Җылылык өчен түләү арта
1 июльдән җылылык энергиясе өчен тариф 4,4 процентка күтәрелә. Элек бер гигакалория өчен 1684,78 сум түләгән булса, июльдән бу сумма 1758,91 сум тәшкил итәчәк.
“Шәһәрнең җылылык челтәре 52 процентка тузган. 25 ел элек сузылган торбалар теләсә кайсы вакытта сафтан чыгарга мөмкин, шуңа да аларны даими төзекләндереп торырга кирәк. Быел, мәсьәлән, Чаллыда җылылык челтәрләренә зыян килүнең 91 очрагы теркәлгән. Бәяләрне, безнең барлык чыгымнарны исәпкә алып, республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгели”, – дип аңлатты Татэнерго - Чаллы челтәрләре АҖ филиалы директоры Айрат Зайнуллин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан буенча Чаллыда җылылык өчен иң түбән тариф саклана.
Фото: Яндекс.Дзен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев