10 март 2020 яңалыклары
-
Коронавирус аркасында БДИ үткәрү вакыты күчереләчәкме?
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт Covid-19 коронавирусы аркасында Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын үткәрү вакытын күчермәячәк. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
-
Алты яшькә кадәр баласы булган эшсез аналар өчен укыту курслары оештырыла
Татарстанда ел саен 1,5 мең ананы укыту ниятләнә.
-
Салават белән Элвин Грей арасында янәдән низаг куера
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырчы Элвин Грейга «баш миен эшкә җигәргә» һәм гафу үтенергә өйрәнергә кирәклеген әйтте. Салават Фәтхетдиновның әлеге сүзләреннән соң Элвин Грей үзенең җавабын Инстаграм битендә җиткерде.
-
Кредит алучыга 5 КИҢӘШ
Юрист Рәзил Билданов киңәшләре
-
Коронавирус аркасында җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте авыруны профилактикалау өчен, гаджетларны ешрак дезинфекцияләргә, кул биреп исәнләшмәскә куша.
-
“Ирем дә юк, чирем дә юк!”
Яңа гына шифаханәдән кайтып төштем. Рәхәтләнеп ял иттем, сихәтле минераль сулар эчтем, комплекслы дәвалау курсы үттем, дусларым белән аралаштым, илһамлы иҗат чишмәләремне челтерәтерлек мая тупладым, кызыклы кешеләр белән таныштым.
-
Татарча җырлап танылган Оливер Мукенди һәм Камиләнең сабые туган
Хәтерләсәгез, Африка егете Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп "Эх, алмагачлары!" татар халык җырын башкарып танылган иде.
-
Үскәч оялырлык булмасын… Татарстанда нинди сәер исемнәр кушалар?
Калерия, Забава, Линда, Камал һәм Агния… Ел башыннан бирле башкалада туган сабыйларга кушылган иң сирәк исемнәр бу. Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе мәгълүматларына ышансаң, киләчәктә Нурислам, Мәликә, Арина, Әмир, Тимур, София, Милана исемле малай-кызларның адашлары күп булырга охшап тора. Ник дигәндә, яңа елда туган сабыйларга нигездә әнә шундый исемнәр кушылган.
-
Киви кан басымын көйли
Кибет киштәләре хәзер сыгылып тора. Элек безнең ил халкы бар дип тә белмәгән тәм-томнар да, кечкенәдән бик якын һәм танышлары да җитәрлек.
-
Премьерада бүләк
Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов гүзәл затларыбызга үзенчәлекле бүләк әзерләгән иде.
-
«Үлем хәлендәге ананы махсус транспорт белән Мәскәүгә китергәннәр» — 2 бала әнисе исән калырмы?
Уфадан үлем хәлендәге ананы махсус транспорт белән Мәскәүгә китергәннәр. 34 яшьлек Айгөл Фомина бала тапканнан соң, сепсис белән 22нче дәваханә реанимациясенә эләккән булган.