Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алты яшькә кадәр баласы булган эшсез аналар өчен укыту курслары оештырыла

Татарстанда ел саен 1,5 мең ананы укыту ниятләнә.

Алты яшькә кадәр баласы булган һәм беркая эшләмәгән аналар өчен уку-өйрәнү, квалификация күтәрү курслары оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

«Быелдан яңалык кертелә. Хәзер декрет ялындагы хатын-кызлар гына түгел, алты яшькә кадәр баласы булган, беркая эшләмәүче, эш эзләп, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән аналар да яңадан берәр һөнәргә укытылачак», — диде министр.

Республиканың балалы хатын-кызларны мондый укыту тәҗрибәсе бар инде. 2011-2019 елларда Татарстан бюджеты акчалары хисабына 10,1 меңнән артык хатын – кыз белем алды. Укулар «Демография»милли проекты кысаларында оештырыла. Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле Президен Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев