Телевизорлар җитештерүгә 250 млн сум заем бирелә
Моношәһәрләр фонды Чаллының “Хайер Индастри РУС” компаниясенә 250 млн сум заем бирә. Бу акча телевизорлар җитештерүгә һәм әзер продукция склады төзелешенә тотылачак.
Инвестиция проекты буенча әлеге компания елына 700 мең телевизор җитештерәчәк. Биредә 500 өстәмә эш урыны булдырылачак. “Металл, кабель, инженерлык җиһазларына бәяләр кискен арткан вакытта безнең ярдәм “Хайер Индастри РУС” компаниясенә бик вакытлы булды”, - ди Хайер эшмәкәрлеген Россиядә үстерү буена директор Людмила Романова.
Фото: btest.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев