Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар поликлиникасы һәм концерт залы ковидка каршы чараларны бозган

Шәһәрдә 100 мең кешегә 858,5 авыру туры килә, бу республика күрсәткечләреннән 5,6 процентка югарырак.

Чаллыда объектларда ковидка каршы чараларны үтәү буенча эш дәвам итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт 17 оешма һәм предприятиене тикшерде, аларның бишесендә кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланды.
«Барлыгы 17 объект тикшерелде. Биш объектта ковидка каршы кагыйдәләрне бозу ачыкланган, вазифаи затларны беркетмә төзергә чакырдылар», — диде аппарат киңәшмәсендә Автошәһәрнең баш санитария табибы Илгизәр Бариев.
Хокук бозучылар арасында «РариТЭК», «Татнефть-АЗС Центр», 5нче балалар поликлиникасы бар. Шулай ук Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына һәм «МИА «Сфера» җәмгыяте концертын оештыручыларга карата «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозу» маддәсе буенча материаллар судка тапшырылды.
«Материалларны якын көннәрдә суд караячак», — диде Бариев.
Чаллыда пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясенең 4 510 яңа очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә 858,5 авыру туры килә, бу республика күрсәткечләреннән 5,6 процентка югарырак. 141 кеше табиблар күзәтүендә, 10 049 кеше сәламәтләнгәч медицина күзәтүеннән алынган.
Искәртик, эпидемия вазгыяте начарлануы аркасында бөтен ил буйлап 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимы кертелде. Бу указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. 

Фото: bileton.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус