Сәламәтлек

Ютәлдән халык чаралары

Соңгы көннәрдә салкын тию һәм ютәл белән авыручылар артты.

Халык арасында ютәлне җиңеләйтү өчен төрле чаралар кулланыла. Аларның кайберләрен тәкъдим итәбез:
– Ак әрем (полынь) булыша, әз-әзләп гел эчеп куярга.
– Бака яфрагы (подорожник) төнәтмәсе (яки аптекадан «Гербион» с подорожником от сухого кашля).
– 1 стакан кайнаган сөт + 1 чәй калагы бал + йомырка сарысы + калак очында әз генә сода + 3-4 тамчы йод салып эчсәң, яхшы була.
– Исландия мүге (исландский мох) (1 стакан кайнар суга 1 чәй калагы үлән салып төнәтәбез, көн буена бүлеп эчәргә, әче булса, су өстәргә).
– Ярты стакан кайнар сөткә ярты стакан минералка (Боржоми) өстәп эчәргә.
– Пихта мае бик булыша (температура булмаганда, шул май белән арка-күкрәккә массаж ясарга).
– Ингаляцияләр.
– Тамак төбен гел дымландырып торырга: шалфей таблеткалары, үлән чәйләре, кура җиләге төнәтмәсе һ. б.
P.S. Халык чараларының кайберләре сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә аларны кулланганчы табиб белән киңәшләшү мөһим.
 


киңәш-табыш

Нет комментариев