Яңа елда Россиядә пенсия артачак
Яңалыклар тасмасы

Яңа елда Россиядә пенсия артачак

Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры хәбәр итте.

Россиядә 2027 елда пенсияләрнең барлык төрен дә индексацияләү планлаштырыла. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, яшәү минимумы белән бәйле бердәм пособие һәм башка түләүләр 2027 елның 1 январыннан 6,8 процентка артачак.
Социаль түләүләр, шул исәптән айлык акчалата түләү (ЕДВ), ана капиталы һәм бала туганда бирелә торган бер тапкыр түләү 1 февральдән фактик инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнәчәк.
Страховка пенсияләре ике тапкыр – 1 февральдән һәм 1 апрельдән артачак. Апрельдәге икенче индексация 3,3 процент тәшкил итәчәк. Социаль пенсияләрне 1 апрельдән индексацияләү планлаштырыла.
 


Пенсия акча

Нет комментариев