Чаллыга Айдар Җаббаров кайтты
Язмаларда - язмыш

Чаллыга Айдар Җаббаров кайтты

Танылган режиссер, Тинчурин театрының баш режиссеры иҗаты, тормышы, кызыклы истәлекләре белән уртаклашты.

«Энергетик» мәдәният сараенда танылган режиссер Айдар Җаббаров белән очрашу үтте. Ул – мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен РФ Президенты премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташыбыз, Россия милли театраль «Алтын битлек» иясе. Чараны ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин алып баруы бик отышлы булды. Без – тамашачыларда җылы тәэсирләр калдырды.

«Кешеләрнең яхшы сыйфатларын урлыйм»

Сүз Айдар Җаббаровның Чаллыга мөнәсәбәтеннән, тәэсирләреннән башланды. Туган шәһәре турында ул аеруча җылылык белән сөйләде, шаяртып: «Чаллыдан соң мине инде бернәрсә дә куркытмады, театрдагы теләсә нинди «махинация»ләргә тотына алдым», – диде. Остазларына килгәндә, гади кешеләрдән дә күп нәрсәгә өйрәнүен әйтте.

– Мин поездда бергә чәй эчеп, төнлә сөйләшеп барган апа-абыйлардан да сабак алам. Идеяләрен, дөньяга карашларын, фәлсәфәсен, әйбәт сыйфатларын үземә «урлыйм». Яхшы мәгънәдә. Укырга бик яратам. Балачактан киләдер ул сыйфат. Әти-әнием «КАМАЗ»да эшләде, күп вакытымны мәктәптә яки театр мәктәбендә үткәрдем. Укытучыларымнан бик уңдым, зур рәхмәт аларга.

Бүген биредә күп еллар күрешмәгәннән соң беренче укытучым белән дә очраштык. Театр мәктәбенә килгәндә, Россиядә бүтән андыйны – балалар өчен нәкъ театр институты формасында укыту рәвеше булганны күргәнем юк. Ул көчле дисциплина булган, татар рухы, милләтебезнең данлы шәхесләре белән таныша торган урын, – диде. 

Зөләйха Минһаҗева, Ләлә Хәбибуллина Айдар Җаббаровка теләкләрен җиткерде
Зөләйха Минһаҗева, Ләлә Хәбибуллина Айдар Җаббаровка теләкләрен җиткерде

Сәхнәгә 24 ел шул мәктәптә белем бирүче Ләлә Хәбибуллина чыкты. Ул Айдарга 8 ел буе актерлык осталыгы серләрен төшендергән. Шунысы кызыклы, булачак режиссер укыган төркемдә гел малайлар гына укыган. 8 бала.

– Моның бернинди авырлыгын да сизмәдем. Шулхәтле акыллы, әти-әнисенең дөрес тәрбиясен алган малайлар. Аларның өчесе театр юнәлешендә белемнәрен дәвам итте – Айдар, ТР атказанган артисты Динар Хөснетдинов һәм Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган, Әтнә драма театрында эшләүче Илназ Шакирҗанов.

17 укучым театр белемнәрен төрле институтларда дәвам итте. Шуларның 9ы театр өлкәсендә эшли, – дип уртаклашты ул. Аны алкышлар белән озаттылар.

Шәһәр Башкарма комитеты урынбасары Венер Харисов:  Айдарны күрү белән: «Ничек соң укыган мәктәбең?» – дип сорадым. «Спорт залы бик әйбәт. Калган җиренә ремонт кирәк», – диде (елмая). Булдырырбыз, анысын да. Без синең белән горурланабыз. Әти-әниләрең, укытучыларың да горурлана. 

Мин аңлар идем, 2 гимназиядән шундый режиссер чыкса, Гали Акыш лицее яки 29нчы гимназияне тәмамласа. Гади 46нчы мәктәп. Саф татар мәктәбе дә түгел. Шуны тәмамлаган егетебез, карагыз әле, нинди югары уңышка иреште. Бу бит, уйлап караганда, башка сыя торган әйбер түгел. Ул, әлбәттә, аның үзенең хезмәт нәтиҗәсе, әти-әнисенеке. Һәм инде татар теле, әдәбияты укытучыларыныкы дияр идем. 

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева кунакка Чаллы энциклопедиясен һәм үзенең җырлар китабын бүләк итте.

– Куясы спектакльләрең, халыкка җиткерәсе килгән фикерең, сәнгать дөньясында үз сүзең, үз тавышың булсын, ләкин һәрчак сине яратучы, иҗатыңны күзәтеп баручы, сине һәрвакыт көтеп торучы туган калаң Чаллы икәнен онытма, – диде шагыйрә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов: Конгресста сөйләшү булды. Мин әйтәм: Чаллыга барачакбыз, чөнки анда ниндидер күтәрелеш бара, ниндидер феномен барлыкка килде. Быел Тукай премиясенең икесе Чаллыга китте. «Бәллүр каләм»нең Гран-прие дә Чаллыга китте, Резидә Юсуповага. Чөнки республика газеталарының иң яхшы баш мөхәррире сезнеке дип табылды. Моның бит сәбәпләрен эзләргә кирәк, дим. 

