2 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Вакцина ясату – бердәнбер юл
Шәһәр мэры вакцина ясатуның яңа коронавирус инфекциясенә каршы торуның бердәнбер нәтиҗәле чара икәнлеген тагын бер кат искәртте.
-
Ноябрь аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы үзгәрә
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, киләсе бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның ноябрендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
-
Яр Чаллыда 16 523 агач һәм куак утыртылды
Яр Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде, анда шәһәрнең 350 оешмасыннан 1400 кеше катнашты.
-
Тигрны саклап калдылар
Узган елдан бирле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең гомере өчен көрәшә. Хастаханәләрдән терелеп чыккан кешеләр табибларга рәхмәтле. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә үлем чигенә җиткән 47 яшьлек Валерий Тигрның видеоязмасы чыкты. Ул 5нче шәһәр хастаханәсе анестезиолог-реаниматологлары командасының осталыгы нәтиҗәсендә исән калды.
-
Салымнарны түләргә кирәк
Быел шәһәрдә милек салымы 1 миллиард 51 миллион сум, дәүләт пошлинасы 54 миллион сум тәшкил итә.
-
Чаллыда балалар поликлиникасы һәм концерт залы ковидка каршы чараларны бозган
Шәһәрдә 100 мең кешегә 858,5 авыру туры килә, бу республика күрсәткечләреннән 5,6 процентка югарырак.
-
Газ җиһазларын тикшерәләр
48/20 йортындагы фаҗигадән соң фатирларда газ җиһазларын җитди тикшерү максатыннан рейдлар оештырылачак.
-
Җир астыннан юллар бар
Мәскәү метросы белән данлыклы булса, Чаллы – җир асты кичүләренең күплеге ягыннан үзенчәлекле шәһәр. Тынычлык проспектында алар аеруча күп. 1990 елларда ул җир асты кичүләре «кайнап» тора иде. Аларда ниләр генә сатылмады. Әйтик, «Райисполком» һәм «Курчак театры» тукталышларында әле һаман да нигездә чәчәкләр саталар. «Глобус» тукталышында кибетләрдә булмаган канцелярия товарлары, «Океан» һәм «6нчы бистә» тукталышларында җылы носки, бияләйләр сатылды. Кайберләрендә ачкыч ясыйлар, икенчеләрендә аяк киемнәре төзәтәләр. Алар йортсыз-җирсез калган кешеләрнең торак вазыйфасын да башкарды.