Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Тюбингта шуып 30 бала имгәнгән

Еш кына тауларда балалар бер-берсе белән бәрелешә, агачларга һәм бина диварларына бәрелә. Владимир Иванов сүзләренчә, ватрушканы аяк белән идарә итеп булмый.

Тюбингта шуып имгәнгән 30 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр
Еш кына тауларда балалар бер-берсе белән бәрелешә, агачка һәм биналарга килеп бәрелә, ди табиб.

Яңа ел бәйрәмнәренең җиде көнендә Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә тюбингта шуудан соң имгәнгән 30 бала китерелгән. Бу хакта клиника бүлеге мөдире, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш нейрохирургы Владимир Иванов сөйләде.

«Бәйрәмнең 7-8 көнендә Казан шәһәрендә безнең кабул итү бүлеге нейрохирургларына 30 кеше мөрәҗәгать иткән. Ягъни, утызга якын бала тюбингларда шуудан зыян күргән», — диде табиб.

Еш кына тауларда балалар бер-берсе белән бәрелешә, агачларга һәм бина диварларына бәрелә.

Владимир Иванов сүзләренчә, ватрушканы аяк белән идарә итеп булмый. Шуңа күрә аларда шуу икеләтә куркыныч тудыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев