Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тигрны саклап калдылар

Узган елдан бирле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең гомере өчен көрәшә. Хастаханәләрдән терелеп чыккан кешеләр табибларга рәхмәтле. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә үлем чигенә җиткән 47 яшьлек Валерий Тигрның видеоязмасы чыкты. Ул 5нче шәһәр хастаханәсе анестезиолог-реаниматологлары командасының осталыгы нәтиҗәсендә исән калды.

Валерий Тигр кома хәлендә хастаханәгә китерелгән. Компьютер томографиясе аның үпкәләренең 92% зарарлануын күрсәткән. «Кислород җитмәү сәбәпле, пациентның үпкәләре эшләүдән туктаган иде диярлек. Куркыныч яный торган төркемгә кермәсә да, Валерий ИВЛ аппаратына тоташтырылды.  Аның җитди хроник авырулары булмаган, артык авырлык, кан басымы, кандагы шикәр микъдарының нормадан күплегеннән беркайчан интекмәгән, әмма COVID-19 аны җиңгән. Реанимация чараларын тәүлек буе уздырдык, пациентны бер генә минутка да бер үзен генә калдырмадык. Аллаһка шөкер, ул терелде», –  ди хастаханәнең реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров. 
Валерий Тигр исә бу дөньяда могҗизалар булуына өметләнгән. «9 октябрьдә ашыгыч ярдәм машинасы мине авыр хәлдә хастаханәгә китерде. Кислород җитмәүнең нәрсә икәнен аңлатуы кыен. Үлемгә якын булуымны аңлый идем. Моңа кадәр мин бер атна шәхси клиникада дәваландым, әмма хәлем яхшырмады, киресенчә начарланды гына. 5нче шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлеге табиблары һәм шәфкать туташларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә исән калдым. Реанимация бүлегенең барлык персоналына рәхмәт. Бүгенге көндә хастаханәләрдә эшләүчеләргә һәйкәлләр куярга кирәк!» – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус