Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда «Яшел марафон» үтә

Быел «Яшел марафон» 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәне яклау көнендә уздырыла. Әлеге чараның максаты – Россиядә яшәүчеләрне экология проблемасы белән таныштыру, бергәлектә чишелеш табу. Яшел марафон-2021 «Һәрбер адым – ул эз. Син нинди адым ясыйсың?» дигән девиз астында оештырыла.

Шәһәребез Чаллыда чара Яр буе паркында үткәрелә. Йөгерергә яратучылар үзләренә йөгерү дистанциясен сайлап ала алалар, ул – 4,2 км, я булмаса 10 км. 
Марафон кысаларында балалар һәм инклюзив йөгереш тә уздырыла. Чара кунаклары өчен оештыручылар күңел ачу программалары (экологик акция, партнерча зоналар, квест, балалар өчен уеннар, сәхнәдә программа, төрле конкурслар) да әзерли. 
Шуны да искәртеп үтәбез, марафонда катнашу бушлай. Монда алдан ук заявкалар биреп тә, бүген дә барып катнашырга була. Моннан тыш Яр буе паркы тирәсендәге парковка ябык булачак. Бу куркынычсызлык кагыйдаләрен саклау белән бәйле.
Түбәндә «Яшел марафон»ның программасын бирәбез.   
– 09:00 – Марафонда катнашучылар һәм кунаклар җыелу. Йөгерешнең графигын билгеләү.
– 10:30 – Тантаналы ачылыш.
– 10:45 – Балалар йөгереше (кызлар). Монда 8-9 яшьлекләр катнаша, алар 420 м йөгерә.
– 10:50 – Балалар йөгереше (малайлар). Монда 8-9 яшьлекләр катнаша, алар 420 м йөгерә.
– 10:55 – Балалар йөгереше (кызлар). Монда 10-13 яшьлекләр катнаша, алар 420 м йөгерә.
– 11:00 – Балалар йөгереше (малайлар). Монда 10-13 яшьлекләр катнаша, алар 420 м йөгерә.
– 11:05 – Инклюзив йөгерүгә старт (420 м). 
– 11:10 – Разминка өлеше. 
– 11:20 – 4,2 км дистанциягә старт (хатын-кызлар). 
– 11:50 – 4,2 км дистанциягә старт (ир-атлар).
– 12:20 – 10 км дистанциягә старт (хатын-кызлар). 
– 13:20 – 10 км дистанциягә старт (ир-атлар).
– 14:20 – Экологик акция.
– 14:40 – Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы. 

Фото: spb.kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт