Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Әни үги булмады»

Гыйбрәтле язмыш.

Әниләр турында нинди генә матур сүзләр әйтелмәгән дә, нинди генә матур җырлар башкарылмаган. «Әни» сүзен әйтү белән күңелдә җылылык, тынычлык һәм ниндидер әйтеп аңлатып бетерә алмаслык рәхәт тойгылар барлыкка килә.  

Минем ике әнием булды: берсе бу якты дөньяга тудырган, икенчесе үстереп, укытып, тәрбияләп, тормыш көтәргә өйрәтеп, дөнья диңгезенә чыгарган. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Икесен дә яратып, хөрмәт белән искә алам.

Мөзәянә әнием Минзәлә районы Мортыш Тамак авылында туып үскән. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларында туры килгән. «Без, 16-17 яшьлек кызлар урманда яшәп утын кистек, торф чыгардык. Бик авыр булды, кар суы белән юынып, ачлы-туклы яшәдек. Шулай да безне җиңүгә ышаныч яшәтте», –  дип сөйли иде ул күз яшьләрен тыялмый. 

Кадерлебез  «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәте өчен» медале белән дә бүләкләнә. Мөзәянә әнием «үги» исемен йөртсә дә, без абыем белән кимсенеп, кагылып үсмәдек. Бик тырыш хатын булып чыкты ул – минем әнием. Текте, чикте, бәйләде, күрше-күләннәрнең чәчләрен дә кисте. Бәйрәм саен миңа да яңа күлмәк тегә иде. Колхозда да яхшы эшләде, кладовщица булды. Ревизиядән соң шатланып, елмаеп кайтып керә иде. Председателебезнең: «Ну, Мөзәянә, синең һәрвакыттагыча төпмә-төп төгәл булды инде», – диеп әйтүе аны канатландырып җибәрә һәм алга таба да тырышып эшләргә көч бирә иде. 2000 елда әниебез «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.

Закирә әнием үлгәндә исә миңа алты яшь ярым булган. Мөзәянә әнием безгә килгәч, авылдагы бер апа мине үзе янына чакырып алды да, кесәләремә кәнфит, печенье тутырды. «Син әниеңне тыңлама, әтиең сезгә әни итеп мине алып кайтсын, мин сиңа тәмле әйберләр генә ашатырмын», – диде. Шул көннән мин әнигә каршы килә башладым, кушкан йомышларын да үтәмәдем. Бераз вакыт үткәч, Мөзәянә әнием чакырып алды да сораша башлады: «Син мине тыңламасаң, без берничек тә якынаеп китә алмыйбыз бит», – диде. Үзенең безне ничек яратуын аңлатты. Мин дә әзрәк башымны эшләтеп, дөрес эшләмәгәнлегемне аңладым һәм әниемнән гафу үтендем: «Бүтән беркайчан да сүзеңне тыңламыйча калмам, сине интектермәм», – дип ант иттем. Гел дус булыйк, әнием, – дип елап та алдым. Шул сөйләшүләрдән соң мин чыннан да әниемнең сүзеннән чыкмадым, бик дус булдык, тату яшәдек.

Без торуга әниебез гел кайнар ризык әзерләп куя иде. Ул тәмле кабартма, коймак, көлчә, ботка булыр иде. Мин Минзәлә шәһәрендәге медучилищены бетердем, кияүгә чыктым, тормыш иптәшем белән ике бала үстердек. Әниемнең киңәшләрен тотып, бер-беребезгә булышып яшәдек. Һәрвакыт авылга кайтып, бергә эшләп, ял итеп, бер-беребезгә рәхмәт сүзләрен әйтеп, күңелле тормыш иттек. 
Әниемнең олы җанлы кеше булуын берничә мисал белән дә аңлатасым килә. Ул безгә килгәч, балага узган булган. «Минем бит инде яраткан кызым да, улым да бар, аларны тиешенчә яратырга тиеш дип, үз баласын табарга уйламаган. Мин шушы ике бала каршында бурычлымын, ышандырып килгәнмен икән, аларның ышанычын акларга тиешмен», – диеп, үзенең баласын тапмыйча, абый белән икебезне үстергән. Бер тапкыр да авыр сүз әйтмәде, какмады, сукмады. Үзебез дә аны тыңладык, сөендерергә тырыштык, күчтәнәчләрне, бүләкләрне күп итеп алып кайта идек.

Әнием 83 яшьтә вафат булды. Шифаханәдә дә ятып чыкты, гел янында булдык. Әти үлгән иде инде. Соңгы көннәрен безнең фатирда үткәрде. Үземнең караватыма салып яхшы итеп тәрбияләдем. Әнием гел рәхмәт укый иде. Минем балаларым да әбиләрен бик яраттылар. Озаклап сөйләшеп янында утырып, кулларыннан, битләреннән сыйпап юаталар иде. 

Бәдрәфкә йөрергә уңайсыз булмасын өчен, биотуалет та алып куйдык. Тик ул аннан бер тапкыр да файдаланмады. Стенага тотынып, әкрен генә барып килә иде. «Кызым, мин сине интектермәм дип әйткән идем бит. Сүземдә тордым», – дип елмаеп куя иде.

Нинди зур ихтыяр көче, нинди киң күңеллелек... Кайсыбер аналар үз балаларын да бу кадәр ярата алмыйлар. Ә син безне өзелеп яраттың. Тыныч йокла, әнием! Бик зур рәхмәт сиңа. Минем рәхмәт сүзләрем сиңа дога булып барып ирешсеннәр.


Рушания Мингазова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язмаларда -язмыш