Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Балалар симерүенә ничек юл куймаска?

Әти-әниләргә табиб киңәшләре.

Чаллыда 21нче октябрьгә кадәр  Бөтендөнья Сәламәтлек көненә багышланган "Тазаруны алдан кисәтү" ункөнлеге  уза.

Бу уңайдан шәһәрнең «Беренче санлы балалар стоматологиясе»нең баш табиб урынбасары, стоматолог Ралина Мөнәвир кызы Галиева киңәшләрен җиткерде. 

Безгә тешләре белән проблемасы булган балалар килә, шуңа игътибар иттек, алар арасында авырлыгы зур булганнар күп. Гомумән, балаларның симерүе, тазаруы, май басуы бүгенге көндә еш очрый. Бу халәткә китерүнең сәбәпләре төрле.
Шуларның иң беренчесе булып дөрес булмаган туклану тора. Әлбәттә, әти-әниләр балаларын артык сыйлыйлар, иркәлиләр, төрледән-төрле татлы ризыклар ашаталар.

Кечкенә вакытта сабыйның тулып торган бите, аяк-куллары бик матур, сабый сау-сәламәт тоела. Бала үсә, буйга тартыла. Әгәр дә хәрәкәтләнү аз булса, артык масса тәндә саклана. Моннан тыш, башка сәбәпләрне дә санап үтергә кирәк:
- Аз хәрәкәтләнү, вакытында йокламау;
- ⁠Нәселдән килгән авырулар;
- ⁠Гормоннар җитешмәве;
- ⁠Организмда шикәрнең нормадан артык булуы.

 

Авыруны балалар арасында ничек булдырмаска?

 1. Әлбәттә, дөрес яшәү рәвешен бөтен гаилә белән алып бару. Әти-әниләр иң беренче чиратта балаларны кайгыртырга тиеш.

2. Әмма истә тотарга кирәк, мәҗбүри рәвештә диеталар тоттыру, җәза өчен ашатмау, киресенчә артыгын ашату - бу дөрес гамәлләр түгел.

3.Көндәлек азык-төлек рационына яшелчәләр, җиләк-җимешләр, үләннәр, ит, сөт ризыкларын кертергә кирәк. Балык, йомырка, эремчек, сыр кебек ризыклар көн аралаш булырга тиеш. Бу ризыкларда төрле витаминнар, организмның үсүе өчен кирәкле матдәләр күп. 

4. Ризыкларны майда кыздырып түгел, ә парда пешерергә кирәк. Чөнки анда витамиинар күбрәк саклана.

5. Яртылаш әзер продуктлар (ярымфабрикатлар), баллы ризыклар, камыр ашларын ашауны рационында киметергә кирәк.   

6. Тагын бер бик мөһим киңәш - балаларга телефон, телевизор, компьютер алдында ашауны тыярга. Бу вакытта кеше күпме ашаган белештерми. Нәтиҗәдә ашкайнату процессы начар эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев