Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Явыз Иванга һәйкәл куйганнар

Орел шәһәрендә елга ярында Явыз Иванга һәйкәл куелган, дип хәбәр итә Интерфакс. Якын арада тантаналы рәвештә ачарга да җыеналар. Инде һәйкәлне урнаштыру эшләре тәмамланган, аның янындагы җирне тәртипткә китерәсе бар, дип белдерә шәһәр хакимияте матубгат хезмәте вәкиле Сергей Тюрин. Тюрин белдергәнчә, һәйкәл Ока һәм Орлик елгалары кушылган яр буенда урнашкан....

Орел шәһәрендә елга ярында Явыз Иванга һәйкәл куелган, дип хәбәр итә Интерфакс.

Якын арада тантаналы рәвештә ачарга да җыеналар. Инде һәйкәлне урнаштыру эшләре тәмамланган, аның янындагы җирне тәртипткә китерәсе бар, дип белдерә шәһәр хакимияте матубгат хезмәте вәкиле Сергей Тюрин.

Тюрин белдергәнчә, һәйкәл Ока һәм Орлик елгалары кушылган яр буенда урнашкан. 1566 елда Явыз Иван фәрманы белән нәкъ шушы урында Орел шәһәре барлыкка килгән.

Һәйкәлнең урынын алыштыру турындагы карар шәһәр төзелеше шурасы утырышында кабул ителгән.

"Баштарак яшьләр театры янында урнаштырылырга тиеш иде. Ләкин кешеләр, туган якны өйрәнүче белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре каршы килде. Аннары депутатлар һәйкәл ТЮЗ бинасын каплар дип санадылар. Шуңа күрә аны Ока яры буенда урнаштыру турында карар кабул ителде," ди Тюрин.

Хәзер, аның сүзләренчә, "халык тынычланды, канәгатьсезләр калмады".

Русиядә Явыз Иванга беренче һәйкәл Орел шәһәрендә 3 август көнне ачылырга тиеш иде.

Җәмәгатьчелек һәйкәл куюга каршы урам җыенына чыкты, шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше петиция төзеп, имзалар җыя башлады.

Орелның Заводской район мәхкәмәсе шәһәр хакимияте һәм шәһәр башлыгының Явыз Иванга һәйкәл куярга тырышуына каршыларның шикаятен тикшерә башлады. Мәхкәмә карары билгеле булганчы һәйкәлне кую тыелган иде.

Күптән түгел фән һәм мәдәният хезмәткәрләре Русия шәһәрләрендә Иосиф Сталин һәм Явыз Иванга һәйкәлләр куюны гаепләп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X