Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават белән Элвин Грей арасында янәдән низаг куера

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырчы Элвин Грейга «баш миен эшкә җигәргә» һәм гафу үтенергә өйрәнергә кирәклеген әйтте. Салават Фәтхетдиновның әлеге сүзләреннән соң Элвин Грей үзенең җавабын Инстаграм битендә җиткерде.

«Дәшми калырга теләгем бар иде, тик халыкның аңламый калуыннан куркам. Соңгы вакыйгалардан соң Салават абыйның миyем адреска юлланган сүзләренә үземнең фикеремне җиткерәм. Ни өчен социаль челтәрләр аша? Җавабы бик гади. Салават Фәтхетдинов белән элемтәгә кереп булмый. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары аша аралашуны кулайрак күрәдер, мөгаен.

Мин һәрвакыт өлкәннәргә хөрмәт белән карадым һәм карыйм да. Аеруча, эстрадабызның легендаларына. Салават абыйны мин шулар рәтенә кертәм. Ул миңа гафу үтенергә өйрәнергә боера. Тик ни өчен мин гафу сорарга тиеш? Салават абыйга бернинди начарлык та эшләмәдем. «Татарча болай җырларга ярамый!» — дигән фикеренә мин бары: «Бу мәсьәләне халык үзе хәл итә», — дип җавап бирдем.

Эш бәлки минем тарафтан җырланган «Уфтанма», «Салкын чәй» җырларындадыр. «Уфтанма» — әтиемнең яраткан җыры иде. Без шул җырны тыңлап үстек. Вакыты килеп җиткәч, җыр авторлары белән сөйләшеп, килешү төзеп, авторлардан барлык хокукларны да алдым. Әлеге җырны 20 кеше җырлаган. Әлеге 20 җырчыдан да рөхсәт сорап торырга кирәкми. Аның өчен җыр авторлары бар. Үземнең концертларымда «Салкын чәй» җырын башкаруымны яратмасагыз, гафу итегез! Тик гафу үтенерлек нәрсә күрмим. Күптән түгел миңа җырның авторы шалтыратты. «Кайчандыр әлеге җыр еш яңгырый иде, тик хәзер ул онытылды. Бөтен Рәсәйнең әлеге җырны ишетүен телим», — дип әйтте. Автор миңа билгеле бер шартлар белән хокукларны тапшырды. Әлеге җырны бер генә кеше башкармаган, хәзер мин җырлыйм. Әлеге адымымны «гасыр җинаяте» дип уйламыйм. Җырчы җырны башкарса да, хуҗасы булып авторлар санала.

Хөрмәтле Салават абый! Татар эстрадасының нинди кагыйдәләр буенча яшәвен мин бик яхшы аңлыйм. Тик һәрбер кагыйдәнең дә чыгарылмасы бар. Моны аңлап, кабул итә белергә кирәк!

«Сиңа гафу сорарга кирәк түгел!», «Исегез китмәсен, Салаватның сезне сөйләп үзе турында искә төшерәсе килгәндер, аны оныттылар бит», «Ике буын бер-берсен аңламый», «Башлана башлады», «Афәрин, Радик, яшьләрне дә, олыларны да тик тотмыйсың», «Һаман шул бер балык башы икән», «Радик, сиңа оят түгелме? — дип язып калдырганнар җырчыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X