Димәк, ничәдер ел элек бу кешеләрне тәрбияләр, аякка бастыру өчен кемнәрдер зур хезмәт куйган. Аның нәтиҗәсен без бүген күрәбез. Моны өйрәнергә кирәк. Бүген без Айдар Тәлгать улын зурлыйбыз икән, димәк, ул шундый мохиттә үскән. Ул мохит безгә милли үсеш өчен кадерле булган сыйфатларны тәрбияли алган. Мәскәү, Петербургта укыса да, андагы зур театрларда эшләсә дә, шушы мохит аны тарихи ватаныбызга алып кайткан. Ул үзен биредә кадерле кеше итеп күрә.

Кешене картайгач кына зурлау ул бит яхшы әйбер түгел. Яшьләрне зурласак, күпмедер дәрәҗәдә аванс бирәбездер. Айдарга бүген 35 кенә, 42 яшьләр тулгач, ул укучылар алып, яңа Айдарларны, яңа татар патриотларын тәрбияләсә, яхшы булыр иде.

М. Вахитов исемендәге 2 гимназиянең
М. Вахитов исемендәге 2 гимназиянең "Тылсым" театр студиясе чыгышы

Драматург, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр Айдар Җаббаровны: «Үзенчәлекле, үз сүзен әйтә белә торган, үз алымнары, үз стиле булган режиссер», – дип атады. Ул үзе белән булган кызык күренешне сөйләде.

– Бүләккә аңа үземнең пьесалар җыентыгын алган идем. Тышлыгына язарга вакыт булмады. Юлда уйлыйм, башымда ике сүз бөтерелә: «Үкенечкә калмасын», шул хакта язарга кирәк, дим.

Балалар белән очрашуда Айдар: «Өйрәнә торган темаларымның берсе – үкенеч», – ди. Дөрес ишетәмме соң, дип шаккаттым. Космоста элемтә бар бугай, димәк, без бер нәрсәләр турында уйлыйбыз, – дип ярымшаярткач, уртак проектлар булырына да ышаныч белдерде.


«Дәү әнием әкиятләрен әле дә хәтерлим»

Әңгәмә барышында Факил Сафин кунактан әби-бабалары турында сорашты. Айдар балалар бакчасына йөрмәвен әйтте. Күп вакытын әнисенең әнисе белән авылда үткәргән икән. Әбисе 57 ел мәктәп директоры булып эшләгән.

– 7 яшькә кадәр «р» авазын әйтә алмаганмын, дәү әни минем белән күп шөгыльләнгән. Аннары мәктәпкә кадәр ул көн саен миңа яңа әкият сөйли иде. Ничек сабырлыгы җиткән?! Китаплар юк иде, стенадагы келәмнең рәсемнәренә карап, дәвамын сорый-сорый, сәгать ярымлап әкият тыңлап ята идем.

Төп персонаж белән ничектер, адашлар була идек, серле урманнарга да барып, ай-йолдызларга да мендек. Кайберләрен әле дә хәтерлим, – диде якташыбыз.


Актер театрда ачыламы, кинодамы?

«Актерны бары театр гына актер итә, кино түгел» дигән фикер бар. Айдар Җаббаровның исә моңа карата үз җавабы бар.

– Бүгенге көндә чын кинолар бик аз чыга. Тарковский, Рязановлар кебек актер белән эшләүче режиссерлар юк диярлек. Чөнки ул өлкә коммерциягә нык бәйле.

Киноны режиссер түгел, продюсер куя. Съемканың бер көне дә бик күп чыгымнар таләп итә – камералар, операторлар һ.б. Шуңа тиз-тиз генә төшерергә тырышалар. Ул шартларда актер җыелган штампларын, ысулларын гына куллана, тамашачыга яңалык бирә алмый. Ә менә театрда вакыт күбрәк, режиссерлар актерның әзер ысулларын «оныттырып», аңа өр-яңадан үз-үзен ачу мөмкинлеген тудыра.

Айгөл Әхмәтгалиева, язучы:  Миңа иң ошаганы, иң тетрәндергәне – Айдарның символлар белән шулкадәр оста эшләве, шулкадәр тирән аңлап эш итүе. Әйтик, Әлмәт театры Туфан абыйның «Ат карагы»н алып килде. Режиссер тәгәрмәчләрне нинди максаттан сәхнәгә керткәндер, мин анда татарның фаҗигале язмышын да, кеше кадерсезлеген дә, әллә никадәр мәсьәләләр күрдем. 

Аннары япон авторының «Көл» спектакле. Анда нибары ике актер уйнады, тик алар сәхнәдә бөтенебезнең дә язмышын күрсәтте. Сәхнәне туралган кәгазь тутырган иде. Кәгазь кебек язмышлары туралып, юкка чыгарылган татар шәхесләре турында уйландыра. 

