зы ку­я­лар.

Бу ва­кыт­та Ал­маз­га 10 яшь тул­ган бу­ла. Бер­көн­не мәк­тәп­тән кайт­кан­да аны бер ба­бай тук­та­тып: "Мин си­нең әти­ең. Улым ми­не га­фу ит", - ди. Ал­маз: "Ми­нем әти­ем дә әни­ем дә бер ге­нә. Ул Фәй­мә исем­ле. Без­гә баш­ка ке­ше ки­рәк­ми. Укып зур ке­ше бу­лам да әни­ем­не ма­ши­на­да гы­на йөр­тә­чәк­мен. Ул ми­не аяк­ка бас­тыр­ды. Ә әти без­не таш­лап кит­те", - дип җа­вап кай­та­ра. Ба­ла­дан мон­дый сүз­ләр­не көт­мә­гән Ма­рат гел шак­ка­тып ка­ла. Күз­лә­ре мөл­де­рә­мә тул­ган ир үзен кул­га алып:

- Улым, мин сез­дән баш­ка яши ал­мыйм. Све­та апаң фа­тир­дан да ку­ды...

Чит ке­ше­ләр аша әти­се­нең тор­мы­шын­нан хә­бәр­дар бул­ган Ал­маз мо­ңа җа­вап итеп:

"Әти, ба­ры­сы өчен дә тү­ләр­гә ки­рәк, шул", - ди.

Олы­лар­ча фи­кер йөрт­кән Ал­маз­ны ко­чак­лый да, Ма­рат юлын бил­ге­сез­лек­кә та­ба дә­вам итә.

P.S. Исем­нәр үз­гәр­теп би­рел­де.

Зөл­фия ГА­ЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев