Ютәлдән ничек котылырга?
Кышкы салкыннарда авыручылар, инде тереләм дигәндә ютәл төшеп, бик каты өзлегәләр.
Моны истә тотып, газета укучыларыбыз үзләре сынаган халык рецептлары белән бүлеште, аларны сезгә дә җиткерәбез.
Алсу Рәхмәтуллина, эшмәкәр:
– Нык йөткерә идем, буылып, сулыш алмыйча. Дустым Энҗенең рецепты миңа бик килеште, сезгә дә ярдәме тисен.
Рецепты: 1 зур суганны турыйбыз, 5 минут суда пешерәбез. Кич буе шул суны бал белән эчәбез. Иртәнгә йөткерү бетә. Файдасы тигән тагын бер әйбер – кәнәфер (гвоздика). Аны көн дәвамында исемә төшкән саен авызыма каптым да чәйнәп йөрдем – бөтен инфекцияләрне, ялкынсынуларны бетерә.
Тәнзилә Нуриева:
– Ике суган һәм ике алманы суга салып (суны суганнан бер-ике бармак өстәрәк булырлык салам), алма пешкәнче тотам. Шул савыттан алманы алып куям да, башны сөлге белән каплап, тирләп беткәнче 10-15 минут парда торам. Аннан суынганчы алманы ашыйм. Суын эчсәң бигрәк тә файдалы икән.
Эльмира Нуриева:
– Сөтне кайнатып, шуңа калак очында сода, куркума салам. Бер күкәйнең сарысын болгатам һәм өч тамчы йод салам. Аннары бер чәй калагы бал өстим. Шул катнашманы кайнар килеш болгатып эчеп, төнгегә төренеп ятам. Шуннан азрак хәлләнәм. Эчеп карагыз әле, файдасы тисен.
Фирүзә Хәмитова:
– Ютәлдән гап-гади кәбестә яфрагы ярдәм итте бит! Шаккаттым. Кәбестә яфрагын кайнар суга салып, 1-2 минут тотам да, өстенә бал ягып, күкрәк өстенә куеп йокларга ятам. Кысып торган футболка кисәң, төн буе урыныннан күчми ул. Дүрт көндә файдасын күрдем шуның.
Мөслимә Идрисова:
– Көчле ютәлдән духовкада фольгага төреп пешергән алма ярдәм итә. Мин ике көн рәттән пешкән алмаларны кайнар килеш ашадым, аннан соңгы көндә минераль суга 10 штук мукалтин төеп салып көн дәвамында эчтем.
Флера Кәримова:
– 100 гр ак май һәм шул ук күләмдә балны кушып, ванилин өстәп, катнашма ясарга кирәк. Шуны көненә 3 тапкыр берәр чәй калагы кабасың. Яки бер аш кашыгы балга ярты чәй кашыгы дарчин (корица) кушып, көненә 3 берәр аш кашыгы кабасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев