Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премьерада бүләк

Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов гүзәл затларыбызга үзенчәлекле бүләк әзерләгән иде.

Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов гүзәл затларыбызга үзенчәлекле бүләк әзерләгән иде. 6, 7 һәм 8 март көннәрендә “Шәфәкъ” дип исемләнгән музыкаль кичәнең премьерасы үтте. Өч көндә дә зал тулы булды. Бу үзенчәлекле, матур кичәдә мәгънәле җырлар, хатын-кызга мәдхия җырлый торган шигырьләр яңгырады. Атристлар Рәзил Фәхретдинов белән Зөлфия Галиуллинаны сыгылмалы хәрәкәтләр белән хатны-кызның холкын ачып бирделәр. Чулпан Арысланова, Чулпан Садыйкова, Энҗе Шиһапова, Флүзә Касаева һәм башкалар бик матур итеп җырладылар. Кыскасы, зәвыклы концерт-кичә булды. Тамашачыларга да ошады. “Бик матур, җылы, җанлы булды. Бер актер да игътибарсыз калмады. Үзәктә хатын-кыз. Аның дөньясы уй-кичерешләре. Еш кына үзем сизмәстән күзгә яшьләр йөгереп алды. Юмор да булды. Халыкта шундый хисләр уятканыгыз өчен рәхмәт”, - ди шәһәрдәшебез Гөлназ Мирсияпова. Чыннан да “Афәрин” диярлек тамаша булды. Артистлар барысы да үз тавышлары белән җырладылар. Бер жанрдан икенчесенә күчешләр тирән уйланылган иде. Бернинди кытыршылыклар да булмады. Иң мөһиме: мнда тәмле әйбер күп булмый дигән девиз өстенлек итте. Кичә-концерт ялыктырмады, җитмичә дә калды. Аны шулай бик оста итеп режиссёр Олег Кинҗәгулов сәхнәгә куйды. Артистлар белән хормейстер Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин эшләгән. Артистларның башкару осталыгы эстрада артситларына үрнәк булырлык.
Сәнгать җитәкчесе театрга яңалык, яңа формат кертергә тырышкан. Бәйрәм рухы фойеда ук башланды. Биредә Г.Камал театрындагы кебек тамашачыларны тере музыка - фортепьяно һәм скрипка тавышлары яңгырады, тамашачыларны ишектән үк швейцар каршы алды. Тәнәфес вакытында чәй церемониясе оештырылды, театрның партнерлары тамашачыларны бик тәмле торт һәм башка тәм-томнар белән сыйладылар.
Кыскасы, Олег Кинҗәгуловның Чаллы татар дәүләт драма театрындагы сәнгать җитәкчесе буларак беренче эше мәгънәле дә, тәмле дә булды. Киләчәктә дә аларга уңышлар насыйп булсын.
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация