Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табигать кочагында рәсем ясап утыралар

Урамда җәй. Бөтен балалар лагерьларга, я булмаса, авылларга әби-бабайлар янына таралдылар. Шулай дип уйлый идем, ләкин бүген иртән эшкә барганда бер бик матур картинага тап булдым.

Табигать кочагында бер төркем бала җыелганнар да, рәхәтләнеп рәсем ясап утыралар. Мин сүз әйтмичә, үтеп китә алмадым. Бу балалар шәһәребезнең 2нче сәнгать мәктәбендә укучы яшьләр булды.

– Без монда дәрес барышында килдек. Уку планы буенча безнең табигатьтә рәсем ясау практикасы каралган. Балалар хәзерге вакытта панарома пейзажы ясау белән мәшгуль, – дип сөйләде сәнгать мәктәбенең укытучысы Виктория Карамова.

Балаларның бик теләп, яратып, рәсем ясап утыруларына игътибар иттем. Аларның кайберләре 4, ә кайсыберләре 5әр ел әлеге мәктәптә шөгыльләнә икән. Барысы бергә мәктәптә 4, я булмаса 7 ел укырга кирәк икәнен ачыкладым.

– Җәй көне балалар белән 56 сәгать практика үтәргә бурычлыбыз. Аннары исә яшьләр җәйге ялларга таралалар. Алай да җәй көне дәверендә рәсемнәр ясарга бурычлылар, – дип тә өстәде Виктория Александровна.  

 

Фотолар авторы Гөлия Ибатуллина.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар