Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Өйдә кыяр үстерү серләре

69нчы мәктәптә эшләүче Ландыш Хәмидуллина өйдә дә, эштә дә кыяр үстерә.

Бүгенге көндә алар шау чәчәктә утыралар, кайберләрендә инде кечкенә генә кыярлары да бар. Ландыш ханым быел беренче тапкыр мондый шартларда үстереп карарга булды.   
– Коллегаларым миңа «синең кулың җиңел», диләр. Нәрсә генә утыртсам да, бөтен әйберем рәхәтләнеп үсә минем. Бәлки, сорты туры килгәндер, – ди Ландыш Рафаэлевна. 

Ул былтыргыдан калган Кураж сортын утырткан. 

– 20-25 көн элек савытларга өчәр-өчәр генә орлык чәчтем. Алдан бүрттермәдем, – ди укытучы.

Ландыш ханым әйтүенчә, кыяр яхшы үссен өчен туфрак өч өлештән торырга тиеш: урман җире, торф һәм ком. 

– Иң яхшысы урман туфрагы, бигрәк тә нарат яисә чыршы астында булган җир. Анда витаминнар күп.  Тик башта җирне пешекләп алырга кирәк, чөнки урманнан төрле чирләр кайту ихтималы бар, – ди ул.

Кыяр яхшы булып үссен өчен, аңа җитәрлек итеп су сибәргә кирәк. «Бер-ике көн су сипмичә торсаң, аларның яфраклары шиңә башлый, һәм алар яңадан күтәрелмәскә дә мөмкин», ди Ландыш Хәмидуллина. 

Тәрәзә төбендәге кыяр үрмәләсен өчен, Ландыш ханымның тормыш иптәше махсус җайланмалар ясаган. Үсентеләр рәхәтләнеп өскә күтәреләләр.
– Кыярга җылы, якты һәм су кирәк. Өйдәгеләрен кичкә һәм төнгә махсус ультрашәмәхә ут астына урнаштырам, ә эштәге бүлмә кояшка карый, ул бик якты. Кыярларга анда барлык шартлар тудырылган, – ди ул.

69нчы мәктәп территориясендә җылытыла торган теплица бар. Көннәр җылынгач, кыярларны шул теплицага күчереп утыртырга планлаштыра укытучы. Иртә өлгергән кыярлардан беренчеләрдән булып 69нчы мәктәп  укучылары һәм укытучылары авыз итәчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев