Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Елга бер тапкыр нинди тикшеренүләр үтәргә кирәк?

Нутрициолог Чулпан Мөслихова киңәшләре.

Кемнәргә анализларны тикшереп тору мөһим соң? Ничә яшьтә, нинди җенестә булуына карамастан, елга бер тапкыр булса да барлык кешегә дә төп анализларны бирү киңәш ителә. Ә инде аерым бер төркем кешеләргә тикшеренеп тору сәламәтлекләре өчен бик мөһим. Болар – 40 яшьтән өлкәннәр, хроник авырулары булган кешеләр, нәселләрендә еш очрый торган авырулар булучылар, начар гадәтләре булган кешеләр, тузан, химикатлы урыннарда эшләүчеләр, бик еш стресска бирелүчеләр.

Кешеләрнең чек-ап чаралары бер-берсеннән аерылып торырга да мөмкин. Мисал өчен, 25 яшьлек бәби алып кайтмаган пациентның һәм 45 яшьлек климакс чорына кереп баручы хатын-кызның организм күрсәткечләре бер үк була алмый. Яки 55 яшьлек ир-атның простата бизенең функциясе бозылу ихтималы бар, ә 25 яшьлек егеттә әлеге патология куркынычы юк диярлек.

Ләкин бөтен кешегә дә бирергә тиешле төп анализлар да бар: кан, сидек анализы кебек.

Кан анализы

Канның гомуми анализы (ОАК) — иң гади анализ. Аны үзегезнең поликлиникада бушка да бирә аласыз. Гадәти генә анализ булуына карамастан, ул организмда инфекцияләр, бактерияләр, вирусларның, паразитларның булу-булмавын күрсәтә. Ялкынсыну, анемия бармы-юкмы икәнен билгеләргә ярдәм итә, витаминнар һәм минералларның беренчел дефицитын күрсәтә.

Канның биохимик анализы аксым, углевод, липид һәм минераллар алмашы процессының торышын билгели. Әлеге төр анализ табибларга йөрәк, бөер, бавыр, ашказаны асты бизе һәм башка органнар торышына анализ ясарга ярдәм итә. Холестерин, билирубин, глюкоза, аксым күрсәткечләрен белеп була.

Сидек анализы

Сидек анализы – бөерләрнең ничек эшләвен, аңа йөкләнгән «эш» белән көрәшә ала-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итә.

Копрограмма — ашказаны, үт куыгы, эчәклек, ашказаны асты бизенең торышын күрсәтә.

Гомоцистеин — йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауда мөһим урын алып тора. Инфаркт, инсульт куркынычын булдырмау өчен бирү кирәк. Гомоцистеин В6, В9, В12 витаминнарының дефицитын да ачыкларга ярдәм итә.

Анализлар бирүгә әзерләнү

Анализ бирергә 2-3 көн алдан стрессны, физик йөкләнешне, начар гадәтләрне киметергә кирәк. Күп кенә витамин, минераллар анализның нәтиҗәләренә йогынты ясый, шуңа күрә аларны 1-2 атна алдан эчми башларга кирәк. Кан анализы иртәнге якта тапшырыла – 12 сәгатькә якын ашамый торыгыз. Кан бирәсе көнне иртән бер стакан чиста су эчеп барыгыз. Шулай иткәндә канны алу җиңелрәк булачак.

Гомумән алганда, елга бер тапкыр чек-ап яки диспансеризация узу физик сәламәтлеккә дә, сезнең психологик халәтегезгә дә уңай йогынты ясаячак. «Кисәтелгән – димәк, коралланган» дигән гыйбарәне истә тотыйк.

Елга бер тапкыр бирергә киңәш ителә торган анализлар исемлеге

Хатын-кызларга:

✅ гомуми кан анализы + СОЭ

✅ гомуми белок

✅ ТТГ, Т4 һәм Т3 св., АТ-ТПО, АТ-ТГ

✅ Гликированный гемоглобин

✅ Ферритин

✅ Глюкоза

✅ Инсулин

✅ Гомоцистеин

✅ Гомуми сидек анализы

Хроник арганлык, стресс булса:

✅ D витамины

✅ B12 витамины

✅ B9 витамины

Ашказаны белән проблемалар булса:

✅ Копрограмма

Ир-атларга:

- гомуми кан анализы + СОЭ

- ферритин

- глюкоза

- инсулин

- гомуми аксым

- мочевая кислота

- D витамины

- тестостерон

- ТТГ

- Т3 (св.)

- Т4 (св.)

Ашказаны белән проблема булса – копрограмма да өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев