Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Серле тавыш үлемнән саклап калды

Хәзер дә, егерме биш елдан соң да уйлыйм: кем эндәште соң миңа ул чакта? Ул көнне ниндидер көч шулай итеп үлемнән алып калды.

Мин еш кына сәер хәлләргә юлыгам. Ничек шулай килеп чыга – һич аңламыйм. Бер очракны гына язып үтәм.

Мин шактый еллар ир-ат кулы тимәгән йортка килен булып төштем. Өй яртылаш черегән, каралты-кураның күптән “биле сынган” иде. Әнием, ачуланып: “Кияүгә салынып ятма, мал врачы эшеннән күпме акча алмакчы буласың, җитмәсә ул эшнең көне дә, төне дә юк, сыер саварга кер! Бу хуҗалыкны аякка бастыру өчен икәүләшеп җигелеп тартсагыз да таманга килер әле”, – диде. Тыңладым әни сүзен. Ул вакытта өйне утын ягып җылытабыз. Сәгать өчтә торып мичкә ягам да, томалап, эшкә китәм. Балаларым җылыда калгач, борчылмыйча эшлим.

...Ул көнне эштән гадәттәгедән соңгарак калып кайттым. Шунлыктан өйгә кереп тормадым, мунчадан су алып чыгып, чиләк тотып, сарайга кереп киттем. Сыерны саудым да, ишегалдына чыгардым. Элек һич кенә дә алай итми торган идем. Почмакта калган сөтле чиләгемне алырга дип, сарайга таба юнәлдем һәм Нурисламның: “Миләүшә!” – дигәнен ишетеп, борылып карадым – күренми. Өй алды ишеген барып ачып карадым – юк ирем, келәтне ачып карадым – юк. Әй, әйтәсе сүзен кергәч әйтер сәнә дип, сарайга таба киттем. Кинәт бик каты чытырдаган тавыш ишетелде һәм сарай дөмбердәп ишелеп төште. Көтелмәгән күренештән хәлсезләнеп җиргә чүктем: “Йә, Хода, ярты минут кына алдан керсәм дә, шул хәрабә астында изеләчәк идем бит!” – дигән уйдан чәч төпләрем шабыр тиргә батты. “Нәрсә булды?” – дигән тавышка борылып карасам, Нурислам ишелгән сарайга карап каткан.
– Ярый әле син эндәштең! Сине эзләп йөрмәсәм!.. – дим. Ул:
– Нишләп эндәшим мин сиңа, әле дөбердәгән тавышка уянып кына чыктым бит, – дигәч, исләрем китте.

Хәзер дә, егерме биш елдан соң да уйлыйм: кем эндәште соң миңа ул чакта? “Коймакка” әйләнгән чиләкне табып алганда тагын бер тапкыр үлем турында уйладым. Ничек якын йөри безгә әҗәл, ә нигә сыерны ишегалдына чыгардым? Ул көнне ниндидер көч шулай итеп ике җан иясен үлемнән алып калды.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: серле дөнья