Кәрим Тинчурин театрына «Хыял артыннан» дигән спектакльне барып карарга киңәш итәм – Айдарның күңелен аңларга бер ачкыч булыр ул.

Айгөл Әхмәтгалиева:
Айгөл Әхмәтгалиева: "Айдар символлар белән оста эшли"

Танылган режиссер театрны лабораториягә тиңләде.

– Мин спектакльләрне формаль эшләргә яратмыйм. Темаларны барлыйм. Әйтик, 2-3 кенә кеше яшәгән авыл. Шуны тикшерәбез, өйрәнәбез һәм спектакльгә әйләндерәбез. Аны яратып карыйлар. Чынлап «казынсаң», тамашачы да моны күрә. Ә киңрәк алганда, театр – үзебезне аңлар өчен, татар милләтендә нинди «авырткан» урыннар, җитешсезлекләр бар, шуны күрер өчен кирәк.

Айдар Җаббаров тамашачының әсәрне аңламавы турында борчылып, уйланып, кызыклы бер нәтиҗәгә килгән.

– «Тормышмы бу» спектаклен чыгарган вакыт. Чаллыдан бергә үскән егетләр килде. Гаяз Исхакый, фәлсәфи әсәр. Болар карый, мин күзәтәм – ошармы-юкмы дип борчылам.

Спектакль бетүгә: «Ошадымы?» – дим. Нинди фикер алышу?! «Анда бер матур актриса бар, шуның белән таныштыр әле», – диләр. Гайрәтем чикте, тагын бер чакырсаммы боларны, дим. Чыннан да, 5 еллап театрга якын да китермәдем. Аннары сынап карарга булдым. «Ситса туй»га чакырдым, көлеп-елап киттеләр. «Тагын нәрсә бар?» – диләр. «Казанга килегез», – дим. Катлаулырак спектакльгә килделәр. Кыскасы, әкренләп мин аларны «Көл»гә кадәр үстердем. Яратып, аңлап чыктылар.

Винер Харисов:
Винер Харисов: "Айдар гади 46нчы мәктәпне тәмамлап, нинди зур уңышка иреште"

«Эш акчада түгел»

Айдар Җаббаров беренче булып Лев Толстойның «Беглец», Достоевскийның «Мечтатель»ен куйды. Гаҗәп бит! Исемнәрен бөтен Россия тамашачысы белгән актерлар, илкүләм танылган режиссер, СССРның халык артисты Галина Волчек кына ни тора! Факил Сафин яшь кенә татар егетенең алар белән эшләргә ничек тәвәккәлләве белән кызыксынды.

– Алда куркусызлыгым турында әйткән идем. Бөтен нәрсәнең аяклары Чаллыдан үсә. Мактанып әйтүем түгел, мисал гына китерәм. Галина Волчек үз эшләремне күрсәтергә тәкъдим итте. «Современник»та демократия, просмотр вакытында ул труппасын чакыра да, бөтенесе белән киңәшләшеп чыга. 2–3 сәгать үтәргә мөмкин. Мин алып килгән ике өзекне карады да, үзенекеләргә борылып: «Бүген фикер алышу булмаячак», – диде.

Миңа: «Хезмәт кенәгәңне алып кил, сине эшкә алам», – диде. Ә минем кенәгәм – Камал театрында. Эш шунда, ГИТИСка бюджетка укырга кергәч, Татарстан хөкүмәте (Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт) миңа 5 ел буена ай саен хезмәт хакы түләп барды. Шуңа эш эзләп интекмәдем, тәүлегенә 24 сәгать укыдым да укыдым.

Галина Борисовнага аңлатам, миңа стипендия түләп бардылар, дим. Ул: «Син аларга күпме акча тиеш? Хәзер түлим, син ирекле булачаксың», – ди. «Эш бит акчада түгел, анда – минем туган ягым, өем», – дидем.

Айдар Җаббаровка – медальләр

Чаллы татар җәмәгатьчелеге Бөтендөнья татар конгрессына Айдар Җаббаровны «Татар милләте каршындагы казанышлары өчен» дигән медаль белән бүләкләү турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, документлар раслангач, әлеге бүләкнең тапшырылачагын хәбәр итте, ә очрашуда Васил Шайхразиевның Рәхмәт хатын җиткерде.

Факил Сафин танылган режиссерга Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия медале һәм дипломы тапшырды. Ул шулай ук шәһәребездә яңа проект – очрашулар циклы башлануын, аларның Чаллы белән бәйле, уңышка ирешкән иҗат кешеләренә багышланачагын да хәбәр итте.

Кичәне «Болгар» бию театры солистлары, Диләрә Камалова, ТР халык артисты Равил Галиевның вокаль чыгышлары бизәде. Очрашу тамашачылар, кунакларның бергәләшеп башкарган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фото авторлары: Фларит Хәмитов, Валентина Ибраһимова

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев