Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияләрне ел дәвамында планлы һәм планнан тыш арттыру

Рос­сия Пен­сия фон­ды­ның Та­тар­стан бу­ен­ча бү­лек­чә­се  ис­кәрт­кән­чә, пен­си­я­не арт­ты­ру ел дә­ва­мын­да башкарыла.

Әйтик, 1 октябрьгә кадәр, 80 яшькә җитү, төньякта стаж алу яки эштән азат итү кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә. Һәм ул теркәлү датасына бәйле түгел.
Пенсионерга 80 яшь тулгач, аның пенсиясе арттырыла. Бу эшне Пенсия фонды, өстәмә документлар сорамый, үзләрендә булган мәгълүматларга нигезләнеп, автомат рәвештә башкара.
Эшләүче пенсионерның Төньякта яңа  эш стажы барлыкка килгән очракта да, пенсия фиксацияләгән датага бәйләп түгел, ә пенсионер эш стажын раслучы документлар белән Пенсия фондына гариза тапшырганнан соң  килүче айдан башлап түләнә.
Искәртеп узабыз, Төньяк стажын тулысынча эшләгән кешеләр, яшәү урынына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга һәм артык түләүләр алырга хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен минималь кирәкле Төньяк стаж – Ерак Төньякка 15 ел һәм тигезләштерелгән урыннарда 20 ел тәшкил итә. Шул ук вакытта иминият стажы буенча таләпләр хатын-кызлар өчен – 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә. Әгәр Төньяк стаж тулысынча эшләнмәсә, пенсияне билгеләү яше Төньяк төбәктә эшләгән һәр ел өчен кими.
«Моның белән беррәттән ел дәвамында яңадан исәп-хисаплар да бар, алар ел саен бер үк вакытта гамәлгә ашырыла. Әйтик, 1 январьдә, күпчелек пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнгәндә яки 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, ел саен пенсияләр арта. 1 августта Пенсия фонды эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен, шулай ук алынган инвестиция кереме нәтиҗәләре буенча, пенсия тупланмаларын түләүләрен арттырганда тагын бер шундый дата булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Билгеле бер даталарга бәйле кабат исәпләүләрнең барын да Пенсия фонды автомат рәвештә башкара.


Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация