Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Биш бакчага бер автобус кына йөри (+фотолар)

“Чулпан”, “Ромашка”, “Йолдыз”, “Автозаводец”, “Простор” бакчачылык ширкәтләренә бер генә автобус йөри. Бакчачыларга бик уңайсыз дип борчылып хәбәр итте безгә шәһәрдәшебез Елена Романчева. Аның участогы “Ромашка”да урнашкан.

Ав­тос­тан­ция тук­та­лы­шын­нан һәр көн ир­тән­ге сә­гать 7дән ав­то­бус­лар бак­ча­лар­га куз­га­ла. Бак­ча­чы­лар­га ав­то­бус кө­тәр­гә уңай­лы бул­сын өчен өс­тә­мә 10 эс­кә­мия ку­ел­ды. Һәр эс­кә­мия янын­да бак­ча­чы­лык шир­кә­те­нең исе­ме һәм ав­то­бус рас­пи­са­ни­е­се. Бак­ча­чы­лар­га ни­ка­дәр уңай­лык­лар ту­ды­рыр­га ты­рыш­са­лар да, кы­тыр­шы як­лар да юк тү­гел.

– Бер ав­то­бус биш бак­ча­га йөр­тә. Ке­ше өс­тен­дә ке­ше ба­ра­быз, – ди Еле­на Ро­ман­че­ва. – Бу кур­кы­ныч та бит. Тиз­дән җи­ләк­ләр өл­ге­рә баш­лый, чи­ләк­ләр бе­лән ни­чек сы­яр­быз? 

– Бер ав­то­бус­та йөз­гә якын ке­ше. Ир­тән­ге як­та бер аяк­та ба­сып ба­ра­быз. Кич бе­лән дә шул ук хәл, без­нең шир­кәт­кә ки­леп җит­кән­че үк ин­де ту­ла. Ки­чә бер ха­тын-кыз аңын югал­тып егыл­ды, - дип зар­ла­на На­и­лә ха­ным.

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­не бак­ча­лар­га «Аль­текс» һәм «Аван­тех» тран­с­порт ком­па­ни­я­лә­ре хез­мәт күр­сә­тә. Ав­то­бус йөр­тү­че­ләр исә, ки­ре­сен­чә, бы­ел ха­лык әз­рәк йө­ри дип әй­тә. “Ир­тән, бак­ча­га бар­ган­да ке­ше­ләр күп бу­ла, ә ки­ре кайт­кан­да бү­ген 4-5 ке­ше бе­лән ге­нә кайт­тык”, – ди алар.

– Без ин­де кая гы­на мө­рә­җә­гать ит­мә­дек, ел са­ен шул ук хәл ка­бат­ла­на без­дә, – ди Еле­на Ана­толь­ев­на. – Баш­кар­ма ко­ми­тет­та без­гә  “Йол­дыз”, “Ав­то­за­во­дец”, “Прос­тор” бак­ча­ла­ры юк дип җа­вап бир­де­ләр. Ни­чек ин­де бул­ма­сын?

Әле­ге проб­ле­ма бе­лән без Ту­кай ра­йо­ны бак­ча­чы­лык шир­кәт­лә­ре Ас­со­ци­а­ци­я­се җи­тәк­че­се Дмит­рий Вол­ков­ка мө­рә­җә­гать ит­тек. Ав­то­бус проб­ле­ма­сы ту­рын­да ул хә­бәр­дар. Тик бы­ел яңа марш­рут өс­тәр­гә ин­де соң, ди ул.

– Ке­ше­ләр са­нап үтел­гән бак­ча­чы­лык шир­кәт­лә­ре рә­ис­лә­ре­нең җи­теш­сез­ле­ге ар­ка­сын­да ин­те­гә­ләр. Алар се­зон баш­ла­ныр ал­дын­нан бак­ча­чы­лар ара­сын­да со­раш­ты­ру үт­кә­реп, за­яв­ка­лар би­рер­гә ти­еш иде. Лә­кин бер­нин­ди да га­ри­за кил­мә­де. Ки­лә­се ел­га без бу мәсь­ә­лә­не һич­шик­сез хәл итә­чәк­без, – дип вәгъ­дә ит­те Ас­со­ци­а­ция җи­тәк­че­се.

Шә­һәр мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев бак­ча ав­то­бус­ла­ры­ның хез­мәт күр­сә­тү­не кон­троль­дә то­тар­га куш­ты. Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, бу эш­кә шә­һәр бюд­же­тын­нан ел­да­гы­ча 15 мил­ли­он ак­ча бү­леп би­рел­гән.

– Ак­ча­лар ху­җа­лар­ча кул­ла­ныр­га ти­еш, – ди­де На­ил Гәм­бә­ро­вич. – Марш­рут­лар­ны тө­гәл үтәр­гә, рас­пи­са­ни­е­дән чит­кә кит­мәс­кә ки­рәк. Шо­фер­лар гра­фик бу­ен­ча йөр­ми­ләр, ке­ше­ләр бе­лән ту­пас сөй­лә­шә­ләр ди­гән ши­ка­ять бар. Ха­лык мән­фә­гать­лә­ре бе­рен­че план­да бу­лыр­га ти­еш.

Һәр көн 4 мең­нән ар­тык бак­ча­чы ав­то­бус­лар­да бак­ча­лар­га йө­ри. Шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре хәл­не кон­троль­дә то­ту өчен рейд­лар оеш­ты­ра­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация