«Күкрәк бизендәге яман шеш нәселдән килүчән»
Сәламәтлек

«Күкрәк бизендәге яман шеш нәселдән килүчән»

Күкрәк бизендәге яман шеш барлыкка килүгә нәрсә тәэсир итә? Чаллыдагы 2 нче хастаханәнең хирургия бүлеге хирург-онкологы Тимур Ямаев аңлатты.

Октябрьдә бөтен дөньяда күкрәк бизләрендәге яман шеш турында халыкка мәгълүмат җиткерү айлыгы уза. Шул уңайдан Чаллыдагы 2 нче хастаханәнең хирургия бүлеге хирург-онкологы Тимур Ямаев белән әңгәмә кордык. Тәҗрибәле белгеч авыруны кисәтү һәм дәвалау турында үз киңәшләрен бирде.

– Тимур Таһирович, бүгенге көндә яман шешне иртә ачыклауның нинди төп ысуллары бар, кайсылары иң нәтиҗәле дип санала?
– Диспансеризация кысаларында һәркемнең бушлай тикшеренү үтү мөмкинлеге бар. 40 яшьтән узган хатын-кызларга киста кебек үзгәрешләр табылган очракта елга бер тапкыр, табылмаса ике елга бер маммография узарга киңәш итәм. Анда шикле шешләр табылса, пациент өчен киләсе этап – УЗИ  аша тикшеренү һәм маммологка күренү. Ул белгечләр кирәк дип тапса, онкологка юлларга мөмкин. Шешнең яман булу-булмавын, төрен ачыклау өчен биопсия алына. Иртә ачыклау өчен иң мөһиме – табибка баруны кичектермәскә кирәк.
– Ә 40 яше тулмаган хатын-кызларга нишләргә?
– Аларга үзләренең акушер-гинекологына күренеп торырга, айга бер үз күкрәк бизләрен үзләренә капшап тикшерергә кирәк. Имчәктән сыеклык чыкса (аеруча кара һәм кызыл төстә булса), төер барлыгына шик булса, шифаханәдәге онкологка мөрәҗәгать итсеннәр. 
– Яман шешне кисәтү өчен бала тапкан хатын-кыз имезергә тиеш, диләр, дөресме?
– Әйе, чөнки хатын-кыз өчен күкрәк – репродуктив, ягъни нәсел калдыру өчен җаваплы әгъза, табигате буенча ул эшләргә тиеш. Күкрәк бизенең бурычы – сөт эшләп чыгару. Әнисенең сәламәтлегенә файдасы булсын өчен баланы яшь ярым, ике яшькә кадәр имезү яхшы.
– Шеш барлыкка килү, үсүгә нинди факторлар йогынты ясый?
– Беренчесе – нәселдәнлек. Әгәр әни кешенең репродуктив системасында (күкрәге яки аналыгы яки калкансыман бизендә) яман шеш табылса, кызында да барлыкка килү ихтималы 90 процент. Икенчесе – яшәү рәвеше. Тәмәке тарту, алкоголь организмга зыян сала. Шулай ук балага узмас өчен гормональ препаратлар куллану да эндокрин системага авырга төшә. ЭКО процедурасына барыр алдыннан да күкрәк бизләрен тикшертергә, онкологка күренергә кирәк. Өченчесе – стресс. Күп пациентлардан җыйган анамнезга таянып әйтә алам – онкология табылыр алдыннан гадәттә, хатын-кыз ниндидер көчле тетрәнү кичергән була. Зыянлы эш шартлары да шушы исемлектә. 
 – Пациентлардан яман шеш турында нинди ялгыш фикерләр ишеткәнегез бар?
– Шештән биопсия алгач, шеш тарала, үсә дигән сүз бар. Бу дөрес түгел, бу – бары тик тикшерү өчен башкарыла торган процедура. Ашарга пешергәндә плитә янында басып торырга, глюкозаны система аша кабул итәргә, витаминнар эчәргә ярамый, диләр. Болар да ялгыш фикерләр.
Мин халык медицинасын, үләннәрне куллануга каршы. Дөрес, дүртенче (соңгы) стадиядәге пациентлар арасында: «Халык медицинасы ярдәм итте», –  диючеләр бар, тик бу фактлар фәнни расланмаган. 
– Соңгы елларда дәвалау алымнары ничек үзгәрде? 
– Соңгы ун елда яңалыклар күп кертелде. Хатын-кызлар күкрәген югалтуны еш кына бик авыр кичерә, шуңа Татарстанда әгъзаны саклап калу мөмкинлеге булган операцияләр ясала. Әгәр дә шешнең размеры зур булса, имплант куйдырырга була. Шунысы да бар, бу операцияләр бушлай, ягъни квота буенча ясала. Шулай ук таргет терапиясе дә кулланыла башлады. Химия булышмаган һәм яман шеше агрессив булган пациентларга ул ярдәм итә. Дәвалау юлларын дөрес сайлау өчен тикшеренү ысуллары да яңарды. Әйтик, хәзер өстәмә рәвештә без ИГХ (иммуногистохимия) методын кулланабыз.
– Диагнозын яңа ишеткән хатын-кызга ничек аңлатасыз? 
– Вакытым аз булса да, операцияләр саны артса да мин пациентларга аңлатырга тырышам. Чөнки кешедә өмет булырга тиеш. Аңа бу хәлдән чыгу юлы барын, моның өчен нишләргә кирәклеген әйтергә кирәк. Хатын-кызларга дөнья кумаска, үз-үзенә карашын үзгәртергә киңәш итәм. 
– Сез татарча иркен сөйләшәсез, үзегез, гаиләгез белән дә якыннанрак таныштырыгыз әле. 
– Мин Чаллыда туып-үстем, 43нче мәктәпнең татар сыйныфында укыдым. Әти-әнием төзелештә, «КАМАЗ»да эшләде. 12 яшьләрдән бирле табиб булырга хыялландым. Бәлки моңа дәү әтием Минсәетнең яман шеш белән авыруы тәэсир иткәндер. Соңгы стадия икәне ачыклангач, аңа Казанда операция ясадылар, яшәргә ярты еллап калгандыр, дип кайтардылар. Ә ул 2 елдан соң алар янына үз машинасында барып кайтты, шаккаттылар, билгеле. Җәйге каникулларны мин әби-бабам янында, Әлки районы Яңа Салман авылында үткәрә идем. Алар безне бик яратты, эшкә өйрәтте. Мәктәптән соң Уфадагы башкорт дәүләт медицина универститетын тәмамладым, шунда тормыш иптәшемне очраттым. Фатир алу өчен «Земский доктор» программасы буенча икебез дә Актаныш районында 5 ел эшләдек. 2017елда Чаллыга кайтып урнаштык. 


Нет комментариев