Чаллы табиблары пациентны коткардылар
Ир-атны 10 көн ясалма вентиляция аппаратына тоташтырырга туры килә
51 яшьлек ир-атны йогышлы авырулар хастаханәсенә авыр хәлдә алып киләләр – анда югары температура, көчле тын кысылу һәм туктаусыз ютәл күзәтелә. Компьютер томографиясе үткәргәннән соң үпкәләренең зур өлешенә зыян килгәне ачыклана. Пациентны реанимация бүлегенә урнаштыралар.
“Безгә китергәндә пациентка сулыш алу авыр иде, ул горизонталь хәлдә тора алмый иде, аның үпкәләрен ясалма вентиляциягә тоташтырдык” ди реанимация бүлеге мөдире Ришат Хәкимов.
Ир-атның хәле бик катлаулы кала бирә. Табиблар аның тормышын саклап калыр өчен интенсив терапия куллана. 8нче көнгә алар трахеостомия үткәрә. Шуннан соң аның хәле яхшыра башлый.
“Пациент ИВЛда 10 көн булды.Башта без ситуациянең яхшы тәмамланачагына өмет бирмәдек, тик команда белән эшләү һәм дөрес дәвалау нәтиҗәсендә уңай динамикага ирешә алдык”, – ди Ришат Хәкимов.
Хәзерге вакытта ир-атның хәле яхшы, аны өенә чыгарганнар.
Табиблар инфекцияләр чорында кисәтә – ютәл, тын кысылу, температура күзәтелгәндә үз вакытында табибларга мөрәҗәгать итү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев