Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Бак­ча­да иң ки­рә­ге – су. Редакциябезгә борчылып шалтыраттылар

“Уңыш­сыз ка­ла­быз бит. Кай­чан без­дә су бу­лыр ин­де?” дип бор­чы­лып шал­ты­рат­ты­лар без­нең ре­дак­ци­я­гә аэ­ро­порт янын­да ур­наш­кан “Дуб­ра­ва” бак­ча­чы­лык шир­кә­тен­нән. Би­ре­дә 680 учас­ток­ның 310ын­да гы­на ху­җа­ла­ры бар. Кал­ган­на­ры –таш­лан­дык.

– Ни рә­веш­ле би­ре­дә бак­ча то­тар­га? Иң ки­рәк әй­бер су юк, – ди тәҗ­ри­бә­ле бак­ча­чы Ана­то­лий Се­васть­я­нов.

Ул га­и­лә­се бе­лән би­ре­дә 12 ел бак­ча то­та. 8 су­тый җир­лә­рен­дә җи­ләк-җи­меш, яшел­чә утыр­та­лар. Тик уңыш алыр­ла­ры­на гы­на ыша­ныч­ла­ры юк.

– Ике ат­на ин­де су юк. На­сос ян­ды, ди­ләр. Җит­мә­сә, нәкъ кы­зу көн­нәр­гә ту­ры кил­де, – ди Гөл­фи­рә Се­васть­я­но­ва. –  Ки­шер дә, чө­ген­дер дә ти­ше­леп чы­га ал­мый. Күр­ше­ләр­нең сква­жи­на­сын­нан алып теп­ли­ца­да­гы по­ми­дор­лар­га си­бә­без ин­де си­бү­ен, яң­гыр да яу­мый ич­ма­сам.

Икен­че бер бак­ча­чы Ил­сө­яр Кун­гур­це­ва­ның үз ко­е­сы бар. Тик бы­ел ул да буш.

– Элек мин үз ко­ем­нан рә­хәт­лә­неп су ала идем, ә бы­ел әл­лә нәр­сә бул­ды, ике тү­ә­лек­кә көч-хәл бе­лән ике-өч чи­ләк су җы­е­ла. Мон­дый хәл­нең бер­кай­чан да бул­га­ны юк иде, – дип га­җәп­лә­нә ул. – Без ни­чек тә тү­зәр­без, ә әби­ләр­гә ниш­ләр­гә? Алар­ның кү­бе­сен бак­ча аша­та бит, 4 км ерак­лык­та­гы ко­е­га  ба­рып су алып кай­та ал­мый­лар ин­де алар.

Бү­ген­ге көн­дә бак­ча­чы­лар ни­чек тә бул­са да теп­ли­ца­лар­да­гы үсен­те­ләр­не сак­лап ка­лыр­га ты­ры­ша­лар. Те­лә­сә ка­ян су та­шып си­бә­ләр. Алай гы­на җит­ке­реп бул­мый шул. Алар­ның җи­ре бө­тен­ләй яры­лып бет­кән. Бак­ча­чы­лар өчен яң­гыр суы ал­тын­га тиң.

Кун­гур­цев­лар яң­гыр су­ын җыю өчен мах­сус җай­лан­ма­лар да ясап куй­ган­нар.

– Сак­лап кы­на то­там ул су­ны, ки­чә күр­ше­ләр со­рап кер­гән иде, алар­га да бир­мә­дем, – ди Ил­сө­яр ха­ным.

 Ул Ту­кай ра­йо­ны бак­ча­чы­ла­ры Ас­со­ци­а­ция җи­тәк­че­се Дмит­рий Вол­ков­ның яр­дәм ит­мә­ве­нә бор­чы­ла. “Без­нең бак­ча­чы­лык шир­кә­те ис­ке, су тор­ба­ла­ры че­реп бет­кән, кай­бер учас­ток­лар­да су бө­тен­ләй юк, без­гә бер­кем дә игъ­ти­бар ит­ми”, – ди ул.

Ян­гын чы­гу­дан да кур­ка­лар бак­ча­чы­лар. Ва­лен­ти­на Плот­ни­ко­ва әй­тү­ен­чә, бү­ген­ге көн­дә бак­ча­чы­лык шир­кә­тен­дә за­пас бер там­чы су юк.

– Бак­ча­лар­да­гы ян­гын­нар ту­рын­да гел ише­теп то­ра­быз. Ал­лаһ сак­ла­сын, ут чы­га кал­са, янә­шә­дә ел­га да юк, тор­ба­дан да су кил­ми, – ди ул, кай­гы­рып. – Шә­һәр­дән ерак бит без, кот­ка­ру­чы­лар ки­леп җит­кән­че бер­ни дә эш­ли ал­мый­быз.

“Ни өчен бак­ча­да су юк соң?” Бу со­рау бе­лән без “Дуб­ра­ва” бак­ча­чы­лык шир­кә­те рә­и­се Ан­дрей Юр­чен­ко­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

– Ике ат­на элек на­сос ва­тыл­ды. Ул 5 ел хез­мәт ит­кән иде, – ди Ан­дрей Сер­ге­е­вич. – Шун­дук яңа, ку­әт­ле­рәк на­сос­ка за­каз бир­дек, без­гә 5 көн эчен­дә ки­те­рә­без дип вәгъ­дә ит­кән­нәр иде, тик Тү­бән Нов­го­род­та ав­то­бус­ла­ры ва­ты­лып, за­ка­зы­быз тот­кар­лан­ды. Бү­ген­ге көн­дә на­сос кайт­ты, аны ки­чә төн­гә ка­дәр ур­наш­тыр­дык, тик ав­то­мат­лар атып чык­ты.  Элек­трик­лар яңа ав­то­мат­лар ар­тын­нан кит­те. Бү­ген алар­ны куй­гач, су би­реп ка­рар­га план­лаш­ты­ра­быз.

Әй­тер­гә ки­рәк, Ан­дрей Юр­чен­ко бу шир­кәт­кә рә­ис итеп әле был­тыр гы­на сай­лан­ды. Бак­ча­чы­лар әй­тү­ен­чә, элек­ке­ге­се 5 ел җи­тәк­че­лек ит­кән, тик бак­ча фай­да­сы­на бер­нәр­сә дә эш­лән­мә­гән. Алар­ның бө­тен өме­те яңа рә­ис­тә. Ә Ан­дрей Сер­ге­е­вич­ның “Дуб­ра­ва”­да юл­лар­ны да, электр ба­га­на­ла­рын да һәм баш­ка тәр­тип­кә ки­те­рә­се эш­лә­ре бай­так. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакча