Чаллыда вакцинация дәвам итә
Бүгенге көндә Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 601 очрагы теркәлгән. Бу - 100 мең кешегә 495,1 очрак, республика буенча уртача күрсәткечтән 13,8%ка түбәнрәк.
Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев әйтүенчә, медицина күзәтүенә 93 кеше алынган, 8 481 кеше терелеп чыккан. Хәзерге вакытта бер провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе эшен дәвам итә. “Шәһәрдә 46052 кеше вакцинаның – беренче, 34 764 кеше икенче компонентны алган. Вакцинациядән соң бер өзлегү очрагы да теркәлмәде”, - диде дүшәмбе киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев