3 июнь көнне шәһәребездә җилле һава торышы көтелә
1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдәге пожар, ә көнчыгыш чикләрендә исә аеруча да куркыныч дәрәҗәдәге пожар куркынычы булу саклана.
3 июньдә, иртән һәм көндез, Татарстан территориясендә алманышучан болытлы һава булыр дип көтелә. Шулай ук төньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 м көчлектәге җил булуы ихтималы бар.
Шәһәребез Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны-урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр, иртән һәм көндез 8-13 метр булыр дип көтелә. Төнлә +6..+10˚, урыны белән +13˚ җылы, ә көндез исә +17..+21˚ градус җылы булачак.
Фото:sanktpeterburg.bezformata.com, twitter.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев