Витаминнар эчәргәме-юкмы?
Сәламәтлек

Витаминнар эчәргәме-юкмы?

Белгечләр киңәш бирде.

Витаминнарны яшелчә һәм җиләк-җимештән алу файдалырак. Әмма кайбер очракларда синтетик витаминнарны куллану да кирәк була. 
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, спортчыларга һәм эшчәнлеге зур физик көч  таләп иткән кешеләргә өстәмә рәвештә витаминнар эчәргә кирәк. 
Хроник авырулы кешеләр (яки көчле инфекциядән соң), операциядән соң, өлкән яшьтәгеләр (олыгайгач, матдәләр алмашы бозылу сәбәпле), балалар һәм үсмерләр (актив үсеш чорында), йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар да өстәмә витаминнарга мохтаҗ.
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Милли проектлар витаминнар

Нет комментариев