Шәһәрдә грипп очраклары теркәлә башлады.
Өзлегүчеләр дә бар – кайбер пациентларда үпкә ялкынсынуы да (пневмония) күзәтелә.
Татарстанда нигездә дуңгыз гриппы буларак билгеле булган А(H1N1)pdm09 вирусы тарала. Республикада соңгы атналарда теркәлгән 78 грипп очрагының барысы да диярлек шушы төргә карый. Ул авыруның катлаулы формасын һәм җитди өзлегүләр китереп чыгарырга сәләтле.
«Шәһәр халкы арасында грипп белән авыру очраклары инде бар, шул исәптән тормыш һәм сәламәтлеккә янаучы катлаулы өзлегү – үпкә ялкынсынуы да очрый», – дип кисәтте Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова.
Авыру гадәттә кинәт башлана: температура 39-40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, туңу, көчле баш авыртуы, мускуллар һәм буыннар сызлау, хәлсезлек, коры ютәл барлыкка килә. Балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатын-кызларга һәм хроник авырулары булган кешеләргә үз сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Татарстан буенча атна саен 11 меңгә якын кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ), грипп һәм COVID-19 очраклары теркәлә. Соңгы атнада респиратор инфекцияләр арасында грипп өлеше дүрт тапкырга диярлек арткан. Сезон башыннан 166 грипп очрагы ачыкланган.
Шул ук вакытта авыру очракларының гомуми күләме әлегә эпидемик бусагадан түбән кала. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте. Әлеге идарәнең Чаллыдагы территориаль идарәсе җитәкчесе Лемуза Нәфыйгуллина белдерүенчә, 23 ноябрьгә шәһәребездә – 1530 ОРВИ, 25 грипп очрагы теркәлгән.
Белгечләр фаразлавынча, авыру очракларының иң күп күзәтелгән чоры декабрьнең соңгы ун көнендә көтелә. Республиканың медицина учреждениеләрендә битлек режимы кертелә, ә халыкны профилактика кагыйдәләрен үтәргә чакыралар. Вакцинация дәвам итә, әмма Чаллыда аннан файдаланучылар саны әлегә түбән дәрәҗәдә кала. Медиклар искә төшерә: прививка ясаткач иммунитет якынча ике атна эчендә формалаша, шуңа күрә үзеңне авыруның авыр формасыннан саклап калыр өчен әле мөмкинлек бар.
Нет комментариев