Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцина ясату – бердәнбер юл

Шәһәр мэры вакцина ясатуның яңа коронавирус инфекциясенә каршы торуның бердәнбер нәтиҗәле чара икәнлеген тагын бер кат искәртте.

Бүгенге көндә шәһәрдә көненә 3500-3700 кеше вакцина ала, бу санны 4000гә җиткерү мөмкинлеге дә бар. Шифаханәләр, вакцина ясау пунктлары бәйрәм көннәрендә дә гадәти режимда эшли.  Вакцинаның беренче компонентын – 186 мең, икенчесен 122, 6 мең кеше алган. Гомуми иммунитет булдыру өчен 328,3 мең кеше вакцина алырга тиеш.  Белгечләр әйтүенчә, хастаханәләрдәге авыруларның 90%ы вакцина ясатмаган. Прививка ясатучылар чирне күпкә җиңелрәк кичерә. Мэр вакцинага каршы кешеләргә хастаханәләрнең реанимация бүлекләренә барып килергә тәкъдим итте.  «Үлем белән күзгә-күз очрашкач, табибларга карата фикерегез үзгәрер, бәлки. Без ел буена вакцина ясатырга чакырдык. Тыңламадылар. 9 ноябрьдән соң вакцинасы булмаган кешеләр эшләрен югалтырга мөмкин. Үзләрен һәм якыннарын куркыныч астына куймасыннар иде», – диде мэр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус