2 июнь 2021 яңалыклары
-
Хайваннарга да вакцина ясыйлар
Россия төбәкләрендә ветеринария клиникаларында йорт хайваннарына COVID-19дан “Карнивак-Ков” вакцинасын ясый башладылар.
-
Россиянең иң яхшы бакчалары бездә
Шәһәребезнең “Көнбагышкай” һәм “Яблочко” балалар бакчалары Россиянең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү буенча Россиянең иң яхшы 500 балалар бакчасы исемлегенә кертелде.
-
Пляж волейболы сезоны ачыла
5-6 июньдә Тукай Яр буе пляжында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча турнир уза.
-
Наил Мәһдиев: “Шәһәрне үстерү һәм зур сәнәгать үзәге итү өчен социаль өлкәне ныгыту кирәк”
Бүген шәһәребездә ТРның Дәүләт Советы Комитетының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча күчмә утырышы булып үтте. “Яр Чаллы шәһәре мисалында моношәһәрләрнең үсеше” дигән теманы комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин яктыртты.
-
Чаллыда кече шәһәрләр театры фестивале 3 мәйданчыкта үтәчәк. Бүген беренче тамаша (+афиша)
Шәһәрдәшләребез һәм шәһәребез кунаклары XVIII кече шәһәрләр театры фестивале кысаларында үткәрелә торган 16 спектакль карый алачак. Тамашалар бүген башлана һәм 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Телевизорлар җитештерүгә 250 млн сум заем бирелә
Моношәһәрләр фонды Чаллының “Хайер Индастри РУС” компаниясенә 250 млн сум заем бирә. Бу акча телевизорлар җитештерүгә һәм әзер продукция склады төзелешенә тотылачак.
-
Мэр Наил Мәһдиев асылмалы линия арматурасы заводында булды
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев “Яр Чаллы” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшләүче “ТЭСК” предприятиесендә булды.
-
Өстәмә акча - җәмәгать транспортына
Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә депутатлар бюджетка кергән өстәмә керемне бүлделәр.
-
Чаллыда вакцинация дәвам итә
Бүгенге көндә Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 601 очрагы теркәлгән. Бу - 100 мең кешегә 495,1 очрак, республика буенча уртача күрсәткечтән 13,8%ка түбәнрәк.
-
Чаллы мэры праймеризда катнашты
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев РФ Дәүләт Думасына депутатларны алдан сайлауда катнашты.
-
Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның иҗат кичәсе үтте
Шушы көннәрдә "Энергетик" мәдәният сараен гөрләтеп Рәзинә Сәетгәрәеваның "Изгелек яшәтә дөньяны" дип аталган иҗат кичәсе булып узды. Грандиоз тамашада Чаллы йолдызлары да, башкаладан килгән зур кунаклар да чыгыш ясады. Барысы да Рәзинә Сәергәрәева язган җырларны башкардылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Алар арасында Лилия Муллагалиева, Илнар Сәйфиев, Әлфинә Әзһәмова һәм татар эстрадасының легендасына әверелгән Венера Ганиева да бар иде. "Рәзинә дустым, сине яратып һәм хөрмәт итеп Казаннан ук килеп җиттем. Синең белән уртак иҗат җимешләребез бар. Алга таба да шулай матур итеп яшәргә язсын!"- диде Венера ханым.
-
Җылылык өчен түләү арта
1 июльдән җылылык энергиясе өчен тариф 4,4 процентка күтәрелә. Элек бер гигакалория өчен 1684,78 сум түләгән булса, июльдән бу сумма 1758,91 сум тәшкил итәчәк.
-
Мәктәп яны лагерьлары эшли башлады
Ел саен җәйге каникуллар башлану белән Чаллыда балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Әнә шуларның берсе кичә 54нче гимназиядә 220 укучы балага үз ишекләре ачты. Смена 30нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Кайнар су бетә: кайчан һәм кайда?
Чаллыда торбаларга опрессовка үткәрү дәвам итә. Аның беренче этабы үтте инде. ЗЯБ бистәсендә, Кама аръягының 25, 26 микрорайоннарында яшәүчеләргә кайнар суны бирделәр. Тагын кайсы объектларда гидравлик сынаулар үткәреләчәк? Тулы исемлекне бирәбез.
-
Табигать кочагында рәсем ясап утыралар
Урамда җәй. Бөтен балалар лагерьларга, я булмаса, авылларга әби-бабайлар янына таралдылар. Шулай дип уйлый идем, ләкин бүген иртән эшкә барганда бер бик матур картинага тап булдым.