Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

Бака согы эчәләр

Бу эчемлек бик популяр санала.

Перуның бер ресторанында бакадан сок ясап саталар. Анда яшәүчеләр арасында бу эчемлек бик популяр санала. Алар аның бик файдалы булуына, көн буена җитәрлек энергия бирүенә ышаналар. 

Бу сокны әзерләүче ресторан хуҗасы Кармен Гонсалес көн саен 80 порция шундый сок ясый, үзенең даими клиентлары булуына шатлана. 

Сок әзерләү өчен бакаларны Перуда танылган Титикака күленнән китерәләр. Аларны махсус аквариумга урнаштыралар. Ә кулланыр алдыннан башын ташка бәреп үтерәләр. Тиресен салдырып, блендерда әйләндерәләр, шуңа тагын 20ләп тәмләткеч өстиләр. Шулар арасында ак фасоль, алоэ вера, мәк тамыры, бал, вино. Кайберәүләр мондый катнашма күп авырулардан дәва, дәрт-дәрманны арттыра дип исәпли.

Ә менә белгечләр чи бакадан ясалган «серле» эчемлектә бактерияләр күп булуын һәм аны куллану организмга зыянлы булуын кисәтә.

Фото: бака / фото ясалма интеллект иҗаты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык