Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Мәликә имәнеп китте. Анда иконалар, тәреләр тора иде»

Урамда буран улады. Тәрәзәләргә шакый-шакый, бәрелә-сугыла йөрде дә кинәт тынып калды ул. Мәликә карчык пәрдәсен күтәреп тышка карады. Күршесенең гөлтләп балкыган йорты караңгылыкка чумган иде.

— Әллә, Ходаем… чирләштереп тә йөри иде…
Өйдә кия торган киез каталарын да алыштырмыйча, ул утсыз йортка таба атлады.
Сукмакны югалтып, читкә чыгып-чыгып алды, аякларына юеш салкынлык бәрелде. Кара бәрхет пәлтәсенә эре-эре күбәләк карлар кунды.
Күрше Мария — иң якын сердәше аның. Көнгә бер-ике кат күрешеп, дөнья хәбәрләре сөйләшеп алалар. Нәкъ шундый кичтә ул Мариянең бу йортка килен булып төшкәнен хәтерләде. Күршесе Миңнемөхәммәт аны сугыштан алып кайтты. Һәм авылдашларына бер генә җөмлә әйтте:
— Мине үлемнән алып калды бу кыз бала, — диде.
Әллә шул сүзләр тәэсирле булды, әллә үзе ятсынмады — Марияне авыл тиз үз итте. Мулла чакыртып никах укыттылар, Мәрьям дип исемен алыштырдылар.
Иң башлап аның янына Мәликә керде. Мария өйдә берьялгызы иде.
— Исәнмесез, яшь килен, Мин Мәликә атлы булам, — диде ул.
Мария да баш кагып исәнләште, әмма бер сүз дә кайтарып әйтә алмады. Мәликә тагын эндәшеп, сораулар биреп карады. Мария өлгергән арыш башагыдай тигез үрелгән чәчләрен әле алга, әле артка күчереп елмаеп торуын гына белде. И ул чакта Мәликәнең аны кызганулары! Ничек яшәр инде монда бу адашкан кош? Ни дип килгән инде, җә? Әнә шунда ул бер әйбергә игътибар итте: марҗа киленнең бәрхет пәлтəсе нәкъ Мәликәнеке кебек иде.
Әмма ике-өч ай дәшми йөргән Мария, бер-ике сүз белән булса да, кушылып сөйләшә башлады. Бер елдан инде ул шунда туып-үскән кайберәүләрне уздырып та җибәрде. Колхоз басуында чөгендер утаганда яңгыратып кычкырып көлүе авыл үзәгенә кадәр ишетелеп торыр иде. Аны кызганулар әнә шулай үзеннән-үзе эреп юкка чыкты…
Менә Мәликә, кар көртләрен ера-ера, аның янына йөгерә. Артыннан, Мариянең яулыгыдай, кап-кара төн сөйрәлеп килә. Әллә нинди ямьсез, шомлы төн…
— Сал әле бу кара яулыгыңны, — диде аңа Мәликә бер
тапкыр.
Мария, шкафтан алып, башына ак яулык бәйләде. Шул көнне басудагы хатын-кызлар аңа беренче кат Мәрьям дип эндәштеләр:
— Ак килешә икән сиңа, Мәрьям…
— Сылуга солы саламы да килешә, — дип җаваплады ул.
Инде күпме гомер үткән. Ирләреннән башка гомер кичерүләренә күпме еллар узган. Исәпли башласаң, очына да чыга алмассың… Ахирәтен гаҗәпләндереп әнә шул кара яулыгын ул янә эзләп тапты.
— Кара төс йөзне караңгылый. Безгә килешми инде хәзер, бәйләмә моны, — диде Мәликә карчык.
— Тимә, Мәликә, бәйлим әле, – диде ул һәм ахирәтенең күзләренә серле караш ташлады. Моңсуланып иелде дә идән астына төшә торган ике имəн тактаны ачып куйды.
Мәликә имәнеп китте. Анда, шәм яктысында, иконалар, эре-эре тәреләр күренеп тора иде…
— Ак яулыкны сезгә ярар өчен генә яктым. Идән асты һәм кара яулыгым — чын тормышым минем, Мәликә. Әлегә калар беркем дә турыда белмәде. Хәтта ирем дә, балалар да.
— Ник инде болар сиңа? Галимəң белән Талияң күрсә, яхшы булмас. Чит итәрләр үзеңне.
— Итмәсләр, — диде Мария, авыр сулап. – Минем сиңа иң зур васыятем бар…
Карчык тамак кырып куйды. Бераз дәшми торды.
— Нинди васыять? — диде Мәликә.
— Үлә калсам, берүк мине авылыгызга, мөселман зиратына күммәгез.
Авылдан бер адым беркая да чыгып карамаган Мәликә карчык дөньяда тагын ниндидер зиратлар булуын күз алдына да китерә алмады.
— Ни сөйлисең син? Исәрләндеңме әллә?
— Юк, – диде Мария. – Мине Шымыршыга төшерерсез. Нигәдер хәлем китеп тора әле.
Шымыршы — җиде чакрым ераклыктагы чуаш авылы, район үзәге. Авылдан шактый аска урнашканлыктан, анда баруны «төшү» дип сөйләшәләр иде.
— Юк, юк, – диде Мәликә. — Кызларың бар бит… Яхшылап уйла әле. Икесе дә күз алдыбызда үстеләр. Чукына белмиләр бит алар. Кияүләрең дә безнең кешеләр.
— Кызларым «бисмилла» да әйтә белми шул, – диде карчык, уфтанып.
— Барыбер уйла әле, иртәгә сөйләшербез… Ирең мәрхүмнең кабере дә Шымыршыда түгел, авылда. Аны яратып яшәдең ләса…
Мәликә кичә аның яныннан шулай хушлашмый гына чыгып китте. Үзенең чәнчеп-чәнчеп йөрәге авыртты. Төне буе йоклый алмады.
Менә янә кар көртләрен ера-ера күршесе янына йөгерә.
Ишекне ачуга, ул идән астында ялгыз шәмнең үрелеп-үрелеп өскә сузылуын күреп алды. Кап-кара тәреләр, иконадагы кешеләр нидер әйтергә теләп, тезелешеп, аңа карап торалар иде.
— Мәрьям, — дип кычкырды ул. — Күрше!..
Карчык дәшмәде. Мәликә капшанып кына утны кабызды. Күзләре өй буйлап күршесен эзләде. Берчак өнен алган идән астына иелде. Мария анда иде.
Җансыз гәүдәсенә кагылырга кыймыйча, урамга атылып чыкты. Тиз-тиз тирә-күршеләрнең ишеген какты.
— Мәрьям карчык вафат, — диде ул. — Нишлибез?
Өйгә авыл халкы җыелды. Комганнарын кыстырып, әби-чәбиләр килеп җитте. Түгәрәкләп, дисбеләр тезелде. Төнәтү — кем үлсә дә, карчыклар эше иде. Әмма карашлар идән астына төбәлде…
Күрше авылдан Галимəсе белән Галиясе килеп җиткәндә, идән асты ачык иде әле.
— Нишлибез? — диде карчыкларның берсе. — Өстебезгә гөнаһ алмабызмы?
Ике кыз да дәшмәде…
Шунда Мәликә:
— Ул Шымыршыдагы чуаш-урыс мазарлыгына илтергә васыять итте… — диде.
Барча җыелган халык телсез калды. Моңарчы әле авылның чуаш зиратына аяк атлаганы юк иде.
Ул төннең шомлылыгын Мәликә генә белде. И ул төннең озынлыклары!.. Кешеләр керделәр дә чыктылар. Дога укып төнәтәсе булмагач, карчыклар да калмады. Мәликә күршесен ташларга җөрьәт итмәде…
Иртәнге якта буран кузгалды. Көрәкләр тоткан ир-атлар белән бергә капка төбенә машина килеп туктады.
Карчыкны юасымы-юкмы, хәтта ни киендерәсен дә авыл халкы белми иде.
— Васыяте булмаса, ару-пакь итеп, үзебезнең зиратка куяр идек тә, – диде берсе.
Кара бәрхет пәлтәсен дә салдырмыйча, карчыкны кызыл ашъяулыкка төреп, әрҗәгә чыгарып салдылар да өстенә юрган яптылар.
Өстендәге шушы пәлтәсен киеп авылга килән булып төшкән иде ул. Килгән көненнән һәр йортта үз кешегә әверелде.
Аны авыл ирләре аеруча хөрмәт итте. Мариягә ияреп, авылга яңа һөнәр кайтты: көмешкә ясау. Аны йорттан йортка йөрттеләр. Авыл хатыннары барысы да бу өлкәдә белгечкә әйләнде. Өй күтәрсәләр дә, йорт түбəсе япсалар да, Мария кирәк булды. Тора-бара көмешкәсез салам да өелмәде, печән дә чабылмый башлады. Ул хаҗәт арта, киңәя генә барды… Бүген көмешкә дигән зәхмәтнең Мариягә бәйле булуын да оныткан ир-атлар аны озата баралар. Аларның да инде күбесе — намаз картлары. Хәзер көмешкә бокаллары оныклары кулында.
— Ярар, зиратта берәр каравылчы бардыр әле, сорашырбыз. Үзе теләгәнчә куярга кирәк, — диде кайсыдыр. Сүз шуның белән бетте. Машина кузгалып китте.
Урамда буран улады.
Ул көнне авыл үзенә урын табалмады. Мария карчык белән бергә юлга чыккан ирләр дә кызганыч иде.
Мария карчыкны үз гореф-гадәтләре белән җиргә иңдерүчеләр табылды. Аларга дүрт ярты белән түләделәр. Кайтыр юлда ирләр, тел йоткандай, сүзсез булдылар. Буран аша
күренгән ике нокта гына аларны телгә китерде.
— Җүнле кешенең эте дә чыкмастай көнне кем балалары болар?
Ирләр кымшанып куйды, бүрекләрен колакчыннан төшереп бәйләделәр.
Ул арада машина шәүләләр янына җитеп тукталды. Япь-яшь, алсу алмадай битле кыз белән кашларын кар сарган озын буйлы бер егет әрҗәгә сикереп менделәр.
— Син Гарифулла малае, әйеме? — диде картларның берсе.
— Әйе.
– Кыз кемнеке?
— Анысы килен була инде, — диде егет. — Исеме — Мария. Кайткач, никахка керерсез. Егет кош тоткандай елмайды.
Ә әрҗәдә буран улады…
Ул, тынычлыкны бозып, битләргә-кулларга ябырылды. Күзләргә сыланды. Буран капка төпләрендәге аяк эзләрен күмәргә өлгерә алмады. Йорт саен туң тәрәзәләрдән кеше шәүләләре чалымланды. Авыл ир-атларны көтә иде.

Фирүзә Җамалетдинова

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев