Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Безнең бакча

Бакчадан мул уңыш алыйм дисәң

Киңәш-табыш.

Зур уңыш алу өчен шушы киңәшләрне истә тотарга кирәк. Алар тәҗрибәле белгечләр тарафыннан тупланган. 
Төп эшләр 
•    Су сибү, комплекслы тукландыру.
•    Түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру.
•    Җиләк: орлыктан, мыекчалардан үрчетү,  су сибү, тукландыру.
•    Бәрәңге: төбен өю, корткычларга каршы көрәш.
•    Томат:  куе аскы ботаклардан арындыру, очларын өзү, тукландыру.
•    Борыч: очларын өзү, тукландыру.
•    Кыяр, кавын, карбыз, кабак үрмәләрен формалаштыру.
•    Барлык культураларда корткычларга каршы көрәш 
•    Дару үләннәре җыю: бөтнек, чабыр, бака яфрагы, даруханә ромашкасы, сары мәтрүшкә һ.б.лар. 
•    Яңа уңышны салыр алдыннан саклагычларда (базда, кладовкаларда) дезинфекция ясау һәм җыештыру.

Тукландыру
Һәр культураны июль аенда тукландырырга кирәк. Органик ашлама буларак, тавык тизәге эретмәсен (1:25) яки сыер тизәге эретмәсен (1:10), чабылган үләннәр төнәтмәсен, көл төнәтмәсен (10 л суга бер стакан)  кулланырга киңәш ителә. 

Корткычларга каршы 
Бу вакытта күп кенә үсемлекләрдә һәм агачларда корткыч бөҗәкләр күзәтелә. Үлән бетенә (гөблә) каршы  көл-сабын эретмәсе, тәмәке төнәтмәсе, канлы үлән һәм әрем төнәтмәләре, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганак  төнәтмәләре белән  көрәшергә була. Моннан тыш, бакчада лаванда, бөтнек, мелиса һәм горчица утыртырга мөмкин, зарарлы бөҗәкләр аларның исеннән куркалар.   
Бакча кырмыскаларына һәм үлән бетенә каршы көрәштә, аларның табигый дошманнарын җәлеп итеп, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Болар түбәндәгеләр була ала: 
Кошлар. Монда сыерчык, песнәк, карга, карлыгач  аеруча  файдалы булырга  мөмкин. Шул ук вакытта миләш утырту, бакчада җимлекләр урнаштыру, кышлаучы кошларның  популяциясен саклап калырга ярдәм итә. 


Файдалы бөҗәкләр (журчалкалар, камка (божья коровка), златоглазка, уховерткалар). Аларны җәлеп итү, химик матдәләр кулланмыйча да, корткычлар  санын шактый киметергә ярдәм итәргә  мөмкин. Оча торган энтомофагларның яраткан урыннары — зонтиклы  үсемлекләр (кишер, фенхель), шулай ук сары һәм кызыл-сары төстәге  чәчәкләр. Аларны җиләк-җимеш куаклары,  агачлары белән янәшә, үлән газоннарында утыртырга кирәк. Монда бархатцы, гөлбадран, бакча карабодае, тырнак гөл булырга тиеш. 
Бу чаралар, әлбәттә,  корткычларны тулысынча юк итми,  әмма файдалы һәм зарарлы бөҗәкләр арасындагы баланс уңышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. 
Зарарлы корткычларга каршы  көрәшнең нәтиҗәсе булсын өчен биологик чараларны даими  кулланырга кирәк: биофунгицидлардан — Псевдобактерин, Ризоплан, Фитоспорин һ.б.лар; биоинсектидлардан — Биостоп, Битоксибацилин, Фитоверм, Лепидоцид һ.б.лар.  Энтомофаглар: златоглазка, габробракон, подизус, макролофус һ.б.ларны бакчага чыгару яхшы нәтиҗә бирә. 

Кабат уңыш алу өчен
Кайбер яшелчәләрдән, яшел тәмләткечләрдән, кузаклы культуралардан кабат уңыш алу өчен июль аенда аларны тагын чәчәргә кирәк. 
•    Укропны җәй буе һәр 15-20 көн саен чәчәләр. 
•    Өлгерү буенча рекордчы — кресс-салат. Яшел үлән  һәр ике атна саен үсеп чыга. Яфрак салаты бераз озаграк үсә — бер айга якын. 
•    Шпинат чәчсәгез дә була. Чәчәр алдыннан аның орлыкларын ике сәгатьләп суда чылатыгыз, шулай иткәндә, бер атнадан ук шытып чыгалар. Ә тагын ике атнадан ашарга яраклы уңыш әзер булачак.   
•    Руккола орлыгы  5-6 көндә үк шытып чыга.   
•    Җәй уртасында утыртылган петрушка һәм суган-порей сезне сезон азагында сөендерәчәк. Ә киләсе язда  башка культураларга караганда иртәрәк үсеп китәчәкләр.   
•    Редисны да июль аенда (һәм хәтта соңрак та) ике атна интервал белән чәчәргә мөмкин. Көннәр  кыскарак була, әмма туфракта азот җитәрлек булса, тамыразык сусыл һәм тәмле булып үсәчәк. 
•    Июль аенда чәчелгән һәм октябрьдә җыелган дайкон бик яхшы саклана һәм март аена кадәр сыйфатын  югалтмый. 
•    Июль аенда әле  кузаклыларны чәчәргә дә соң түгел: борчак, фасоль кебек культуралар шактый тиз өлгереп җитә. Өстәвенә, бу культуралар барысы да салкынга чыдам.  
•    Күпьеллык  культураларны:  кузгалак, рәваҗ, суганны (слизун, батун, шнитт) җәй уртасында чәчәләр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакчачы почмагы