«Мулсалский чәй»
Шоу-бизнес

«Мулсалский чәй»

Чәй эчәргә утырган саен әтиемнең апасын еш искә алабыз. Шаян, тапкыр сүзле иде мәрхүмә.

Шундый сыйфаты аңа гаилә тормышын көйләргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Күрше-тирә әбиләр дә яратты аны, янына еш керәләр иде. Берсен дә чәй эчермичә чыгармады. «Бигрәк тәмле инде чәең, Миңсорур, ни дигәнен аласың син?» – дип сораштыралар икән. «И-и, мулсалский дигән чәй инде», – ди икән апабыз. Кайбер әбиләр кибетләрдән сораштырып, эзләп тә караганнар шул чәйне. «Мул итеп салып пешерсәң, чәй тәмле була ул», – дип елмаеп, серен ачкан иде мәрхүмә. 


Тәкъзимә Нуруллина.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хатларда тормыш

Нет комментариев