Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Арыганлык – авыру?

5нче хастаханә табибы Гөлназ Хисамиева белән әңгәмә.

Хәзерге вакытта күпләр арыганлыктан зарлана. Эшләп кайтканнан соң яки, әйтик, имтиханнар биргәннән соң гына түгел, ә үтми торган халәт булганга борчыла. Иртән уянуга ук арыдым, диләр. Табиблар моңа нинди аңлатма бирә, нәрсә белән бәйли? Сорауларыбызны Чаллыдагы 5нче хастаханәнең терапия бүлеге мөдире Гөлназ Хисамиевага юлладык. 

– Гөлназ Альбертовна, ару хисе кешедә нинди очракта даими күзәтелергә мөмкин?
– Бу йокы җитмәүгә, туклану сыйфатына һәм күләменә, йоклар алдыннан артык физик яки акыл эше белән шөгыльләнүгә бәйле булырга мөмкин. Шулай ук хроник авыруларның көчәю стадиясендә дә кеше үзен шулай хис итә. Яки кешедә үзе дә белмәгән ниндидер авыру булырга мөмкин. 
– Сүз нинди авырулар турында бара?
– Әйтик, аутоиммун тиреодиты кебек калкансыман биз авырулары, зоб, гипотериоз һ.б. Йөрәк авырулары – гипертония, кан тамырлары атеросклерозы, йөрәк ишемиясе авыруы. Ашказаны-эчәклек авырулары, шикәр диабеты да шундый симптомнар бирергә мөмкин. Күптән түгел хастаханәбезгә бер ир-ат мөрәҗәгать итте. Аңа 40 яшь тирәсе. Ул тиз арыганлыгын әйтте, йоклап алгач һәм ашаганнан соң да хәленең яхшырмавын, еш кына ашказаны тирәсе авыртуын, иртән күңеле болгануын, еш сусавын, шуңа хәтта төнлә дә уянуын әйтте. Сораша башлагач, аның соңгы дүрт-биш елда бер генә медицина тикшеренүе дә үтмәве билгеле булды. Безгә дә аны ашыгыч ярдәм хезмәте эш урынынан алып килде. Диагностика үткәргәч, анализлар алгач, анда шикәр диабеты булуы ачыкланды. Аның канында шикәр күләме бик югары иде. Сусавы, авызы кибеп төнлә уянуының сәбәбе аңлашылды. Шулай ук ашказанында да проблемалар – зур булмаган эрозия таптык, хроник панкреатитның ялкынсынган вакыты икән. Моның өстенә, тазаруның икенче дәрәҗәсен билгеләдек. 
– Мондый очракларда сез нинди киңәшләр бирәсез?
– Беренче чиратта һәркемгә диспансеризация үтәргә киңәш итәм, эш урыны буенча да тикшерелергә мөмкин. Терапевтка күренү, лаборатор тикшеренүләр, эчке органнарга диагностика үткәрү яхшы. Анализлар начар булган очракта табиб сезне тар белгечкә юллый ала. Ә ул үз чиратында үз күзәтүе астына алачак, дәвалау билгеләячәк. 
– Авырулар табылмаган очракта да ару нәрсә турында сөйләргә мөмкин?
– Бу туклану белән бәйле булырга мөмкин. Йоклар алдыннан артыгын ашаса, иртән арып уяначак, чөнки организм төне буе эшләп чыга дигән сүз. Өстәвенә, эче дә авыртырга мөмкин – тагын йокы туймый. Шулай ук кешегә йокы да җитмәскә мөмкин. Безнең организмга 8 сәгать йокы кирәк. Төнлә сыйфатлы итеп ял итмәсә, кеше иртән хәлсез була, игьтибарын туплый алмый. Хәзерге вакытта интернетта биоритмнар турында сөйләгәндә дүрт-биш сәгать йокы да җитә дигән фикер ишеткәнем бар. Мин моның белән килешмим. Тулы куәткә яшәү, эшләү өчен йокы җитәрлек күләмдә булырга тиеш. 

Фото Гөлназ Хисамиевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев